Рамил Төхфәтуллин: «Театрда миллиятлек югалып бара – тел яңгырый, әмма татарлык тоелмый»
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин белән моннан 1 ел элек сөйләшеп, ул интервью шактый зур яңгыраш алган иде. Әңгәмәне быел да дәвам итергә булдык.
Рамил әфәнде, соңга калып булса да, сезне Россиянең атказанган артисты исеме алуыгыз белән котлыйм. Без алга таба сезне сәхнәдә күрәчәкбезме?
Белүегезчә, мин 1986 елдан бирле – 38 ел сәхнәдә булып, бөтен татар классикасында, Туфан абый Миңнуллинның күпчелек спектакльләрендә катнашкан кеше. Хәтта Тукай образын башкардым. Ул вакытта миңа 19 яшь! Рус театрында «Скрипач на крыше» әсәрендә Тевье молочникны уйнавым зур тәҗрибә булды (Рамил Төхфәтуллин 2014-2020 елларда, чакырылган артист буларак, Качалов театрында уйный. – авт.).
Аннары минем хыялым Әлмәндәр образы иде. Әмма бу спектакль эксклюзив куелыш булып, Шәүкәт абый Биктимеровның Әлмәндәре символ булып калсын инде. Спектакльдә бүгенге заман белән аваздаш мәгънәләр дә табарга була, ләкин, «мөгез чыгарып», бозып куюлары бар. Киләчәктә, бәлки, аны Айдар Җаббаров куя алыр, ләкин бүгенге көндә, минемчә, бу турыда сөйләшергә иртәрәк.
Үткән ел интервьюбызны «Кая барабыз?» дип башлаган идек. Бу юлы теманы бераз тарайтып, татар театрының торышы турында сөйләшик әле. Сезнең карашка театрларыбыз ничек яши?
Театр – милли тормышыбызның саллы бер өлеше. Бер интервью кысаларында гына аны тулаем ачып бетереп булмас. Халыкның язмышы, шул исәптән, аның мәдәнияте, әлбәттә, театры да, катлаулы тарихи процессларга бәйле. Ни өчен катлаулы? Сәяси, иҗтимагый, икътисади шартлар милләтләрнең үсешенә, төрлелегенә нык тәэсир итә.
Татар театры ул – җәдитчелек хәрәкәтенең иң асыл казанышы дип саныйм. Ул институция буларак гасыр буе сыналган һәм үзен аклаган. Кәрим Тинчурин, Габдулла Тукай, Габдулла Кариевлар булдырган асыл театрыбызның максатларының берсе – татар әдәбиятын үстерү, үз драматургиябезне булдыру, халыкны яңа эстетик баскычка күтәрү, зәвык тәрбияләү.
Без һәрвакыт «театр халыкның зәвыгын һәм гомумән үзен тәрбияли» дибез. Тәрбияләнәме соң халык?
Яшәү формуласы шундый – динамика булмаса, үсеш булмаса, стагнациягә дучар буласың. Стагнация артында деградация тора. Һәр театрның бөек вазифасы – халыкны деградациядән саклау. Халыкны тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә, бу – турыдан-туры спектакль булып куелачак әсәрнең сыйфатына, мәгънәви акцентларына бәйле.
Сез әйткән стагнацияне театрга бәйләп карасак, «торгынлык» дигәнебез нигездә Казан театрларына хас күренеш кебек. Казаннан читтә театраль тормыш кайный ул.
Сез күп йөрисез, күрәсездер. Без театрда үсешнең нәрсәдән гыйбарәт булуын аңларга тиешбез. Театрда үсеш татар драматургларыннан башлана. Фикердән! Үсеш фикернең саллылыгына бәйле. «Ялтыравыклы» спектакль куеп, рәхәтләнеп карап утырырга була, анысы, ләкин милләткә югарырак баскычка үсәргә ярдәм итми икән, ул матур тамаша булып кына кала.
Театрны мин ни өчен институция дип атыйм? Ана телебезне саклау иң беренче максат булса, икенчедән, мәгънәви ягы да бар. Хәзер үсешне төрлечә аңлыйлар. Заманның бәласе – мәдәнияткә, сәнгатькә, шул исәптән, төгәл фәннәргә дә «бизнес-караш» (бизнесовый) идарә итүе. Нәтиҗә бүген үк кирәк. Саннар категориясе белән фикер йөртәбез. Нәтиҗә кичекмәстән булырга тиеш, табыш бүген үк кирәк. Ни өчен төгәл фәннәр дигәндә, чөнки алар да сәнгать дәрәҗәсендә иҗат итеп ачышлар ясый. Мәсәлән, квант компьютерлары. Бүгенге ачышлар, бәлкем, 10-20 елдан соң гына үз нәтиҗәсен бирергә мөмкин.
