Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем белән дуслашканнан соң, өстемнән йөк төшкәндәй булды»
Бүгенге әңгәмәдәшем – популяр җырчы, 3 бала әнисе Рәфинә Ганиуллина. Аның иҗат һәм эстрада турында гына түгел, гаилә ныклыгы, гаилә җылысын саклау, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турындагы фикерләре дә кызыклы.

«Бүген булмаса, иртәгә, дигән әйбергә ышанып яшим»
Рәфинә, сез быел иҗатка активрак тотындыгыз кебек. Балалар үсеп, иҗат өчен вакыт күбрәк кала башладымы?
Иҗатта активлашу өчен аерым бер халәт кирәк. Соңгы вакытта яздырасы килгән җырлар күп булды. Җыр бит ул шундый нәрсә – менә хәзер яздырабыз әле дип, махсус эшләнми. Сиңа дип килеп кергәнннәре үз сәгатен көтеп ята да ята. Менә бу матур җыр бугай, дип кенә тотынып эшләп булмый. Күңел халәтенә туры китереп яздырганда гына тамашачы яратып кабул итә торган җырлар туарга мөмкин.
Рәфинә, күп кенә җырчылардан аермалы буларак, сезнең үзенчәлекле тавышыгыз һәм җырлар сайлауда зәвыгыгыз бар. Шуңа да карамастан, күләгәдәрәк калып киләсез сыман. Яктырак яну теләге юкмы? Яисә сез үзегезгә шушы позицияне сайлап, канәгать булып яшисезме?
Үземнән канәгатьмен дип әйтә алмыйм. Күңел түрендә һәрвакыт күбрәкне өмет итәсең. Минем бабай әйтә торган иде «һәркемгә – хаҗәтенчә» дип. Үзеңнең булдыклылыгың, талантың белән генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешә аласың. Бүген булмаса, иртәгә, дигән әйбергә, кайчан да булса минем сәгатем сугар, дигәнгә ышанып яшим. Әлбәттә, кайвакыт авыр моментлар да була. Ни өчен җырым танылып китә алмый икән, дип борчылам.
Дөнья күләмендәге бик күп җырчыларны ишетеп, күреп беләбез. Кемнәргәдер уңыш яшь вакытларында ук бирелми. Һөнәренә тугры калып, 20 елдан соң гына популярлашып китүчеләре дә бар. Шуңа мин артык бетерешмим. Барыбер алга карыйбыз, иҗат белән шөгыльләнүебезне дәвам итәбез. Әмма күңелемдә шушы иҗатым белән тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешә алырмын дигән өмет юк түгел.

Фото: © Рәфинә Ганиуллинаның шәхси архивыннан
Популярлык – концертлар оештыруны күздә тота. Хәзерге көндә концертлар оештыруның чыгымнары зур. Үзеңне күрсәтү өчен генә концерт куюның кирәге юк, аның кереме бәрәкәтсез булачак. Безнең очракта халыкны җәлеп итәрлек итеп тамашасын да ясарга, режиссурасын да куярга, административ эшләрен дә башкарып чыгарга кирәк.
Уңышлы җырың килеп чыгуы да кирәктер. Рөстәм Асадуллинның бер җыры килеп чыкты бит әнә. Шунда ук халык күтәреп алды үзен. Югыйсә, ул бит аңа кадәр дә җырлаган. Менә шул бер җыры белән халык күңеленә кереп урнашты да, бүгенге көндә тулы залларда эшли. «Минем концертлар белән йөрисем килә» дип кенә чыгып китеп булмый хәзерге заманда. Синең ниндидер таяну ноктаң булырга тиеш.
Әгәр дә иҗатыңа уңыш язылып куелган икән, син аңа әкрен генә киләчәксең. Әлбәттә, бик озак йөреп тә билгеле бер югарылыкка менеп җитә алмаган артистлар да күп. Һәрбер кешегә дә йолдыз булып балку бирелми торгандыр.
Сәхнә остазыгыз дип кемне саныйсыз, Рәфинә?
Мин озак еллар Габделфәт Сафин белән эшләдем. Аның җырларын, тавышын электән ярата идем. Дуэт җырларга тәкъдим иткәч: «Ничек инде халык артисты минем белән җырларга тели?» – дип, мин моңа ышана да алмадым. Күпмедер дәрәҗәдә сәхнә серләрен мин аннан сеңдергәнмендер дип уйлыйм. Минем иҗатымда Габделфәт абый тәэсирен танырга була.
Миңа Габделфәт абыйның репертуары ошый. Беркайчан да буш, мәгънәсез җырлар башкармый ул. Концертларда әйтер сүзе бар, үзенең бер дөньясы, фикерләве белән җәлеп итә. Аның иҗаты миңа бик якын дип әйтер идем. Ничәмә еллар бергә җырлап йөреп тә, минем аның тавышыннан беркайчан да туйганым юк. Үзенең җырларын төрле төсмерләрдә, төрле югарылыкта башкара белә торган бик сирәк артистларның берсе дип саныйм аны.
Мин мәдәният институтында Татарстанның атказанган артисты Люция Хәсәнова классында укыдым. Люция Бариевна – шулай ук тирән фикерле, югары сәнгать кешесе. Анда тәрбияләнүем миңа ниндидер эчке тоемлау, эчке ныклык бирде. Җеннәребез туры килде, дип әйтик (көлә). Әле хәзер дә вакыт булган саен баргалап киләм аның янына. Чөнки иҗат кешесе үз казанында гына кайнап шәхес була алмый. Аның янәшәсендә каядыр илһамландыручы, каядыр терәк булучы, дөрес юнәлеш бирүче булырга тиеш. Янәшәмдә шундый кешеләрем бар, һәм мин үземне бәхетле саныйм.
Аранжировка ясаучылар белән эшләгәндә дә бөтенесе белән дә уртак тел табып бетереп булмый. Күңелеңә якын кешеләр белән генә җыр уңышлы чыга. Җырлар сайлау, тавыш белән барысын да җиткерү мәсьәләсендә без Илдус Дәүләновтан күп нәрсәгә өйрәндек. Ул да безне тәрбияли, дип әйтик.
«Бүгенге эстрада бик зур үсештә. Моның сәбәпчесе – Элвин Грей»
Бөтен нәрсәнең акчага кайтып калуын санамаганда, сез сәхнәгә аяк баскан вакытта эстрада нинди иде дә, хәзер нинди? Чагыштыра аласызмы?
Миңа калса, бүгенге эстрада бик зур үсештә. Моның сәбәпчесе Элвин Грей булгандыр, дигән уем да бар. Нәкъ менә ул татар эстрадасына Мәскәүчә шәп аранжировкалы җырлары, чит ил җырчыларыныкы кебек киенү рәвеше, тембры белән килеп керде дә революция ясады. Һәм ул, иң беренче итеп, үзенә яшьләрне каратты. Ул килгәч, татар эстрадасындагы артистлар бераз югалып та калдылар кебек. Бу сизелде дә. Без замана белән бергә атламыйбыз икән, дип уйланырга сәбәп булды ул. Менә шуннан бирле татар эстрадасы нык үсештә дип саныйм.
Ләкин җырларга килгәндә, моннан 15 еллар элек язылган җырлар матуррак кебек иде. Ностальгия генә түгел бу, алар ниндидер бер аерым халәттә язылган сыман. Хәзерге җырларның аранжировкалары да бик сыйфатлы, әмма эчтәлекләре җитеп бетми. Алар 15-20 елдан истә булырлармы? Көе дә, сүзләре дә тәңгәл килгән җырлар сирәк. Элек кайсын гына алсаң да рәхәтләнеп тыңлый, җырлый торган җырлар күп иде.
