Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Элвин Грейга лаеклы алмаш» – Марат Яруллин сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән

news_top_970_100
«Элвин Грейга лаеклы алмаш» – Марат Яруллин сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән
Марат Яруллинның шәхси архивыннан

Җырчы Марат Яруллин концертларының берсендә сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән. Җырчының әлеге видеосын «Подслушано. Тат-шоубиз» төркеме куйган. 

Марат башта кулы белән ниндидер ишарә ясап ала һәм залга сикерә. Берничә егет аны йомшак кына итеп тотып кала. 

Видеодан Маратның нәрсә өчен сикергәне генә аңлашылып бетми.

Төркемне карап баручылар Марат «чама хисен югалткан» дип уйлый. Шул ук вакытта аны сәхнәдә әллә ниләр кыланып чыгыш ясаучы һәм үз вакытында мега-популяр булган Элвин Грейга алмашка килде дип саный.

«Бу да булдымы артист? Сәнгать түгел бу, артыгын кыланган»;

«Акция. Элвин Грейга алмаш»;

«Элвин Грейга бик лаеклы алмаш! Бөтен җырлары – хит! Ул – хәзер күпләрнең яраткан җырчысы»;

«Элвин Грей кеше өстенә сикерми ул, әдәпле генә итеп җырлый. Бер башкорт егете бар, нәкъ шулай үзен кешеләр өстенә атып, тилереп җырлый. Бу шуңа охшарга тырыша. (Зәйнетдинне күздә тоталар булса кирәк.) Шул да булдымы сәнгать? Азрак сәхнә әдәбенә өйрәнсеннәр инде, ичмасам. Акча түләп яхшы концерт карарга килгән кеше хәзер «өскә сикермәсәләр ярар иде» дип куркып утырырга тиешме?»;

«Марат артык иртә «йолдызланды», – дигән фикерләр бар.

Бер социаль челтәрдә утыручы Маратны тамашачы түгел, ә командасындагы егетләр тотып калуы, бу эшнең алдан планлаштырылган булуы турында язып куйган.

«Болай маймылланып йөргәнче, махсус операциягә барсын», – дип тәкъдим итүчеләр дә бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 март 2023
    Исемсез
    Буш куык дилер безнен якларда
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100