Чөнки безнең хәзер сыйфатлы түгел, санлы фикерләү китте: «фәлән кадәр тамашачы килде» дигән күрсәткечләр белән эш итәбез. Югыйсә, бу – горурлык түгел, табигый булырга тиеш. Заллары тулы булмаса, театрның кирәге юк. Әмма вак-төяк спектакльләр куеп, халык җыю – деградациягә бару.
Шундый тенденция барлыкка килде: хәзер күп спектакльләрдә миллиятлек югалып бара кебек. Ягъни, сәхнәдән татар теле яңгырый яңгыравын, әмма татарлык тоелмый. Татар халкына гына хас этник үзенчәлекләр ярылып ятмый, ниндидер космополитик тамашага әйләнеп кала. Әйтергә кирәк, ул – безнең эстрада да хас күренеш: татарча җырлыйлар, татарча түгел дә кебек. Милли инструментарийлар кулланмаулары, пентатониканы аз кулланулары безне төссезләндерә.
Идеяләр кризисыннан чыгару юлларының берсе – аутентик фольклорга һәм мифологик мирасыбызга нигезләнеп, милли үзенчәлегебезне, асылыбызны саклау. Миңа калса, постмодернизмга хас идеяләр кытлыгыннан саклану өчен, безгә тирән тамырларыбызга – халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Монда сәхнә әсәренең проблемасы драматургиягә дә килеп тоташа. Бу – театрларны бик борчыган проблема.
Әйе, бу – театрның бүгенге торышына, киләчәгенә карый торган мәсьәлә. Татар драматургиясенә кагылганда, без аны феномен дип тә атый алабыздыр. Ул XIX гасырның соңгы чирегендә барлыкка килгән – 130 елдан артык вакыт узган. Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» әсәрен беләбез, Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз»ы бар. Болар – татар драматургиясенең чишмә башында торган шәхесләребез. Без бит инде Галиәсгар Камалны «татар драматургиясенең атасы» дип атыйбыз. Минемчә, бу дөреслеккә бигүк туры килми. «Беренче...» ул – беренче инде. «Беренче...» язылганда, театр турында хыял гына булган.
Сүз уңаеннан, Александр Николаевич Островскийны «рус театрының атасы» дип атасалар да, рус драматургиясенең башында Александр Петрович Сумороков торуын онытмыйлар.
Нинди темаларга кагылган чишмә башында торган шәхесләребез? Гомумкешелек, планетар, әхлак, социаль гаделсезлек, шәхес фаҗигасе – мәңгелек темалар. Димәк, безнең театр булганчы ук, факт буларак, драматургия барлыкка килгән. Буржуаз инкыйлабы безне канатландырган чор булган: газета-журнал, нәшриятлар активлашкан, җәдитчелек хәрәкәте... Татар уянып киткән. Этаплап барсак, 1917 елгы инкыйлабка кадәр театр үзенә күрә бер үсеш чорын, җитлегү чорын кичергән. 1917 ел безгә тарихта зур киртә булырдай «сюрпризын» ясаган – инкыйлабтан соң «катлаулы» дигән төшенчә башлана. Әдәбиятта (бу – драматургиягә дә кагыла) төркемчелек барлыкка килә: пролетар әдәбият, буржуаз милләтчеләр. Таркаулык яхшылыкка илтми инде. Чөнки «буржуаз милләтче» дип аталган даһи язучыларыбызны, драматургларыбызны «тарихтан сызарга!» дигән өндәүләр барлыкка килә. Төркемчелек булса да, Казан кайнаган чор булган ул. Әдәбият тәнкыйтьчеләре актив эшләгән. «Җәдитчелек рухы белән яңа әсәрләр тудырырга!» дигән күтәренке күңел белән иҗат иткәннәр.
30нчы елларда колхозлашу, гражданнар сугышы, ватанпәрвәрлек тасвирланган. Сәяси торышны аңлау өчен ул чор әдәбияты кызыклы, ләкин зур иҗат җимеше түгел кебек. 40нчы елларда сугыш чоры – Мирсәй Әмирләрнең «Миңлекамал»ы һәм башка шундый әсәрләр... Идеологик чикләр, әлбәттә, даһи әсәрләр тудырырга мөмкинлек бирми. Идеологик басым белән 50нче-60нчы елларга барып җиттек. Ул вакытта «конфликтсыз әсәрләр теориясе» барлыкка килә, ягъни, «яхшы белән бик яхшы ярышкан» пьесалар туа. Болар – дөреслектән ерак булган хыялый тормыш. Бу идеологик чикләр безгә бик зур зыян китерде.
Безнең драматургиядә нык аякка басуыбыз 80нче елларда башлана: Туфан Миңнуллиннар, Илдар Юзеевлар иҗат итә. Безнең милли үзенчәлек барлыкка килә.
90нчы елларда Гаяз Исхакый мирасы кайта башлады. Яңа исемнәр барлыкка килде: Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев... Алар сәхнәгә яңа эстетика алып килделәр. Зөлфәт Хәкимнең сатирасы гаҗәп! Мансур Гыйләҗевның «Бичура»сы гына ни тора! «Казан егетләре» яңа бер юнәлеш иде.
Демократия чорында ирек булды, ләкин ул да «ступор»га китерде. Бөтен әйбергә рөхсәт бар, һәм ни турында язарга белмисең.
Ни өчен проза сәхнәгә менә башлады? Ул бит драматургия канәгатьләндермәгәннән килә.
Тагын бер проблемага тукталмыйча булмый. Безгә сәяси, икътисади, иҗтимагый, идеологик басымнардан тыш, ничә мәртәбә әлифбабыз алышынды. Нинди хәреф белән язсаң да ярый, иң мөһиме – фикер булсын, диләр. Алай гына түгел шул! 1926 елда без әлифбаны гына югалтмадык, рухи мирасыбызны югалтуга адым ясалды. Монда пайтәхетне генә гаепләп булмый, үзебезнең шәхесләребез дә зыянлы эшкә шактый гына өлеш кертте. Безнең шәхесләребез ул вакытта моның нинди зур зыян китерәсен тоймаганнардыр да, бәлки. Алар бөтенесе мәдрәсә тәмамлаган, фарсы, гарәп, төрки телләрдә җиңел сөйләшкәннәр. Алар, 100 ел үткәнче үк мәгънәсез чорга килеп җитәрбез, дип уйламаганнар. Мәгънәсез чор булмас өчен, безгә һаман күрешергә кирәк, сөйләшергә кирәк. Төркемнәр булдырып фикер алышсак, нинди дә булса нәтиҗәгә киләчәкбез.
Син бүген яшисең икән, бүген яңа фикер булдырырга тиешсең. Ләкин бу инде – башка халыктан күчерү түгел. Фикер тудыру өчен, синең милли горурлыгың булырга тиеш. Милли горурлык милләтпәрвәрлеккә илтә. Димәк, син нинди әсәр язсаң да, халыкны кайгыртып язасың. Ләкин гел үткән белән мактанып йөреп булмый...
«Без – бөек халык!» дип кычкырып йөреп кенә эш чыкмый, әйеме...
Халыкның бөеклеген читтән әйтергә тиешләр. Әйе, бабаларыбыз бөек булган, дәүләтләр тоткан. Булган... ләкин бит бүгенге көндә алай түгел. Әмма без бүгенге шартларда да деградациягә бирелергә тиеш түгел. Безнең динамика булырга тиеш. Динамика ул – хәрәкәттә бәрәкәт. Ә «хәрәкәттә бәрәкәт» – ул урамда чабып йөрү генә түгел. Сәнгать кешесе өчен ул әңгәмәләр, фикер алышу мәйданчыклары булдыру, ниндидер лекцияләр.
Дөресен әйткәндә, киң җәмәгатьчелектә, шул исәптән, зыялылар арасында да мин фикер вибрациясен тоймыйм. Ниндидер куркыныч тынлык урнашты. Аралашу, әңгәмәләр юк дәрәҗәсендә.
Әмма бу сөйләшүләр Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасындагы Рокыя әйткән «сүз дә сүз, күмер дә юк» кебек булмасмы?
Анысы шулай. Ләкин мәгънәләр, концептлар булдырыр өчен әңгәмәләр, фикер алышулар кирәк.
Ләкин сүз дә – куркыныч әйбер. Туры әйткән туганыңа ярамаган, дигәндәй...
Шуңа күрә без фикерләрне төрле «фантикларга» төрергә тырышабыз.
Драматурглар дип башлаган идек. Аларны үстерүне ничек күрәсез? Лабораторияләр ясап карыйлар да ул, нәтиҗәсе бик күренми.
Укытырга кирәк! Татарстан хисабына! Стипендия түләп! Яшәү шартлары тудырып! Әмма Мәскәүгә яки Питерга җибәрдек тә оныттык түгел, куратор билгеләп, аларны барлап, күзәтеп торырга кирәк. Без моны эшләмәсәк, безнең өчен беркем дә эшләми. Юридик яктан алар монда кайтырлык итеп килешүләр әзерләнергә тиеш. 5 ел аларны укыту – котырган акчалар түгел.
Безгә профессиональ драматурглар кирәк. Һәвәскәр дәрәҗәдә яза торганнар түгел, драматургияне кәсеп иткән драматурглар. Туфан абый профессиональ драматург иде һәм язуы аны тукландыра иде. Бик бай кеше иде ул, дөресен әйткәндә. Бервакыт аның Рәсәйдә 14 театрда берьюлы спектакле барган. Сыйфатлы булгач, «татар телендә язылган» дип тормаганнар. Безгә сыйфат категориясендә фикер йөртергә кирәк. Сан, диалектика буенча, сыйфатка күчәргә тиеш. Ләкин безнең очракта, ни кызганыч, мин аны күрмим.
Драматурглар мәсьәләсен бүген кайгыртмасак, булмый. 10лап кешене укытып, аның 3-4е язса да, әйбәт булыр иде. Ул укып кайткан кеше драматург булып китәме, язучымы – безгә файда гына. Барыбер, ул безнең кеше була.
Режиссерларны да шулай укытырга кирәк. Чөнки театрларда бит өлкән яшьтәге режиссерлар гына калып бара. Театрларда полифония булырга тиеш. Марсель абый Сәлимҗанов, әнә, үз тирәсендә 4 режиссер тотты. Хаҗиәхмәтов, Дамир Сираҗиев, Фәрит Бикчәнтәев, Празат Исәнбәт. Ул вакытта һәрберсенә ничектер репетиция заллары да җиткән... Әле драматурглар һәм режиссерлар белән бергә, театр тәнкыйтьчеләре мәсьәләсе дә бар. Алар булмагач, театр турында ничек сөйләшергә булсын?!
Драматургия темасын Камал театрының соңгы премьерасы белән бәйләп дәвам итик әле. Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча премьера турында сезнең фикерне беләсе килә. Миңа калса, пьесада зур мәгънә ята.
– Драматургия ягына килсәк, пьеса масштабы спектакль масштабы белән туры килмәгән. Аңа тиешле масштаб бирмәгәннәр. Тарихи әсәр, бигрәк тә Алтын Урда чорына бәйле әсәр, масштаблы куюны таләп итә.
Ягъни, эконом-вариант була алмый, дисезме?
Була алмый. Хәтта декорация булмаса да, фикер ягы югары булырга тиеш. Мин режиссерның бу әсәрне ни өчен куйганын аңламадым. Рамил Гәрәевне ул нәрсәсе белән җәлеп итте икән? Нәрсә әйтергә теләгән?
Минем Ркаил Зәйдулланы мактап әйтәсе килә. Ул – сүз остасы, спектакльдә аның сүз сәнгатен кабул иттем.
Ркаил әйтүе буенча, дәрвишкә әйләнгән ханны үтермиләр анда. Шуннан фәлсәфә килеп чыга – ул кире тәхеткә кайтырга теләми. Ә биредә мәгънәне гадиләштергәннәр.
Миңа калса, уен мәктәбе дә деградацияләнә башлады кебек. Сәхнәдә ясалмалылык барлыкка килде. Артистларның спектакльдәге вакыйгаларны җитди кабул итмәвенә режиссерлар игътибар итмиләр.
Камал театры спектакльләрен арыслан туу белән чагыштыралар...
Бу очракта спектакль арысланнан ерак тора. Монда нинди хайванны мисалга китерергә дә белмим. Театрның абруе, саллылыгы турында уйласаң, академик дәрәҗәсе турында уйласаң, спектакльне зур сәхнәгә чыгарырга кирәк түгел иде. Бу – алда куелган спектакльләргә тап төшерә. Шәкертләр спектакле буларак кабул ителә.
Ә пьесаның үзендә, сезнеңчә, төп мәгънә нәрсәдә иде?
Пьесаның фәлсәфәсе тирән һәм мәңгелек бит, ул сакраль мәгънәгә ия. Тәхет ни дәрәҗәдә кешене үзгәртә ала? Кеше тәхеттә кеше булып кала аламы? Дәрвиш кем ул? Суфилар, дәрвишләр – алар гаҗәеп укымышлы остазлар булган. Алар бит халыкка дини тәгълимат таратучы, мәдәни-агарту эшен алып баручылар. Ә монда балаганга, Петрушкага охшаганнар.
Әйдәгез, театр һәм мәдәният тирәсендәге соңгы яңалыклар турында сөйләшеп алыйк. Мәсәлән, «Микулай» фильмыннан башласак... Сез ул әсәрне яхшы беләсез, дип беләм.
Әйе, беренче укыган кеше миндер әле аны.
Әсәр 2 театрда куелып, матур гына бара. Кино төшерелде, һәм әлегәчә керәшеннәр тынычланып җитә алмый.
Бу – Мансурның уңышлы пьесасы дип саныйм...
Аңлавымча, әсәр сезнең уйнаячагыгызны күздә тотып язылган. Дөресме?
Әйе. Кино төшерү өчен дә Мансур белән Илшатны мин тоташтырдым. Өчәү сөйләшеп утырдык, һәм мин анда уйнарга тиеш идем, әмма башкача килеп чыкты.
Пьесага килгәндә, ул югары драматургия кануннарына туры китереп, профессиональ язылган. 2 сәгатькә якын сәхнәдә булып, геройның бөтен эчке кичерешләрен, фаҗигасен күрсәтү – артист өчен бик авыр, һәм аны бөтен артист та булдыра алмый. Артист эчке дөньясыннан, булган тәҗрибәсеннән чыгып эш итә, парникта үскән артист күренә инде ул. Сәхнә бит ул лупадан караган кебек – барысын да күрсәтә. Спектакль буларак бик җылы кабул ителгән, дип ишеттем. Керәшен татарлары беренче чиратта телгә игътибар итә, үзләренең гореф-гадәтләрен карый. Күп нәрсә режиссерның зәвыгыннан, нинди мәгънәгә басым ясавыннан тора.
Ә менә кино – икенче мәсьәлә. Кино ул синтезлы жанр – техника һәм сәнгать синтезы. Акча сарыф ителгән икән – киләчәктә матди яктан файда китерүгә дә бәйле. Барып чыкса инде. Монысы кинотеатрлар, реклама, дистрибуция белән бәйле. Кино төшергән кеше буларак әйтә алам – ул бик катлаулы әйбер. Спектакль кую белән чагыштырганда, кино күпкә кыен ул. Монда Микулай роленә Виктор Сухоруковны чакыру – үзенә күрә бер «фишка» дип әйтим инде. Ул – популяр артист, аны кеше белә. Шәхсән минем өчен аның рольләре психик яктан сәламәт булмаган кешене хәтерләтә. Монда Рәхимбайга бик сак булырга кирәк иде. Концептуаль якка бәйле әллә нәрсәләр уйлап чыгарасың икән... янәсе, ул бөтен авылны... үгез кебек... төрле эшләр башкарып йөри икән, бу – халык күңелен рәнҗетә торган әйберләр.
Миңа калса, Мансур Гыйләҗевка «Микулай»ның киносы да, спектакльләре дә файда китерде – данын үстерде, исемен яңгыратты. Һәрхәлдә, ул канәгатьсезлек белдермәде – ишетмәдем. Тагын бер фильм – «Ядәч»...
«Микулай» буенча керәшен халкының зарына мөнәсәбәтегезне ишетәсе килә.
Әйе, аларның бер өлеше кабул итеп бетермәде. Мин үземнең «Зөләйха» фильмының саллы өлешен Питрәч районының керәшен авылында төшергән идем. Без уртак тел тапкан кебек булган идек. Чөнки мин аларның фольклорын күрсәттем. Анда да четерекле мәсьәләләр бар иде, алар кайбер кешеләрнең күңеленә тиде. Үзенә файда китерү өчен, салым түләмәс өчен дин алыштыруларга ишарәләр бар иде. Болар барысы да – булган хәлләр бит. Әлбәттә, бөтен булган хәлләрне әйтү дә кирәкмидер, ләкин бу очракта башка чор, башка заман иде – без ул әйберләрне калдырырга булдык. Кайбер кешеләр рәнҗеде бугай – булды андый хәлләр. Ләкин керәшеннәр тарафыннан «моны чыгармагыз» дигән фикерләр яңгырамады. Чөнки ул – безнең чын тарихка бәйле әсәр. Ә бу очракта алай түгел...
Киноны кабул иттегезме?
Рәхимбайны бөтен этапларны үтеп җиңеп чыгуы белән котладым. Гаугалар аша узса да, ул аны җиңел кабул итте, артык борчылмады кебек. Минемчә, бу киноның шулай чыгуы – факт буларак зур ыргылыш. Ә шундый булып чыккан икән инде, бу – Сухоруковның шәхесенә дә бәйле. Ул шундый бит, тормышта да шундый. Интервьюларын караган бар: сәер кеше ул. Монда сәерлеге бигрәк тә ачык чагылды.
Бер халык та үзен ямьсез күрсәткәнне яратмый. «Алтын Урда» фильмында безне ямьсез күрсәткәнгә ризасызлык белдердек. «Зөләйха күзләрен ача» фильмының концептуаль һәм мәгънәви ягына каршылык күрсәттек. Керәшеннәр дә төп геройның шундый булуын үзләрен мыскыл итү дип кабул итте бугай. Әмма ниндидер консенсуска килергә кирәк иде. Бу – җитди мәсьәлә.
Милли һәм дини мәсьәләләр – иң куркыныч тема, сак булырга кирәк. Шулкадәр нечкә тоярга кирәк. Чөнки кешене рәнҗетүе бик җиңел, кайчакта соңрак аклану да мөмкин булмас. Рәхимбай алар өчен ниндидер дәрәҗәдә дошман булып калды, ни кызганыч. Халык күңеле бик нечкә ул, акланып кына төзәтеп булмый.
Ә Байбулат Батулланың «Ядәч»е?
Ошады ул миңа. Бар яктан да ошады. Байбулатны яхшы беләм, бергә кинода да төшкән идек. Сәләтле егет. Мин аңа сабантуй турында төшергән клип буенча гына бераз шелтә белдердем: «Бу – китч. Монда син мыскыл иткән кебек булгансың», – дидем. Мәгънәви яктан чикне дөрес куймасаң, халкыңнан көлгән кебек буласың. Кимчелекне күрәсең икән, төзәтү юлларын күрсәт. Иң дөрес юл – елмаеп аңлату. Шуңа да драматургиядә дә иң катлау жанр – комедия. Кешене елату җиңел, көлдерү авыр. Сатира тагын да авыр. Аның буенча безнең бер Зөлфәт Хәким бар инде. Кызганыч, хәзер аның андый җимешләрен күрмибез.
Байбулатның үсү мөмкинлеге дә бар. Ул – хөр фикерле егет. Төпле егетебез. Татарлык та нык анда.
Театр дөньясында тагын бер бәхәс чыгарган тема – Туфан абыйның кызы Әлфия ханымның әтисе әсәрләренә үзгәреш кертүгә борчылу белдерүе. Әлмәт театрында Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» спектакле чыкты бит.
Бу теманы күзәттем. Спектакльне әле карамадым, карарга насыйп булсын. Язылганнар буенча шуны әйтә алам – бу эшнең хокукый һәм әхлакый проблемалар бар.
Әлфия апа Туфан Миңнуллин әсәрләренең текстларын үзгәртмәскә куша. Гомумән алганда, Айдарга Туфан Миңнуллин әсәрләрен сәхнәләштерергә рөхсәт итми. Ә бит Туфан абыйсыз булмый. Айдар Җаббаровка шундый чик куела икән, бу – бик куркыныч, һәм безнең өчен аяныч кисәтү. Ә бит варисның хокуклары 70 елга бара. Бу мәсьәләне хәл итеп бетерергә кирәк. Айдар – безнең өчен кадерле режиссер. Без аңа зур өметләр баглыйбыз. Моны бөтен халык алдында түгел, үзара җыелып сөйләшеп хәл итсеннәр иде. Бу мәсьәләдә яхшы нәтиҗәне генә халыкка күрсәтергә кирәк. Бу – ямьсез һәм куркыныч күренеш.
Әлфия апаны да аңларга кирәк. Туфан абый бөтен архив материалларны өйрәнеп, рөхсәт булмаган чорларда шундагы мөмкинлекләрдән чыгып язган икән, ул – шул чорга гына бәйле бер әсәр. Бу – Туфан абыйның иҗат җимеше. Миңа калса, Туфан абыйның текстына кагылмаска кирәк...
Бүген алай бара аламы? Театрлар заманчалаштырмыйча эшләргә алынмаса, Туфан абыйсыз калу куркынычы тумасмы?
Мин ул мәсьәләдә консерватив карашта.
Сез алдарак «әңгәмәләр кирәк» дигән идегез. Шуннан чыгып, тагын бер сорау – кайчакта әңгәмәләр эш узгач, буш сүз әйләндерүгә дә кайтып кала, ни кызганыч. Камал театрында булачак бинаның эчтәлеге буенча «стратегик сессия» дип аталган бер сөйләшү булган иде. Бина инде салынып ятканда ул сөйләшү нигә кирәк? Сез катнаштыгызмы анда?
Мине чакырмадылар. Теманы аңлау өчен чишмә башына кайтыйк. Ни өчен бу яңа бинаны төзергә карар кылынды? Ишетеп белүебезчә, эш театр җитәкчеләренең «театрга ремонт кирәк» дигән мөрәҗәгатеннән соң башланган. Театрга зур парковка кирәк, өстәмә сәхнәләр кирәк. Экспертиза ясалганнан соң, «монда булмый, яңа бина кирәк» дигән карарга киленгән. Яхшы, проектын үзләре сайлады – матур бина булыр, иншалла! Мәйданы зур була, 3 сәхнә барлыкка килә: 800 урынлы зур сәхнә, цирк кебек түгәрәк зал һәм кече зал. Ләкин концептуаль яктан ул залларны ничек тутыру турында уйланулар булмаган, димәк. Хезмәткәрләр саны да артачак, диләр. Артистлар саны да артырга тиеш, дип ишеттем мин, янәсе, тагын 40 артист кирәк була. Бу бинаны тоту өчен, театр өзлексез эшләргә тиеш. Бина буш торырга тиеш түгел.
