Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәйсә Борһаниева: «Пиар, гайбәтнең бер төре буларак, гөнаһлы гамәлме?»

news_top_970_100
Рәйсә Борһаниева: «Пиар, гайбәтнең бер төре буларак, гөнаһлы гамәлме?»

Тормышыбызның барлык өлкәләрендә базар мөнәсәбәтләре хөкем сөрә. Аның төп кануны – сорау булса, тәкъдим дә булуы мәгълүм. Татар җыр сәнгатендә дә хәзер җырчылар үзләрен сатарга, төрле ысуллар белән рекламаларга мәҗбүр, чөнки бик күбәеп киттеләр. Иҗади берәмлек эшчәнлеген халыкка җиткерү шактый кыйммәткә төшә. Шуңа күрә җырчыларыбыз рекламаның пиар дигән төрен кулланырга өйрәнә, чөнки массакүләм мәгълүмат чараларында үзләре турында бушлай гына язмалар чыгуын телиләр. Ә ызгышсаң, берәр үзенчәлекле нәрсә эшләп куйсаң, журналистлар да, халык та шундук моны күтәреп алып, бик тәмләп фикер алыша. Шоу-бизнес өлкәсе бераз сәясәтне хәтерләтә, акча, ялган, көндәшлек, сәер гамәлләрдән гыйбарәт бит ул.

Пиар алымнары ярдәмендә тамашачыларның канына адреналин өсти торган вакыйгалар тәкъдим ителә. Кем кем белән очраша, гаилә кора, ничәнче тапкыр авырга уза, кайда ничәнче баласын таба, оештырган бәйрәмендә нинди кыйммәтле бүләк биргәннәр, кайда ял иткәннәр һ.б. Халык өчен иң кызыклылары – хатын белән ирнең аерылышуы, кыйнашу-сугышу, җырчы белән продюсер мөнәсәбәтләре һәм авторлык хокуклары белән бәйле бәхәсләр. Пиарның иң җиңел, арзанлы ысулы – гаурәт җиреңне күрсәтү. Гайбәт билгеле бер катлам өчен һәрвакыт кызыклы әйбер, аңа сәбәп биреп торсаң, гел игътибар үзәгендә буласың. Ә халык телендә булу ул популярлык дигән сүз. Иң мөһиме: иҗат әһеленә карата «Кем соң бу?» дигән сорау тумаска тиеш.

Популярлык бүгенге көндә җырчыларга, тамадаларга мәҗлестә чыгышлары өчен хакны югарырак билгеләргә мөмкинлек бирә. Чибәр һәм популяр кешеләр, гомумән, үзләренә аерым мөнәсәбәт сорый торган була бит ул. Артист һөнәрен, гадәттә, дан-шөһрәт, игътибар яратучы, таланты булу-булмауга карамастан, үзе хакында бик югары фикердә булган кешеләр сайлый. Танылган кешене гел мактап кына тормыйлар, әлбәттә, еш кына тәнкыйтькә дә дучар була, боларга түзә алмаган шәхесләр башлангыч чорда ук иләнеп, коелып кала. Танылган кешеләрнең балалары да популярлыкны арттыруда булыша, кайбер очракларда аларга үзенчәлекле исемнәр дә игътибар җәлеп итү өчен махсус кушыла. Максатка ирешүдә ниләр генә уйлап тапмыйлар! Минем өчен пиарның иң кызык мисал – Рафис Кәлимуллин очрагы. Ул аш бүлмәсендә ризык әзерләп йөргән өлкән яшьтәге әнисенең башына балалар трусигы киертеп төшергән иде. 

Заманында Исхак-Хан Мәскәүдә танылу өчен бер кызык уйлап тапкан иде – үзен Алла Пугачева белән Владимир Кузьминның никахтан тыш уллары дип игълан итте, шау-шу ясады. 

Бик популяр булып та, бер тапкыр да интервью бирмәве белән озак елларга серле булып калучы җырчы – Энҗе Хөснетдинова. Аны табып сөйләштерә алган журналист шактый халыкны сөендерер иде, минемчә.

