Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күбәләк очты» – Илнат Фәрхуллин сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән

news_top_970_100
«Күбәләк очты» – Илнат Фәрхуллин сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән
социаль челтәрләр

Чаллыдагы бер банкетта чыгыш ясаганда, Илнат Фәрхуллин сәхнәдән тамашачысы өстенә сикергән. Аны бер төркем ир-ат тотып кала һәм кулларында күтәреп йөртә. «Истәлекле мизгелне» хатын-кызлар видеога төшерә.

«Менә шундый хәлләр дә була. Чаллыда мине җибәрергә теләмәделәр, кулларында күтәреп йөрттеләр», – дигән ул.

Илнатның иң популяр «Күбәләк» җырын искә алып: «Күбәләк очты», «Күбәләк» дип җырлап кына калмады, оча да башлады. Канаты сына күрмәсен», – дип язучылар да, шаяртып: «Иң мөһиме – вакытында тотып калганнар. Бузова кебек идәнгә килеп төшмәде», «Нигә тоттыгыз инде аны, кызыграк була иде бит», – ише комментарийлар калдыручылар да бар видео янында.

«Юләр», «Инде нәрсә кыланырга белмиләр»,«Кыланмыйча гына җырлап булмыймы икән? Җырчының урыны сәхнәдә бит», – дип тәнкыйтьләүчеләр дә аз түгел.

Нәкъ шундый ук «трюкны» бер концерты вакытында Марат Яруллин да күрсәткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100