Бер яктан, Хөкүмәтебез тарафыннан, бу – безгә зур бүләк. Икенче яктан, бина төзелә башлагач, Рәсәйнең төрле төбәгеннән 70 кеше җыеп, «буфетта нишләргә, тегендә нишләргә дә монда нишләргә» дип киңәшләшү мине гаҗәпләндерде. Димәк, концептуаль яктан әзерлек булмаган. Теләк кенә булган. Теләк ул тели белсәң генә теләк, тели белмәсәң – имгәк, диләр. Миңа андагы бер фикер аңлашылмады: «Без барыбыз да үзгәрергә тиешбез», – диелде. Тамашачы да, артистлар да... Датасы гына әйтелмәде – кайчан һәм сәгать ничәдә үзгәрә башлыйбыз? Минемчә, болар бөтенесе – бала-чагалык.
Театр бинасына хуҗа билгеләнеп, җәмәгатьчелектә, театр анда арендатор гына булып калмасмы, дигән курку туды. Сез мине «алай булмас» дип тынычландыра аласызмы?
Бу, минемчә, урынлы шикләнүләр. Чөнки, кабатлап әйтәм, анда бик зур мәйданнар каралган, хезмәткәрләр саны гына да 500ләп була, дип ишеттем. Шундый зур бина булгач, аны тоту ниндидер дәрәҗәдә акланырга, ул акча эшләргә тиеш. Бинаны максималь дәрәҗәдә кулланырга тырышачаклары көн кебек ачык. Нинди чаралар белән – анысын күз күрер, ләкин буш тотарга тырышмаячаклар.
Мине иң куркытканы – театр киләчәктә асылда театр булып кала алырмы? Театрга якын булмаган чаралар уздыра башласалар, театрның серлелеге кимер шикелле. Анысын күз күрер. Якты ышаныч белән яшисе килә.
«Стратегик сессия»дә яңгыраган «Идти с поклоном к зрителю – не наше дело. Обслуживать зрителя, по-моему, самое последнее дело» дигән сүзләрне ничек аңладыгыз? Мин моны башка матбугат чараларыннан укып кына цитата китерәм. Бәлки, ул контексттан йолкып алынгандыр, сүзләрдә зур фикер яткандыр.
Бу сүзләрне турыдан-туры аңласаң, тамашачыны мыскыл итү. Башка мәгънә салынган икән, аңлатсыннар! Спектакль тәмамланган саен артистлар сәхнә алдына килеп халыкка баш ия. Бу – халыкка рәхмәт сүзе.
Бу хакта сөйләшкән бар инде: халык салымыннан бюджет барлыкка килә. Бюджеттан театр төзелә, күп очракта, спектакль куярга акча да бирелә. Кеше үз акчасына билет алып театрга килә. Димәк, без тамашачыга бары тик рәхмәт әйтергә тиешбез. Чөнки залда тамашачы булмаса, театрның кирәге юк.
Әлеге дә баягы халыкны тәрбияләү турында сүз алып барса гына инде...
Сүз бит ул чыгып оча, һәм аны һәркем үз «бозыклыгыннан» чыгып кабул итә. Мин аны «уйламыйча әйтелгән дорфа сүз» дип уйладым. Бәлки, ниндидер метафора кулланылгандыр. Әмма турыдан-туры аңлаганда – бик мәгънәсез сүз. Гомумән, җыелышның мәгънәсе шик астында калды. Монда беренче чиратта татар зыялылары – язучылар, артистлар булырга тиеш иде.
Камал театрының «Мөһаҗирләр» спектакле «Алтын битлек» номинанты булуына сөендегезме? Бөтен театрларның хыялы булган бу премиягә мөнәсәбәтегез?
Исемлеккә керү сөендерә, әлбәттә. Чөнки бу – Рәсәйдә иң данлыклы театраль премия. Ул дан өсти, канатландыра. Ләкин премия «шуны алсаң, дөнья түгәрәкләнә» дигән панацея булырга тиеш түгел – мин шундый карашта. Миңа калса, иң зур бәя бирүче ул – халык. Бәлкем, мин консерватордыр. Без халыкка хезмәт итәбез. Тәнкыйтьчеләргә хезмәт итү – бик субъектив әйбер.
Халык дисез, халыкның да төрлесе бар, бик сәер фикер йөртүләрне дә күрергә туры килә.
Бар бит әле профессиональ тамашачы. Акны – ак, караны кара дип кабул иткәне дә була. Тамашачы аңламый икән, аңа кайбер күренешләрнең замана шаукымы булуын аңлатырга кирәк. Халык ул – иң зур барометр. Кабатлап әйтәм – синең мең төрле премияң булырга мөмкин, ләкин репертуарың, спектакльләрнең сыйфаты нинди... Минем бөтен спектакльләрне карап бару мөмкинлегем юк. Камал һәм Тинчурин театры спектакльләрен карап барырга тырышам. Бу субъектив фикер булырга мөмкин – тамашачының рухи күтәренкелеге сизелми.
