Рамил Хөсәенов турында: «Балалар хакына кайтам», – диде. Кайтты... Тик мәңгелеккә...»
Актаныш районында кабат матәм – районга бер-бер артлы махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрне алып кайталар. «Балалар хакына кайтам, дигән иде. Кайтты... Тик мәңгелеккә кайтты шул», – дип өзгәләнә мәрхүм Рамил Хөсәеновның сеңлесе Римма. Ул, күз яшьләре аша, «Интертатка» абыйсы белән бәйле истәлекләрне сөйләде.
«Иң якын туганым, бердәнберем иде»
«Балачагыбыз авыр булды инде», – дип сөйләп китте Римма. Рамилгә – 15, Риммага 6 яшь булганда, әниләре якты дөньядан китеп бара. Бердәнбер абыйсы аңа ярдәмче дә, саклаучы да, яклаучы да була.
Мине күбрәк әбекәй карап үстерде. Абый зуррак булгач, үзен үзе карады. Каникулда колхозда эшләп, үзенә киемнәр ала иде. Кечкенә булсам да, аның үзен үзе каравы хәтердә калган. Егетләр, дуслары янында үзен кимсетеп күрсәтәсе килмәде.
Бәләкәй чакта Сөн буенда икәүләп көтү көттек, суга ташлар ыргытып уйный идек. Мин 1нче класска кергәндә, ул 11нчене бетерде. Бәйрәм көнне мине җилкәсенә утыртып, мин кыңгырау шалтыраткан идем. Минзәләдә укыганда атна саен кайтып йөрде. Миңа тәмле-тәмле шоколадлар алып кайта иде. Шоколадларны гел залдагы көзге каршысына куя иде. Мин мәктәптән кайтканда, ул өйдә булмаса, керү белән көзге алдын карый идем. Шундый якты хатирәләр калган истә...
Әбием мәрхүмкәебезнең киткәненә дә 3 ел була инде. Әти үлгәнгә 7 ел. Абый да хәзер алар белән бергә... Иң якын туганым, бердәнберем иде. Ул да мәңгелеккә күчте, – ди Римма, өзгәләнеп.
«Ветеринар Рамил бит бу!»
Рамил Хөсәенов Минзәләдә мал табибы һөнәренә укый. Гомере буе районда ветеринар булып эшли. Кирәк булса, күрше районнарга да чыгып китә торган була ул. Һәлак булуын белү белән, район төркемнәрендә «ветеринар Рамил бит бу» дигән аянычлы хатлар күпләп таралды. Актанышлыларның «Без бергә» волонтерлар хәрәкәтенең телеграм төркемендә дә Рамил Хөсәеновның үз эшенең остасы булуын яздылар. Район халкы өчен бу – кешене генә түгел, чын профессионалны да югалту булды.
«Сыердан кан алу башланса, иң беренче «Рамил кайда?» дип сорый идем. Көлә-көлә, тыпырчынган сыерны да җиңеп, канын алып, уколын кадап чыгып китә иде»; «Район үзәгеннән 50 чакрым ераклыкта яшәсәк тә, Рамилдән малларны сәламәтләндерү турында киңәшләр сорадым. Бер соравымны да җавапсыз калдырмады балакаем. Сорауларыма язмача да җавап бирә иде», – дип искә ала мәрхүмне Актаныш халкы.
«Малларны бик яратты шул», – ди аның турында сеңлесе.
Һөнәрен бик яратып үзләштерде. Эшенә җанын-тәнен биреп, яратып башкарды. Аны Актаныш районында белмәгән кеше юктыр. Малларны бик яратты, үзләре дә бик күп маллар асрадылар. Чабыш аты бар иде. Кушаматы – Антай. Ел саен Сабантуйларга әзерли иде. Ул атның Чаллыда икенче урын алганын да хәтерлим әле, – ди Римма.
«Балалар хакына кайтам, диде»
Рамил Хөсәенов гаиләсе белән Актанышта яшәгән. Хатыны Лениза белән алар авылда практика үткәндә танышалар. Лениза ханым Иске Байсар авылы хуҗалыгына пешекче буларак килгән була. «Күрше апаларның капка төбендә утырганда, абый озын чәчле матур гына апаны мотоциклга утырып алып кайтты. Минем янга килеп туктадылар да: «Лениза апаң була», – дип таныштырды», – дип искә алды Римма.
