news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов та тамашачы өстенә сикергән, чиратта кем?

news_top
Рамил Шәрапов та тамашачы өстенә сикергән, чиратта кем?
Фото социаль челтәрдән

Юмор остасы Рамил Шәраповны Уфа тамашачысы җылы кабул иткән, хәтта күтәреп йөрткән. Бу хакта артист социаль челтәрдәге сәхифәсендә белдерә, шулай ук видео да тәкъдим иткән.

Видеода күренгәнчә, «Красопетка» җырын башкарганда, халык кыза, моны сизеп алган артист тамашачы өстенә «сикерә», шулай итеп, ир-атлар да, хатын-кызлар да артистны күтәреп, кулдан кулга йөртә.

«Уфа тамашачысы мине күтәреп кенә йөрде. 1 апрельдә концерт белән киләм, кабатлыйк әле», – дип язган ул, мондый игътибарга шат булуын белдереп.

«Артыкка китмәсен иде инде», «Менә ябык кеше булгач рәхәт» кебек комментарийлар белән күпсанлы смайликлар юллаганнар видеоны каручылар.

Элегрәк җырчылар Марат Яруллин, Илнат Фәрхуллин да тамашачы өстенә сикергән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар