Радик Сабиров турында хезмәттәшләре: «Үзен-үзе яндырып китеп барды»
Радик Сабировның кинәт кенә арабыздан китеп баруы барыбызны да шок хәлендә калдырды.
«Эшләгәненең әҗерен күрдеме соң ул?»
Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, журналист, блогер Рәмис Латыйпов «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров турындагы истәлекләр белән уртаклашты:
Радикның китеп баруы барыбыбыз өчен дә – якыннары өчен дә, татар матбугаты өчен дә бик зур югалту. Урыны җәннәттә булсын! Минем Радик белән якыннан танышуым татар филологиясе факультеты ябылмасын дип җан атып йөргән чакта булды. Татфак ябылу куркынычы алдында калгач, ул хезмәттәшләрен, студентларны җыеп үз сүзен әйткән иде. Әле дә хәтеремдә, Болак буенда Радиктан телевидение өчен интервью алдым. Ул, татфакны яклап, бик ялкынлы чыгыш ясады. Мин яп-яшь егетнең шундый кыю булуына, татар мәгарифен яклап чыгуына сокланган идем. Бу хәлләрдән соң аңа укыту эшеннән китәргә туры килде. Яраткан һөнәреннән киткәч, аның шул дәрәҗәдә күңеле төшкән, үпкәсе барлыкка килгән ки, ул, хәтта, инде әзер диярлек докторлык диссертациясен дә якламаган иде. Әле күптән түгел генә шул хакта сораган идем, ул сөйләде – шулкадәр рәнҗегән булган күңеле, ул язган диссертациясен тотып аткан икән... Еллар буе әзерләгән хезмәтеңне үзең юк итүгә китереп җиткерү өчен нишләргә кирәк? Болар эзсез узамыни кеше күңелендә?
Әмма Радик югалмады. Күпмедер еллардан соң ул татар матбугатына килде һәм анда үзен күрсәтте. Аның ничек тырышканы күз алдыбызда. Рейтингларны карасак, ул бүгенге көндә иң күп укылышлы, халыкчан татар матбугаты булдыра алган мөхәррир. Татарда шундый сүз бар – «үлгәнче эшләде» диләр. Менә шулай тырышып эшләде ул, үзен аямыйча. Ничә күрсәң, аның телефоны кулында булыр иде... Хәзерге вакытта матбугатта эшләүчеләргә Аллаһ сабырлык бирсен – ничек кыен икәнен дөньядагы хәлләр белән кызыксынган һәркем белә. Кыл өстендә ал-ялсыз эшләү эзсез уза алмый, билгеле... Радик беркайчан да кешеләргә кискен, авыр сүз әйтмәде. Вәкарь белән генә, җайлап кына әйтер иде бәхәсләшкәндә дә, кеше күңеленә бәрелмим дип әйтә иде әйтәсе сүзен. Әйтәсе килгәнен дә эченә җыйды, әйтергә кирәк булган вакытта да, яхшысынмыйча, татар гадәтенчә, «яхшы түгел» дип, әйтмичә калдыра ала иде. Ләкин моның аңа ничек бирелгәнен бер үзе генә белгәндер… Фамилиясе кебек сабыр кеше иде.
Радикның шундый сыйфаты бар иде - ул беркемнең дә гозерен аяк астына салып таптамады. Әле бер атналар гына элек языштык. Гадәттәгечә - үтенеч белән мөрәҗәгать итүемә: «Рәхәтләнеп», – дип аудио җибәргән иде.
Татар матбугаты дип янды, дустанә, тырыш, нәтиҗәле эшли торган коллектив туплады, аның хезмәттәшләре аны бик ярата иде, Радик үзе дә редакциясе өчен янып эшләде. Аның кебек кешеләр, үзләрен аямыйча эшләп, башкаларга да юл салып баралар. Эш, эш дип, чабып йөргән кеше, мәңге шулай чабар кебек тоела. Тик шуны аңларга кирәк - кеше мәңге чаба алмый, бер көнне китә дә бара… Андый шәхесләрнең кадерен белергә кирәк дибез аннары. Тукай язганча, бармыни соң бездә чын кеше кадерен белү, без аны кайдан белик мескен үлеп аңлатмагач? Бөтен кеше дә аның эшләгәнен әйтә, ә эшләгәненең әҗерен күрдеме соң ул? Ул шундый шәп матбугат чарасы эшләде дип, аңа тиешле бәя бирелә алдымы соң? Укылыш буенча беренче урында булган матбугат чарасы җитәкчесенең атказанган исеме дә юк иде. Хәзер, мин эшләдем дип мактанып, булмаган эшен бар итеп күрсәтә торган ялтыравык буш куыклар заманы шул, ә Радик андый кеше түгел иде. Кызганыч. Эшләгәненең әҗерен күрмәгән тагын бер татар баласын югалттык, - ди Рәмис Латыйпов.
Рәмис Латыйпов Радик Сабировның кызларының да бик милли җанлы булуын, аның үзенә лаеклы алмаш тәрбияләвен билгеләп үтте.