Бер артист: «Эстрадада барысы да елмая, ә чынлыкта – барысының да эчендә көнчелек», – дип әйткән иде. Сезнең сәхнәдәш дусларыгыз бармы? Булса, сез аларны тормышыгызга ни дәрәҗәдә якын китерәсез?
Хәзер инде беркемне дә артык якын китерәсем килми. Позициям шундый. Хәтта үз туганнарың белән дә низаглар килеп чыга. «Чтоб не разочаровываться, не надо очаровываться», – диләр бит. Кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәм. Беркемне дә өйрәтмәскә, үз юлым белән барырга тырышам.
Ирем белән, Аллаһка шөкер, аңлашып яшибез. Менә шушы иң якын кешеләрем белән генә чын мәгънәсендә ачылып сөйләшә алам.
Мин үзем дә артык аралашучан кеше түгел. Кайбер кешеләр белән якынаеп китәсең дә, ул сәеррәк булып чыга. Яки кеше сиңа ябыша, синнән нидер таләп итә башлый. Шуңа хәзер дистанцияне алдан ук билгеләп куям.
Сез – минем өчен күңелегезне тыңлап, үз бәягезне белеп яшәүче хатын-кыз образында. Бу – чыннан да шулаймы? Әллә инде, тамашачы буларак, миндә ялгыш фикер формалашканмы?
Төрле вакытлар булгандыр. Кайвакыт үзеңне бик бәяләп тә бетерә алмыйсың әле ул. Мин әрсез кеше түгел, әмма үземне рәнҗетергә бирмәячәкмен. Үземне яратам.
Элегрәк миндә «кеше нәрсә уйлар инде, минем турыда начар фикердә калмасыннар» дигән әйбер бик көчле иде. Хәзер үземне «кемнең кемдә эше бар» дип тынычландырам һәм андый әйберләргә җиңелрәк карыйм.
«Тамашачы мондый җырны ничек кабул итәр икән, дип шикләнеп тордык»
Рәзил белән аерылышу турында җыр чыгардыгыз. Моңа кадәр репертуарыгызга андый эчтәлектәге җырлар кергәне юк иде бугай әле.
Юк иде, әйе. Нигә җырламаска соң әле, дип, җиңел генә тотынган идек без аңа. Үзебез дә тыңлап туя алмаслык, матур җыр килеп чыкты. Музыкаль мәйданчыкларга чыгарыр алдыннан гына «тамашачы мондый җырны ничек кабул итәр икән» дип шикләнеп тордык. Күпмедер дәрәҗәдә югалып та калдык. Тик без бит җырларыбызны тамашачы өчен чыгарабыз. Гаилә тормышында да кризислы чорлар күп була. Бик көчле парлар гына шушы сынауларны үтеп, тормышта гомерлеккә бергә кала ала. Бәлки, бу җыр кемгәдер гаиләләрен саклап калырга этәргеч булыр. Менә шундый контекст белән яздырдык без аны.
«Юраган – юш килә», – ди татар.
Ул яклап та шик булып алды. Үзебез белән дә шулай булмасмы, дип уйладым. Әмма без бөтен җырларда да үз язмышыбызны җырламыйбыз бит, дип тынычландырдык үзебезне.
Аерылышу – пиар өчен шәп тема инде.
Пиарны бит әле аны дөрес итеп ясый белергә дә кирәк. Ул бит кемгәдер ябыша, ә кемгәдер – юк. Кемнедер пиар югары күтәреп җибәрергә мөмкин, ә кемнедер төшерергә. Аның белән бик сак булырга кирәк. Мәсәлән, безгә кара пиар килешми. Ул безнең дәрәҗәбезне төшерер иде.
Гаилә учагын хатын-кыз сакларга тиеш, диләр. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Гаилә учагын саклауга ир-ат та үзеннән ниндидер өлеш кертергә тиешме?
