Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Курамшин «Татар-информ» хәбәрчесенә автограф бирә – видео

news_top_970_100
Рамил Курамшин «Татар-информ» хәбәрчесенә автограф бирә – видео
Рәмис Латыйпов

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин янында «Татар-информ»ның татар редакциясе мөхәррире Рәмис Латыйпов белән 3 ай элек булган идек. Аның белән күрешергә барыр алдыннан «Җырларым җылытсын» дигән китабын да алган идем. Ул, бик теләп, автограф бирергә ризалашты.

– Рамил абый, Сез автограф бирәсезме?

– Пожалуйста, – диде Рамил Курамшин. – Аннан соң, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә минем баян өчен язылган әсәрләрдән торган җыентык чыгачак. Аны газеталарга язарсыз, белсеннәр. Чөнки аны миннән башка беркем дә чыгарганы юк. Булмаганны «бар» дип сөйләп йөрүчеләр бар, ә булганын да [кычкырып сөйләп йөрмәдем], андый әрсезлегем юк.

Минем әтием дә бик талантлы кеше иде. Гомере буе музыка дәресләре укытты. Балалар бакчасында да укытты. Минем туган ягымда унбишләп татар авылы бар, шунда татарча укытыр өчен, сугыштан соң аерым бина салдылар. Ул педагогия училищесы булды. Әтием шунда укытты. Рәсем дә, музыка дәресләре дә укытты. Әти бик тә талантлы кеше иде. Мин дә аңа ярдәм итә идем. Безнең авыл – цивилизованный авыл, – дип сөйләгән иде Рамил Курамшин.

Рамил Курамшинның автографы.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100