Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Курамшинның соңгы видеосы: «Җырларым радиода яңгырамаганга борчылам»

news_top_970_100
Рамил Курамшинның соңгы видеосы: «Җырларым радиода яңгырамаганга борчылам»
Рәмис Латыйпов

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин янына 3 ай элек хәлен белергә дип барган идек.

– Радиода үзем уйнап, җырлаган язмаларым бар. Хәзер җырларымның исемнәрен әйтәм, шуларны куйсыннар, яңгыратсыннар иде. «Тәртип» радиосында булса, әйбәт булыр иде, аны бөтен халык тыңлый. Үзем язган менә дигән җырларым бар: үзем җырлыйм, үзем уйныйм. Шуларны бирмиләр бит. Ул миңа түгел, халыкка кирәк. Бездә менә нинди җырлар да бар бит, дип, әйтерләр иде. Хәзер бит эстрадага урамнан көтүләре белән «җырчылар» керә, яртысыннан артыгы грамоталы түгел. Гыйбрәтле, тирән эчтәлекле җырлар да бар икән, дип белерләр, тыңларлар иде. Шуны эшлик әле, шуны эшләсәк, син миңа бик зур ярдәм күрсәтерсең, – дигән иде Рамил Курамшин.

Ул «Кичер, болыным», «Җырларым җылытсын», «Кайтса әгәр егет чагым» кебек җырларын, «Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләрен атады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100