Син яхшылык эшләсәң, кеше дә сиңа яхшылык эшләргә тиеш бит инде. Бу – бик гади, бер авырлыгы да юк. Әмма бөтен кеше дә алай уйламый шул. Яши-яши хәйләкәррәк тә була белергә кирәк. Хатын-кызның көче шунда. Артык беркатлы булырга ярамый бу тормышта. Каядыр яхшылык, каядыр хәйлә белән уртак фикергә килә белергә кирәк.
Кайбер гаиләләргә карыйсың: ире бик әйбәт акча эшли, бөтен нәрсәне булдыра, хатыны, бөтенләй эшләмичә, өйдә генә торырга да мөмкин. Аңа карап, хатыны ирен «өф-өф» итеп кенә тормый. Җилбәзәгрәк тормыш та алып барырга мөмкин әле, хәтта. Шуңа да карамастан, ул гаилә бик бәхетле яши. Бик уңган, чибәр, акча эшли торган ир-ат янәшәсендә шундый ук хатын-кыз булырга тиеш, дип уйлыйсың бит инде, гадәттә. Ә ул аның капма-каршысы булып чыга. Яки киресенчә, бар нәрсәне булдыра торган хатын-кыз янында пешмәгәнрәк ир-ат та була ала. Чиләгенә күрә капкачы, һәрбер кеше үзенекен таба, бәхетле яшәүнең үз формуласын төзи торгандыр инде.
Мин шәхсән гаилә тормышын идеальләштерергә яратмыйм. Безнең гаиләдә дә, әлбәттә, билгеле бер килешүләр бар. Өйләнешкән генә вакытларда бик матур итеп тормыш көтәсең ул. Ә инде бала тугач, бер-береңнең кимчелекләре күзгә ташлана башлый. Син эшләргә өлгерә алмыйсың, ир-ат сиңа булышмаган кебек тоела. Аңа үпкәли башлыйсың, арада ызгышлар килеп чыга. Безнең гаиләдә төп кагыйдә – бер-беребезгә тавыш күтәреп, теләсә нинди сүзләр әйтмәү. Мәхәббәттән бигрәк бер-берегезне хөрмәт итегез, диләр бит. Бик дөрес сүзләр бу. Һәрвакытта да «яратам-яратам» дип кенә яшәмисең. Иң беренче чиратта, гаиләдә үзара хөрмәтне саклап калырга кирәк. Хөрмәт ул – бер-береңә булышу, ярдәм итү, бер-беребезнең тормышын яхшыртырга теләү. Без шушы кагыйдәләргә таянып яшибез.
Балалар да гел хатын-кыз өстендә генә булырга тиеш түгел, ир-атлар шуны аңласыннар иде. Хатын-кыз кайбер сәбәпләр аркасында ашарга пешерергә өлгермәгән икән, кәефне төшерергә кирәкми. Әзер ризыкка заказ бирергә яки кафега барып ашарга була. Бүгенге заманда хәтта шуннан проблема ясап ятучыларны да беләм мин.
Сезнең гаиләдә кем күбрәк акча эшли?
Рәзил күбрәк эшли торгандыр инде. Мин декрет ялларында да булдым. Без бергәләп тә эшлибез инде, мәҗлесләр алып барабыз. Әмма гармунда уйнап җырларга Рәзилнең үзен генә күбрәк чакыралар.
Рәзилдән акча соравы авырмы сезгә? Зур суммалар сорый аласызмы? Мәсәлән, үзегез өчен?
Әгәр дә мин Рәзилнең бик күп итеп акча эшләгәнен һәм аның гаилә өчен акча түкмәвен күрсәм, әлбәттә, тавыш чыгар иде. Ләкин ирем эшләгән акчасына бөтен гаиләбезне тәэмин итә – машинасы да, ремонты да, фатир өчен түләүләр дә аның өстендә. Шуларга өстәп, тик торганнан гына үземә нәрсәдер таләп итү бик үк урынлы булмас иде. Мин «экономия» дигән сүзне беләм. Әмма ирем минем хатын-кыз икәнне онытып бетермәскә тиеш. Ир-ат үзе белеп азмы-күпме иркәләргә тиеш хатынын.
