Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән Нияз Фәррахов турында: «Өмет иттек бит сине, балакаем»

news_top_970_100
Мобилизацияләнгән Нияз Фәррахов турында: «Өмет иттек бит сине, балакаем»
Фото: «Актаныш хәбәр» телеграмм каналы

Актанышта махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәррахов белән хушлаштылар. Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары катнашты. Бу хакта «Актаныш хәбәр» телеграм-каналы хәбәр итә.

«Нияз Илдар улының авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез», – диелгән хәбәрдә.

  • Фәррахов Нияз Илдар улы 1993 елның 29 апрелендә Актаныш авылында туган. 2010 елда 2нче Актаныш урта мәктәбен тәмамлый.
  • Агрегат заводында хезмәт куя.
  • 2022 елның 24 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә алына.
  • 2023 елның 21 декабрендә каты бәрелешләрнең берсендә яраланып, һәлак була.

Нияз Фәрраховның әнисе Ирраида Фәррахова ничә ай буе улының үлеменә ышанмавы хакында яза.

Сугышның ачы җилләре безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бүгенге көндә батыр, газиз улларыбыз, энекәшләребез яу кырында. Берүк исән-имин генә булсыннар, Аллаһым ярдәменнән ташламасын үзләрен.

Кадерлебез, бердәнбер улым, бер бөртек абыем Нияз Илдар улы Фаррахов 2022 елның 24 октябрендә Украинага неонацизмга каршы махсус хәрби операциядә катнашырга мобилизацияләнде. 2023 елның 22 декабрендә гаиләбезгә кайгылы хәбәр килде: Ниязыбыз сугыш кырында каты яраланып, батырларча һәлак булган. Әлбәттә, күңел моңа ышанмады, исәнде, дигән өмет белән яшәдек. Хәбәрсез югалды, дигәнгә ышанасы килмәде. 3 айга якын билгесезлектән соң, Ростовка барып ДНК анализлары тапшырып кайттык. Кайда гына мөрәҗәгать итмәдек: РФ Гражданнар оборонасы министрлыгы, РФ Хәрби прокуратурасы, РФ Дәүләт думасы депутаты Шамсаил Юнусович Саралиевка, РФ Кеше хокукларын яклау фондына.

3 ай билгесезлектә яшәдек, 3 ай яхшы хәбәргә өметләндек, 3 ай утта яндык. Ышаныч яшәтә икән кешене, өмет яшәтә. 14 март төнендәге телефон шалтыравы бөтен өметне өзде. Ниязыбыз табылган, исән түгел...

Тәкъдирләргә язылганнан качып булмый шул. Иң мөһиме: Ниязыбыз-кадерлебез табылды, туган ягына, үзе әманәт итеп калдырган әтиебез янына, Шәрип авылына алып кайтып җирләдек, – дип язганнар мәрхүмнең якын туганнары телеграм-каналда.

Алар кадерле улларын эзләүдә ярдәм итүчеләргә, кайгы уртаклашкан, соңгы юлга озатуда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтләрен белдергәннәр.

Кадерлебезнең рухы шат, караңгы гүрләре киң, якты, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Улым, абыем, тыныч йокла. Тизрәк бу сугышлар бетеп, яу кырында булган батырларыбыз исән-сау, сәламәт булып, җиңү белән якыннары янына кайтсыннар иде. Ил-көннәребез тыныч имин, күк йөзебез һәрчак аяз булсын, – дигәннәр Ниязның туганнары.

Актанышның «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте каналында кайгы уртаклашалар. Кайгылы сүзләрне мәрхүмнең туганнары, дуслары да яза.

«Өмет иттек бит сине, балакаем. Аллаһым хәерлесен кылсын! Аллаһның рәхмәтендә бул! Караңгы гүрләрең якты, тар каберләрең киң булсын. Аллаһым үзеңне җәннәт түренә кертсә иде. Бик яшьли киттең. Кайчан туктар бу кан кою, яшь егетләрнең җанын кыю. Аллаһым, синең кодрәтең чиксез, туктатсаң иде бу кирәксезгә кан коюны. Бөтен аналар исеменнән сиңа ялварам! Кайгы уртаклашып язган һәммәгезгә дә ихластан рәхмәт. Балалар кайгысы, туганнар кайгысы күрергә язмасын берегезгә дә», – дип язганнар.

Канал язылучылары Нияз Фәрраховны яхшы сүзләр белән искә алганнар. «Син гомергә безнең йөрәкләрдә. Без сине мәңге онытмыйбыз!» – дип язалар.

Шулай ук, Нияз Фәррахов һәлак булган көнне язган шигырьне дә урнаштырганнар. «Бу шигырьне Ниязның һәлак булуын ишеткәч язган идем… Инде менә үзе дә кайтып җитә… Эх, яшь гомеркәйләр...» – дигән шигырьнең авторы Фәрдүнә Шәйхразиева.

«Мәңгегә киткәннәр еламый...

Төзәлмәс, җуелмас ул яра!

Күзләрдән яшь түгел, сыкрап,

Йөрәкләрдән инде кан тама...

Батырлар бит алар мәңге яшь,

Хәтерләрдә шулай саклана!

Фотодагы әтисенә карап,

Кечкенә улы, әнә, соклана...

Җир-ана да сизә, күрәсең...

Кыш булса да үкереп елады...

Җил, кочаклап ялгыз калганнарны,

Юатырга теләп дулады...

«Әй, кешеләр! Нәрсә җитми сезгә?

Нигә кирәк иде сугышлар?

Снарядлар оча, җәһәннәм күк,

Үлем ташый тимер очкычлар...»

Егермесе яңа тулган бала

Мең кат үлеп, мең кат терелде...

Госпитальдә ята аяк-кулсыз,

Күзләрендә өмет сүрелде...

Гомер аңа кыйммәт бирелде...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100