Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рассадага нинди ашлама сибәләр?

Суган кабыгы, йомырка кабыгы рассадаларга шәп ашлама була.

news_top_970_100
Рассадага нинди ашлама сибәләр?
https://pixabay.com

Өйдәге рассадаларга ашлама ясап сибәргә кирәк булса, моның өчен суган кабыгы да җитә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

20 грамм суган кабыгына биш литр су салыгыз. Биш көн чамасы төнәтегез. Шушы төнәтмәне рассадаларга сибеп була.

Йомырка кабыгы да рассадаларга ашлама була. Өч литрлы банканың өчтән ике өлешенә йомырка кабыгы тутырыгыз, суның өстенә су салыгыз. Дүрт көн дәвамында караңгы урында төнәтегез. Төнәтмәгә 1:3 чагыштырмасында су кушыгыз һәм рассадаларга сибегез.

Үлән белән ашлама ясарга уйласагыз, үләнен җәйдән үк җыеп куярга кирәк. Киптерелгән кычытканны бер литрлы банканың дүрттән өч өлешенә тутырыгыз, су өстәгез. Җылы урында алты көн төнәтегез. Аннары төнәтмәгә 1:10 исәбенә су кушыгыз. Мондый төнәтмәне рассада тамырына гына сибәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100