«Көмеш кыңгырау» газетасы балалар өчен бәйгеләр уздыра. Мин балаларны бүләкләү тантанасында катнаштым, Радикның кызы Илүзәгә бүләк тапшырдым. Ул укучыларын гына татар телле итеп үстерүгә өлеш кертеп калмады, милли җанлы, телне камил белгән, акыллы кызлар да тәрбияләп үстерде. Аның татар телле, милли карашлы, үзенә лаеклы дәвамчылары булуын күреп сөенгән идем, - диде ул.
Фото: © «Татар-информ»
«Үзе әйтмешли, бигрәк көтмәгәндә китеп барды…»
«Минзәлә» газетасы баш мөхәррире Илдус Шаһиев та «Интертат»ка фикерләрен җиткерде.
Радик бик шәп кеше иде… Баштарак мин аны спорт комментаторы буларак белә идем. Шуңа да «Татмедиа»да эшли башлаганда аның белән таныш идек инде. Ә болай иң якын белгән вакытым «Шәһри Казан»да эшләгәндә. Гел аралашып тордык, Казанга барган саен янына керә, бергәләп чәйләр эчә идек.
Бүген районда чара булу сәбәпле, озатырга бара алмавым бик кызганыч. Үзе әйтмешли, бигрәк көтмәгәндә китеп барды…
Радик кебек шәхесләр татар дөньясында бик сирәк була… Иҗат эшен дә, оештыру эшләрен дә үз өстенә өюе авырга килгәндер. Матбугат өчен дә борчылып яши иде. Йөрәк бик нечкә әйбер шул ул… Каты бәрелмичә, сак кына сөйләп, барысын да үз эченә җыеп, үзен үзе яндырып китеп барды Радик арабыздан… Урыннары җәннәттә булсын. Ә инде каләмдәшләргә әйтер сүзем шул – үз-үзебезне саклап эшлик», - диде ул.
«Ул безнең өчен остаз гына да түгел, психолог һәм киңәшчебез дә иде»
«Шәһри Казан» журналисты Лилия Гайнуллина:
Ничек, дип кенә әйтим: безне ятим калдырып китте ул. Ул миңа абыем шикелле иде. Хәтердә: декрет ялымнан соң, 2019 елда «Яшел Үзән» редакциясенә эшкә чыктым. Анда ике ай чамасы эшләдемме икән, «Шәһри Казан» газетасына яза башладым. Шуннан соң, ул мине «Шәһри Казан»га эшкә чакырып алды. Мин шундый танылган баш мөхәррирнең эшкә чакыруын зур дәрәҗә итеп кабул иттем. Шундый искиткеч кеше иде. Чын мәгънәдә укытучы һәм остаз булды. Социаль челтәрләрдә эшләү нечкәлекләренә һәм серләренә төшендерде.
Ул безнең өчен остаз гына да түгел, психолог һәм киңәшчебез дә иде. Аның янына киңәш сорарга керәсең, мәсәлән, Радик Рәшитович сабыр гына карап тора да, үзенең саллы киңәшен әйтеп куяр иде. Быел да «Бәллүр каләм» премиясенә ике номинациядә финалга чыктым бит инде. Мин иң башта редакция исеменнән гариза бирергә тели идем бер номинациягә. Ә ул юк: «Син алга таба барырга тиеш», – диде… Ул һәрвакыт үсендереп тора белгән мөхәррир булды. Мин быел җиңә алмагач, кич белән үк тынычландырып язды.
Редакциядәге җыелышларыбыз һәрвакытта да истә. Ул шулкадәр тыныч кына сөйли иде. Һәркайсыбызның гаиләдәге хәлләрен дә белешеп торды. Үзе дә соклангыч гаилә җанлы, кешелекле иде. Әти-әнисен, кызларын өзелеп яратты. Туган ягына яллар саен диярлек кайтып йөрде. Мин аңа гомерем буена журналистика өлкәсендә юнәлеш, үгет-нәсыйхәт сүзләре өчен рәхмәтле булырмын. Ул һәрвакытта да минем өчен төп киңәшчем, дустым һәм остазым булып калачак.
Кичә генә әле Министрлар Кабинетына җыелышка барырга журналист булмады да, үзе китәргә булды. Мин әле кабинеттан чыктым да: «Радик Рәшитович, үзегез барасызмы?» – димен. Соңгы хушлашу кебек булды. Без аны мәңге юксыначакбыз, күңелләребездә якты эз калдырып киткән шәхес, – дип сөйләде Лилия.
«Шәһри Казан»га гына да түгел, ә милли матбугатка яңа сулыш өрде»
Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин:
Радик белән без Казан университетында бер чорда бергәләп эшләдек. Ул декан урынбасары булды. Студентлар да үзен яратты. Соңгы елларда ул безнең дәүләт имтиханнары буенча чыгарылыш комиссиясе рәисе дә булды. Әлбәттә, безнең татар журналистикасы өчен бәяләп бетергесез зур югалту, дип саныйм. Аның бик күп башлангычлары уңышлы булды. Ул «Шәһри Казан»га гына да түгел, ә милли матбугатка яңа сулыш өрде. Безнең өчен көтелмәгән хәл… Аның турында истәлекләрне сакларга, эшен лаеклы итеп дәвам итәргә бурычлыбыз.