Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ранил Нуриев: «Үземне татар эстрадасы белән бәйлисем килми»

Җырчы, шоумен Ранил Нуриевне күпләр хәтерлидер. «Син минем янымда», «Кайнар кочагымда», «Җибәрдем сине» кебек җырлары аша татар эстрадасында танылды.

news_top_970_100
Ранил Нуриев: «Үземне татар эстрадасы белән бәйлисем килми»

«Интертат» Ранил Нуриевның Мәскәүдә яшәгәнен язып чыккан иде инде. Хәзер ул – продюсер, җырлар авторы. Без аның ниләр белән шөгыльләнгәне, шәхси тормышы турында кызыксынырга булдык.

Ранил, ничек сиңа Мәскәү?

Мәскәүдә мин 2014 елдан бирле. Ошый (елмая).

Казанны сагынасыңмы?

Әти-әнием, туганнарым Казанда яшиләр. Кайтып йөрим. Эшләр буенча да еш кайтып йөрергә туры килә.

Бертуган апасы Эльмира, сеңлесе Ләйсән белән

Татар эстрадасыннан китеп, хәзер үзеңне Мәскәүдә продюсер буларак танытасың. NABI проекты ничек барлыкка килде?

NABI – псевдоним, гарәп теленнән «пәйгамбәр» дип тәрҗемә ителә. Мин аның белән күптән таныш. Ул – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыган егет. Профессор, Татарстанның халык җырчысы Винера Ганиева укучысы. Шуны әйтәсем килә: NABI проектын тудырганда, татар эстрадасы турында сүз алып барылмады. Проектны тулаем нульдән башладым.

Мәскәүдә мин видеопродакшенның генераль продюсеры. Рус эстрадасы җырчыларына клиплар, бизнес проектлар өчен видеолар төшерү белән шөгыльләнәбез. Шунда NABI бер видеода төште. «Ник син җырламыйсың?» – дип сорадым. «Әгәр мине үзеңә алсаң, җыр юлы буенча китәргә мин әзер», – диде. Бер-бер артлы җырлар яза башладым. Тиз арада команда җыйдым. «Кагылма» җырына клип төшердек. Әгәр сез ул җырны тыңлаган булсагыз, анда минем бөтен тормышым тасвирлана.

Диана Сәфәрова, NABI

Проектның максаты – татар җырын бүтән милләт кешеләреннән дә җырлату. Куелган максатларга әкренләп ирешеп киләбез. Яхшы күрсәткечләр алабыз. Шулай килеп чыкты: проект өчен җырларның сүзләрен һәм көен мин үзем язам. Җыр яздык та, чыгардык түгел. Алар үзеннән-үзе туа. Студиядә озак утырганнан соң да түгел. Башыма ниндидер җыр килә. Мин аны тотам да язам. Сүзләре дә үзеннән-үзе тезелә. Әйтерсең, мин ул җырны күптән беләм. Әлегә 3 җыр язылды. Аларны башка илләр дә күрде.

Без үз җырларыбызны булдырабыз, аны аны үзебезнең туган татар телебездә эшлибез. Үземне татар эстрадасы белән бәйлисем килми. Бу – татар эстрадасыннан үзебезне өстен куябыз түгел. Дөрес аңлагыз. Татар эстрадасы структурасы белән үзебезне бәйлисебез килми.

Әлбәттә, тыңлыйсы килгән һәркем безне тыңласын. Без шат кына. Тыңлаучыбызның һәрбесенә рәхмәтлебез. Әлеге вакытта безнең җырларны руслар, казахлар, үзбәкләр тыңлый.

Хәзер төрки базарга чыгабыз. Төркия безнең җырларны сорый. Радио, телевидение безнең белән кызыксына башлады. Алла ярдәме белән, безнең миссия яхшыдан яхшыга гына бара, дип уйлыйм. Бары алга барабыз.

Җырчы NABI белән

Үземне продюсер дип кенә әйтә алмыйм. NABI проектының авторы, иҗат дусты.

Үземнең татарча гына җырлыйсым килми. Кайчандыр иҗат юлымны шушы юнәлештән башлаган идем.

Татар эстрадасыннан кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсың?