Лениза ханым Рамил абыйны 2 ел армиядән көтеп ала. «Армиягә озатканда муенына бәйләгән кулъяулыкка шундый матур теләкләр язган иде. Искә төшкән саен алып укый идем», – ди Римма. Рамил белән Лениза авылда матур итеп туйлар үткәрәләр дә Актанышта төпләнәләр.
Эвелина белән Зәлия исемле кызлары буй җитеп килә. Тормышның ямьле мәлендә барысы да чәлпәрәмә килә.
Алар гел әти кызлары иде. Әтиләрен бик яраттылар. Абый да аларга беркайчан да исем белән эндәшмәде, гел «кызым» гына дия иде. Хәзер аларга әти иң кирәк чак. Абыйның үлеме үкенечле булды шул, – ди Римма.
Рамил Хөсәеновны өлешчә мобилизациянең беренче дулкынында алып китәләр. Сеңлесенә Лениза ханым шалтыратып: «Рамилгә повестка килде. Иртәгә алып китәләр», – дип әйтә. Ул «иртәгәсе» көннән 1 ел да 5 ай вакыт үтеп киткән. Римма абыйсы киткән көннәрне зур аяныч белән исенә алды.
Әле мобилизация башланырга 1 атна кала гына сөйләшеп утырган идек. Ул чакта Башкортстан ягына маллар карарга киткән иде. «Абыем, ничек хәлләр?» – дигәч: «Хәлләр әйбәт. Борчылма, мин мобилизациягә эләкмим. Мин 40тан уздым бит инде», – диде. Башта «30 яшькә кадәр» дигән сүз булды бит. Кызганыч, абыйны алып киттеләр.
Миңа беркайчан да зарланмады. Ул миңа гел «бәбием» дип эндәшә иде. «Бәбием, кайтам, борчылма», – диде. 2 ай Казанда әзерләнделәр. 30 ноябрьдә Украина ягына алып киттеләр. Ирем Илнур, туганнан туган апабыз Илсөяр белән озатырга бардык. Анда да: «Балалар хакына кайтам», – диде. Кайтты... Тик мәңгелеккә кайтты.
«Егетләремне ничек ташлыйм? Аларның күзенә ничек карыйм?» – диде»
Рамил Хөсәенов апрель аенда өченче тапкыр отпускыга кайтырга тиеш була. Беренче кайтканында туганнарына сюрприз ясап кайта ул.
Беренче кайтуында бик үзгәрешләр күрмәдем. Сугыш турында сораулар бирмәскә тырыштым, үзе дә сөйләми иде. Үзе утта янса яна, тик беркайчан да безгә сиздермәде. Соңгы тапкыр августта кайтканда, абыйның күңеле тыныч түгеллеген сиздем, гел уйлана иде. 22 августта туган көнен матур итеп үткәрдек. Анда да үз-үзен кая куярга белмәде.
3 сентябрь ул кабат юлга кузгалдылар. Бик моңсуланып китмәсә дә, күңелендә тынычлык юк иде. Мин аңа Актанышка кайткач: «Абый, әллә бармыйсыңмы соң? Нәрсә дип әйтерләр икән?» – дидем. «И сеңлем, ничек инде бармыйсың. Егетләр бар бит. Аларның күзенә ничек карыйм? Егетләремне ничек ташлыйм? Без бит – бер гаилә», – диде. Шуннан соң кат-кат сораулар бирмәдем, күңеленә яра саласым килмәде. Абыем – чын герой, чын ир-егет. Ул – орденнар, медальләр бирерлек кеше.
«Аксап йөргән килеш сугышка кертеп җибәргәннәр»
Рамил Хөсәенов берничә тапкыр үлем тырнагыннан котылып кала. Аны, нигәдер, гомере буе 22 саны ияртеп йөри.
22 декабрьдә абый берүзе исән чыкты. Нияз Фәррахов һәм Илнар Талипов шунда ятып калдылар. Чыккач, хатыны Лениза апага аудиоязма яздырып җибәрә. «22 августта туган идем, бүген тагын туган көн», – диде. Ул көнне дә бик борчылдык. Абый исән чыккач, Аллаһы Тәгалә аны саклап-яклап торыр, башкаларыннан да исән-сау чыгар, дип уйлаган идек. 22 февраль абыебызның күзләрен йомдырды, – дип искә алды ул мизгелләрне Римма.
