Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ранил Нуриев татар эстрадасы сәхнәсеннән югалуының сәбәбен әйтте

Ранил 5 ел дәвамында социаль челтәрләр алып бармады, шулай ук журналистлар белән дә әңгәмә кормады.

news_top_970_100
Ранил Нуриев татар эстрадасы сәхнәсеннән югалуының сәбәбен әйтте

Ранил Нуриев исемле җырчыны хәтерлисезме? «Син минем янымда, Бар дөнья көлә хәзер», – дип җырлый иде ул. Ниһаять, Ранил сәхнәдән югалуының, 5 ел дәвамында җырламавының сәбәбен әйтте. 

«2017 елда Испаниягә күчәргә планлаштырган идем. Соңгы адымны ясарга вакыт җиткәч, тукталып калдым, кире уйладым. Якын кешеләремне калдырып китә алмадым. Аннан соң, башка илгә күчсәм, җырлаудан тәгаен туктарга кирәк булыр иде. Ә мин алай булдыра алмыйм, чөнки җыр – ул язмышымның бер өлеше», – ди Ранил. 

Аның сүзләренчә, иҗатта пауза ясавы татар сәхнәсендә булган дәрәҗәнең ошап бетмәве белән бәйле. «Димәк, үсәргә, өйрәнергә кирәк, дидем. Безнең татар җырын бар дөньяда тыңласыннар иде – менә максатым. Бу теләгем хәзер тагы да артты. Тиздән барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Шушы 5 ел эчендә дөньяга карата карашым, тормыш кыйммәтләрем бераз алмашынды», – ди җырчы.

Аңлавымча, Ранил үзен генә түгел, башка җырчыларны да популярлаштыру белән шөгыльләнә башлаган. «Бердәм һәм зур команда формалашты. Бары тик мин үземне продюсер дип атамыйм», – ди ул. 

Шулай ук Ранил үзе дә алга таба тамашачысын яңа җырлар белән сөендерәчәк, ул җырлаудан туктамавын әйтте. Һәм, шуны да әйтеп үтик: Ранил әле дә өйләнмәгән! Аның төп яшәү урыны юк. Ул Мәскәүдә дә, Казанда да булгалый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ранил, син рок н ролл жырламасан, шул ук татар попсы сыман деградациягэ дучар булачаксын. Рок н ролл га кереп китсэн генэ кеше булачаксын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100