Әлфия апа Авзалова җырларын тыңлыйм. Ул мине кечкенәдән белә иде. Әбием кебек. Без бит бер йортта яшәдек. Шулай ук Хәйдәр Бигичев, Айдар Фәйзрахманов җырларын тыңлыйм.

Әлфия апа Авзалова белән кайсы йортта яшәдегез?

Ямашев проспектының 81нче йортында. Апам Эльмира аның белән чит илләргә барды. Минем белән вокал конкурсларына йөрде. Кечкенәдән республика күләмендә үткәрелә торган барлык конкурсларда диярлек катнашып килдем. Яхшы урыннар яуладым. «Сандугач керде күңелгә» конкурсының финалында Әлфия апа: «Бу юлы улым белән үзем барам», – диде. Конкурс «Химиклар» сараенда уза. Шунда Әлфия апа килеп керде. Әлбәттә, аны президиум утыра торган урынга утырттылар. Сәхнә артына кереп, минем белән җырны кабатлаттырды. Миңа оныгына караган кебек карады.

Өйдә ашлар уздырганда, Әлфия апаны чакырмый калдырмадык. Ул безнең гаилә әгъзасы кебек булды. Әни тәмле, мул итеп өстәлләр әзерли. Килгән кунаклар Әлфия апаның авызына гына карап торалар... Искиткеч, супер «текә» иде ул. Аның яраткан мендәре бар иде. Сеңлем Ләйсән берәр уен коралында уйнаганда, шушы көйне тыңлап, йоклап китә иде.

Нигә үзең җырламыйсың? Ләйлә Дәүләтова сиңа матур текстлар яза иде...

Әйе, барлык җырларымны диярлек Ләйлә Дәүләтова язды. Без аның белән яхшы мөнәсәбәттә. Хәзер дә әйбәт аралашабыз. Дөрес, сирәгрәк. Чөнки Ләйлә кияүгә чыкты. Әмма туры килгәндә, аралашабыз.

Нигә үзем җырламыйм? Чөнки үземне җырчы буларак күрмим. Кем белә, бәлки, әйләнеп тә кайтырмын. Тормыш – кызыклы нәрсә.

Ләйлә Дәүләтова белән уртак балагыз бар, дип сөйләделәр. Кызының әтисе синме?

Әлбәттә, юк (көлә). Каян чыккандыр. Әмма әле дә мине Ләйлә Дәүләтова баласының әтисе, дип сөйлиләр.

Син өйләнгәнме?

Шәхси тормыш – шәхси булып калсын. Теләсәм, иң беренче итеп, «Интертат» белән бүлешәчәкмен. Шуны әйтә алам: өйләнмәгән.

Мәскәү зур бит. Кай тирәсендә яшисең?

Мәскәүдә «Аэропорт» метро станциясе тирәсендә яшим. Мәскәү янындагы шәхси өебездә дә яшибез. Эшләр буенча – шәһәрдә, ялларда – шәһәр читенә.

Җырчы Зара белән

NABI белән бәйле яңалыкларың?

Күптән түгел NABIга клип төшердек. Шунысы сөендерә: бөтенләй башка милләт кешеләре кызыксынып: «Әлеге артист нинди телдә җырлый?» – дип сорыйлар. NABI Казахстанның бер тапшыруында катнашты. Анда ул татарча җырлады. Биредә берникадәр танылгач, Казахстанның рус телле радиочелтәрләренә чакырулы булдык. Беләсеңме, татар җырын татарлар гына түгел, башка илләр дә ишетсен. Без бер урында гына таптанып калырга тиеш түгел. Безнең татар җырын башка илләр дә ишетсен, тыңласын, дигән теләктә калам.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 30 ноябрь 2023
    Исемсез
    Нинди яналыклар!;)
  • 30 ноябрь 2023
    Исемсез
    Пупсик :)
  • 26 ноябрь 2023
    Исемсез
    Унышлар сезгэ, Раниль! Барлык максатларыгыз тормышка ашсын. Сезне татарэстрадасында курергэ бик шатбыз) Уз жырларыгызга да эйлэнеп кайтуыгызны котеп калабыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100