Элвин Грей лейблы үз проектларына игътибар сүрелмәсен өчен һәрдаим пиар-адымнар ясап тора кебек тоела.

Хәзерге заманда һәркем таныла ала, фото-видеога төшерү һәм аны интернетка урнаштыру бала-чага да булдыра алырлык эш. Бер таныш продюсер сөйләгән иде, Айдар Галимовның Камал театрындагы концерты вакытында гаҗәп оста биючесе Гүзәл Мамина аркасында бер бәхетсез очрак килеп чыга. Чыгыш ясаганда туташ образга кереп, кулларын сузып, үзенә таба дәшә. Бу мизгелләрдә балконда тамаша кылып утыручы бер ир, хискә бирелеп китеп, аңа таба сикерә. «Ашыгыч ярдәм» чакыралар, аягы сынган, ярый әле исән калган, бичаракай. Бүгенге көндә шундый хәл булса, шундук интернетта вируслы видеога әверелер иде. Тарихка ни рәвешле кереп каласың, шул ягы да бар бит әле, берүк карабрак йөрегез.

Салаватның әле җырлый гына башлаган чагында аңа балта белән һөҗүм иткәннәр дигән сүз таралган иде, концертына килгән тамашачыларның күбесе, әлбәттә, җырчының йөзеннән, кулларыннан куркыныч җөйләр эзләгәндер. Бервакыт Ландыш Нигъмәтҗанова турында да автоһәлакәткә юлыккан дигән сүзләр ишеттек, үзем дә концерт вакытында җырчының мониторда күренгән йөзен бик игътибар белән күзәткәнемне хәтерлим. Зөлфия Минһаҗеваның бик популяр чагында ире Мөхтәр көнләшеп балта белән чабып үтергән икән дигән хәбәр таралган иде. Хатын-кыз җырчылар турында тегенең-моның сөяркәсе икән дигән гайбәтләрне мин телгә алып тормыйм, һәр чибәр җырчыга ябыша торган сүз бу, хакмы-нахакмы икәнен үзләре генә беләләрдер.

Көнләшкән, хәмер эчү белән мавыккан, кул күтәргән ирен фаш итеп, халыкка аның белән араларны өзүне игълан итү татар дөньясына да килеп керде. Шаккатырлык бернәрсә юк кебек. Тормыш бит ул ал да гөл генә түгел. Үз сәхифәңә шатланып туй фотоларын куйгач, вакыт узу белән зур өметләр баглаган гаиләнең барып чыкмавын аңлап, бу хакта дусларың белән уртаклашу дөрес, минемчә. Килешәм, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр бик шәхси, яшерен тема. Әмма шул рәвешле бушанырга тели икән, шәхеснең сөенечен дә, көенечен дә виртуаль дуслары белән бергәләп кичерергә тулы хокукы бар, нык сүкмик аны. Яшәешенең яхшы ягын гына күрсәтергә омтылучыларны мин күпмедер дәрәҗәдә икейөзле дип кабул итәм. Былтыр Динә Вәлиева исемле җырчы Инстаграмдагы сәхифәсендә ире кыйнаганнан соң тәнендәге күгәргән урыннарын фотога төшереп халык хозурына чыгарган иде, әмма вакыйга җәмәгатьчелеккә киң таралмады, димәк, әлеге җырчы алай популяр түгел дигән сүз. Ильмира Нәгыймованың шундый ук «гаилә яңалыгы» исә дөрләп кабынып китте. 

Европа шоу-бизнесыннан аермалы буларак, бездә әлегә акча дип котырган папараццилар юк. Бәлки, киләчәктә анысына да барып җитәрбез.

Фидан Гафаров үлгән дигән хәбәр таралган иде, аннары Җәвит Шакировны да үлгән дип чыгардылар...

Ирексездән суперйолдыз Майкл Джексонны искә алам. Ул чыннан да вафат булганмы, әллә  үзенә карата артык игътибардан, ызгышлардан гарык булып, өелгән бурычларыннан котылу өчен «үлемен» махсус оештырганмы? Бер рәхәтнең бер михнәте дигәндәй, милләтебезнең танылган кешеләре дә көннәрдән бер көнне  шундый хәлгә калмасын тагын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100