Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Динә Вәлиеваның эшмәкәр ире белән конфликт: «Җинаять эше, кыйнаулар, хыянәт»

Җырчы Динә Вәлиева һәм аның тормыш иптәше эшмәкәрләр. Инстаграм битендә Динә Вәлиева ире белән килеп чыккан конфликт хакында хәбәр итте. Авыр чакта терәк булучыларга рәхмәт сүзләрен җиткергән ул.

news_top_970_100
Җырчы Динә Вәлиеваның эшмәкәр ире белән конфликт: «Җинаять эше, кыйнаулар, хыянәт»
Динә Вәлиеваның Инстаграм битеннән

«Тикшерү комитеты, күзәтүләр, иремнең кыйнаулары… Тормышымдагы әлеге вакыйгалардан соң кияүдәге кызларга (тик үзләре эшләмичә, ирләренең акчасына гына яшәп ятучыларга түгел) исән калу буенча мастер-класс бирә алырмын, мөгаен. Иң беренче чиратта үземә әлеге катлаулы ситуациядән чыгарга кирәк, соңыннан гына башкаларга ярдәм итәргә алынасы. Әлеге сынаулар барысы бергә, ләкин иң мөһиме, улым — минем янәшәмдә. Тормыш иптәшемнең финанс мәсьәләләренә кагылышлы җинаять эше буенча төрле структураларда йөрергә туры килә. Иремнең хыянәте һәм кул күтәрүләре ситуацияне тагын да катлауландыра. Терәк булганыгыз өчен рәхмәт!» — дип язган ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100