Җирдә ятып калган иптәшләрен кереп алу өчен, ул квадроцикл сората. Зәй волонтерлары, Актаныш районы халкы 1-2 көн эчендә акча җыеп, квадроцикл алып җибәрә. «Абый егетләр өчен бик борчылды. «Аларны алып чыгу өстемдә тора. Аларны алып чыкмыйча, ничек тыныч күңел белән яшим», – диде. Калган җирләреннән барып карады. Кызганыч, ул вакытта алар анда юк иделәр инде», – ди Римма.
Нияз Фәрраховны 3 айдан соң туган ягы Актанышка алып кайтып җирләделәр.
Хәрби операция турында беркайчан да начар итеп сөйләми ул. Шулай да сеңлесе абыйсының соңгы айларда аруын сизә. 15 февральдә бөтен туганнары, дуслары белән видео аша сөйләшеп чыга. «Күңеле тулып, әйтәсе сүзләрен дә әйтә алмады. Шулай хушлашуы булгандыр, дидек», – ди Римма.
19 февральдә алгы сызыкка кереп китә. Шул керүеннән башка чыкмый да. Кереп киткәндә, госпитальдән чыгуына нибары 2 атна гына була. «Аягындагы кыйпылчыкларын да алып бетермичә, аксап йөргән килеш сугышка алып кереп киттеләр», – ди Римма. Соңгы тапкыр ул госпитальдә туганнан туган абыйсы белән күрешә.
Луганскида госпитальдә ятканда, Краснодарда яшәүче туганнан туганыбыз Рәшит абый аның янына барып кайтты. Планнарын сөйләшеп утырганнар. «Безгә Краснодарга кунакка килерсез әле», – дип, Рәшит абый кунакка чакырган. «Бәлки, килеп тә чыгар әле», – дигән абый. Рәшит абый соңгы юлга озатырга кайтып җитешә алмады. Бик нык күңеле әрнеде. Туганнардан соңгы тапкыр Рәшит абый белән күреште. Аның белән көнаралаш язышып торабыз. «Белгән булсам, кичкә кадәр янында утырган булыр идем, китмәгән булыр идем», – дип өзгәләнә Рәшит абый да.
«Төшенә бер капчык бәрәңге кергән»
Рамил Хөсәенов һәлак булыр алдыннан төш күрә. Бу хакта хатыны Лениза апага сөйли ул.
«Бөтен солдатларны җыеп алып бастырдылар да, бөтенесенә медаль бирделәр, ә миңа бер капчык бәрәңге тоттырдылар», – дигән. Лениза апа нәрсә аңлатканын укыган. Бәрәңге – җир астында үсә торган яшелчә бит... Минем төшемә кергәне юк.
15 февраль көнне Лениза апага кул сәгате фотосын җибәргән, «туган көнгә алырсың әле» дигән.. «Әле иртә бит туган көнеңә», – дигәч, «Туган көн килә дә җитә ул», – дип әйткән. Лениза апа, 23 февральгә булыр дип, заказ ясаган. Абый апрельләрдә ялга кайтырга тиеш иде. Гомердә дә кул сәгате такмый иде. Мал-туар белән эшләгәч, кия алмый иде, – дип искә алды Римма ул көннәрне.
«Рамил абый безне күрә, ул бит күккә очты»
Абыйсы белән Римма соңгы тапкыр 17 февральдә языша. Рамил сеңлесенә ут эченә кереп китәчәге турында әйтми.
«Абыем, кереп киткәндә әйт», – дидем, ул миңа бер тапкыр да әйтми иде. Бу юлы да кечкенә кызы Зәлиядән генә белдем. 19 февраль видеодан шалтыраттым, алмады, аудиоязмаларны да укымады.
23 февраль белән дә котладык. Улларым Илдан белән Илназ аны бик көттеләр. Бик күп рәсемнәр ясадылар. Илдан ясаган рәсемнәрен «Рамил абыйга» дип пакетка җыеп барды. «Абыем, сиңа малайлардан бүләк», – дип, танк ясалган рәсемнәрен төшереп җибәрдем. Исән-сау чыгып, телефонын ачкач, шушы рәсемнәрне күреп күңеле күтәрелсен әле дип, чын күңелемнән җибәргән идем. Күрә алмады шул.