Рамил әфәнде, ничек уйлыйсыз, сәнгать, шул исәптән, театр кешене, аерым алганда, яшьләребезне төрле төркемчелек тенденцияләреннән, әйтик, төрле бозыклылардан саклый аламы? Җитмәсә, туксанынчы еллардагы негатив һәрдаим күрсәтелеп торса…
Мин ул заманда яшәгән кеше буларак, ул чордагы хәлләрне үз күзем белән күрергә туры килгәнгә, андыйларны күрсәтүгә каршы. Ул елларны берничек тә романтикалаштырырга ярамый. Хәзер артык күпкә китте. Шул турыда артык сөйләшү – начар тенденция. Әзер булган кеше аны иҗат әсәре буларак кабул итәр, ә яшьләр ниндидер дәрәҗәдә башкача кабул итәргә мөмкин. Яктылык турында сөйләргә кирәк. Караңгы чорларны, канлы битләрне искә төшереп тергезергә, ребрендинг ясарга нигә кирәкми? Әйе, булган андый хәлләр, күпме кешенең гомере өзелде...
Ничек уйлыйсыз? Ни өчен бу хәлләр нәкъ менә Казанда булган? Ни өчен Россиянең башка бер шәһәрендә түгел, нәкъ менә татарлар яшәгән Казанда шушы масштабта җәелгән? Ни өчен «Казан феномены»?
Ул Рәсәйнең һәрбер шәһәрендә булган. Ул – дәүләт эчендә дәүләт кебек. Икътисад начар хәлдә икән, криминал канат җәя башлый. Икътисад барометры итеп, бер мисал китерә алам. Тинчурин скверында фонтан бар. Аның тирәсендә нумизматлар, самавырчылар, китап сатучылар җыела иде. Хәзер анда почмак саен бөтен әйберне саталар икән, димәк, халыкның мохтаҗлыгы арткан. Хәерчелек агрессия тудыра, хәллерәк кешегә карата нәфрәт туа, аларга зыян китерү теләге туа. Икътисад булмаса, бернәрсә дә юк: мәдәният тә юк, сәясәт тә юк хәтта.
Казанда криминаль тормышны да 2 чорга бүлеп карарга була. 80нче елларда ул ниндидер дуслыкка нигезләнгән иде, 90нчы елларда акчага табыну башланды, һәм үтереш китте. Элек бит «беренче канга кадәр сугышу» һәм «егылган кешене кыйнамау» кебек кодекслар булган. 90нчы елларда кораллар куллану, кеше үтерү китте, мафиоз төркемнәр барлыкка килә башлады. Бу болгавыр заманда аларны яңадан чыгарып, продукт итеп күрсәтү кирәкме икән?
Нигә татарда соң ул? Дәүләтләр тоткан бабайлар каны шулай бәреп чыгамы соң әллә?
Әйе, бу – дөрестән дә «куштырнак эчендәге дәүләт». Аның үз законнары бар. Аларның лидерларының да күбесе татар егетләре һәм, ишетүемчә, күбесе затлы нәселдән – ата-бабалары сәүдәгәрләр булган, диләр. Чөнки аларда пассионарлык сакланган. Идарә итә беләләр, бөтенесе – телгә оста, чибәр, харизматик кешеләр. Аларның уңай юл белән китмичә, криминал юл белән китүе – үзен шулай ачарга омтылу. Вак-төякләр аңарга буйсына, чөнки шәхес көчле, үзенә җәлеп итә. Бу – бик җитди мәсьәлә. Бисмаркның сүзе бар бит инде: «Мәктәпләр төземәсәк, төрмәләр төзергә туры киләчәк», – дигән. Киңрәк мәгънәдә әйткәндә, мәгърифәт турында сүз бара. Без бер буынны ычкындырдык инде. «Фәлән-төгән» дип, Көнбатышны гаеплибез. Гаепләү – иң җиңел ысул. Принципиаль яңа модель булдыр, яхшырак шартлар тәкъдим ит! Социаль гаделлек, социаль лифтлар булмау, касталарга бүлү шундыйларны китереп чыгара. Һаман да шул бер хаталарны кабатлыйбыз. Тарихтан сабак ала белмибез… «История – не учительница, а надзирательница: она ничему не учит, но только наказывает за незнание уроков», – дигән бөек рус тарихчысы Василий Ключевский.
Әңгәмәгез өчен һәм катлаулы темаларда да журналистлар белән элемтәдә булуыгыз өчен рәхмәт, Рамил әфәнде.