Илдан хәзер дә балалар бакчасыннан кайта да, рәсемнәрен идәнгә җәеп салып: «Рамил абый безне күрә, ул бит күккә очты», – ди. Бер көнне: «Мин аны башка күрмәячәкменме?» – дип, кычкырып-кычкырып елады балакаем. Кечкенәсе бик аңлап бетерми. «Әни, елама, Рамил абый терелә ул», – дип мине тынычландыралар.
Кайгылы хәбәрне 24 февраль көнне Рамил Хөсәенов белән бергә хезмәт иткән райондашы Зөлфәт җиткерә. Хатыны Лениза апаның: «Чыккансың икән, Зөлфәт. Рамилне күрдеңме?» – дип соравына, Зөлфәт: «Лениза апа, нәрсә дип әйтим соң... Рамил абый китте», – дип язып җибәрә.
«Абыем юклыгына ышанасым килми», – ди Римма.
«Сезнең егетләр бугай анда», – дип хәбәр иткәч, Зөлфәт барып карый. Абый сукмакта эченә капланып яткан була. «Борып карасам, Рамил абый. Кем-кем, тик Рамил абый монда хәлгә калырга тиеш түгел иде», – дип елый-елый, безгә видеодан шалтыратты. Зөлфәткә дә бик авыр булды.
Абыемның мәетен алып чыкканы өчен аңа зур рәхмәт. Бик күп егетләребезне һаман да таба алмыйлар. Әниләрнең йөрәкләре яна. Кемнәрнеңдер газиз балалары һаман да кайдадыр җир өстендә яталар. Аларның туганнарына, әниләренә, апаларына Ходай көч һәм сабырлык бирсен.
«Табутта җирләүне күз алдына да китермәдем, мөселманнарча җирләдек»
Һәлак булу турында хәбәр район хәрби комиссариатына 10 көннән соң гына килә. «Җибәргәндә тиз җибәрәләр, кайтып җиткәнен генә озак көттек. Анысына да бик борчылдык», – ди Римма.
Рамил Хөсәеновны 6 март көнне Ростовтан Ульяновскка хәтле борт белән кайтаралар. Гуманитар ярдәм ташучы егетләр аны туган ягына алып кайта. Мәрхүмнең табутын ачып, мөселманнарча җирлиләр.
Чаллыда юу, кәфенләү буенча сөйләшеп куйган идем. Мөселманнарча итеп җирләргә теләдек. Табутта җирләүләрен күз алдына да китермәдем. Күп кешеләр: «Ачтырмыйлар, ачарга ярамый», – диделәр. Ярамый дигән сүз юк, үзеңнән тора. Үз теләгебез белән ачтырдык. Юып, кәфенләп, укып җибәрделәр, – дип сөйләде Римма.
Рамил Хөсәеновны Актаныштагы йортына алып кереп укыйлар, аннары Иске Байсар авылында җиргә иңдерәләр. Якыннары мәрхүмнең кырыгын үткәрергә әзерләнеп йөри. Римма абыйсын зурлап озатырга килгән, ярдәм иткән һәркемгә – район башлыгы Ленар Зариповка, Казандагы Ветеринария оешмасы башлыгы Солтан Латыйповка, «Ташкын» хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗановка, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйровка, районның имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазинга, озата кайткан Руслан Хановка, барлык волонтер, туганнар, дусларына, район халкына рәхмәтен белдерде.
Үлгән артыннан үлеп булмый. Калганнарга авыр, балаларга авыр, минем дә йөрәк икегә бүленде, дөнья 180 градуска борылып басты. Иң авыры Лениза апага, миңа, кызларына. Мин аларны беркайчан да ташламаячакмын, кулымнан килгәнчә ярдәм итеп торачакмын. Кызларга сәламәтлек, бәхеттән башка теләгем юк. Бу матур теләкләр кабул булсын иде, – ди авыр кайгы кичерүче Римма.
Рамил Хөсәеновның кабере якты, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Туганнарының, якыннарының, хатыны, балаларының, сеңлесенең авыр кайгысын уртаклашабыз.