Кемдер үзен бик карый, спортзаллардан кайтмыйча ята, матурлыгын саклау өчен бик күп көч түгә. Ә сез чибәрлекне ничек саклыйсыз?
Матурлык ул табигатьтән, геннардан да киләдер инде. Күпме генә тырышса да, аерым сәбәпләр аркасында ябыга алмаучылар бар. Минем алай, матур фигуралы булам дип, башны бәрә-бәрә каядыр чыгып чапканым юк. Өебездә кардиотренажер тора. Спорт белән даими шөгыльләнмәсәм дә, үземне формада тотарга яратам. Берни эшләмичә генә матур булып булмый. Спорт белән ябыгу өчен генә шөгыльләнмиләр. Бу – үзеңнең организмыңны тонуста тоту.

Фото: © Рәфинә Ганиуллинаның шәхси архивыннан
«Әнинең шулай калачагына ышанырга теләмәдек, аякка бастырабыз, дип тырыштык»
Рәфинә, сезгә бу сорауны күп бирәләр инде. Мин дә әниегезнең хәлләрен сорамый кала алмыйм.
Әнинең инсульт кичергәненә көзгә 9 ел була инде. Сөбханаллаһ дибез әле, бик актив үзе, бирешми. Әниебез үзе генә яши ала торган хәлдә түгел. Без гаиләдә 5 кыз, әнине чиратлап карыйбыз, беребездән беребезгә йөри.
Мондый тормыш бездән битәр әнинең үзенә авыр инде. Язмышы белән бер дә килешәсе килми, төрле вакытлары була. Ул бит безнең бөтен дөньяны айкап йөри торган кеше иде. Гел өйдә генә тору – аның өчен бик авыр сынау. Сөйләшә, беркая чыгып китә, бер кеше белән аралаша алмый…
Ул үзлектән нәрсәләр эшли ала? Ә нәрсәләр эшләүдә аңа ярдәм кирәк?
Беренчедән, ул йокыдан да торып китә алмый, торгызып җибәрергә кирәк. Шуннан соң бәдрәфкә кадәр үзе бара. Бер генә киемен дә салып-кия алмый. Юынырга, киенергә булышырга кирәк.
Үзе тешләрен чистарта ала. Әмма теш пасталарына кадәр сытып чыгарып бирәбез. Аның янәшәсендә даими кем дә булса булырга тиеш. Ашарына бүлеп биргәч, сул кулы белән ашый ала. Әнинең сул кулы гына эшли. Күпме генә тырышса да, шуннан да артыгын булдыра алмый шул… Алга таба прогресс юк.
Табиблар уңай фаразлар бирмиме?
«Тагын да начар булмаганга рәхмәт әйтегез», – диләр. Чөнки, инсульт аркасында, әнинең баш миенең күп өлеше зарарланды.
Әниегезнең авыруын ничек кабул итәсез, Рәфинә? Сынау буларакмы, әллә инде «Аллаһка шөкер, авыру булса да, исән-сау бит әле» дипме?
Кайбер кешеләр бик күп еллар урын өстендә ятучы якыннарын да карыйлар. Аларга да гомер бирелгән, без бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз. Ходайдан узып булмый. Күңел әрни, әлбәттә. Әнинең безне үстереп бетереп, рәхәтләнеп кенә яши башлаган вакыты иде. Без аңа, җыелышып, чит илләргә юлламалар да алып бирә идек. Сәяхәт итәргә бик ярата иде ул. Картлыгында булса да сәяхәт итеп, дөнья күреп, йөреп калу – аның бөтен хыялы иде. Шуңа да аның авырып китүе безгә аяз көнне яшен суккан кебек булды. Баштагы чорларда әнинең шулай калачагына ышанырга теләмәдек, аякка бастырабыз, дип тырыштык. Әмма, вакыт узган саен, булырлык түгеллеге аңлашыла барды. Әни менә шулай өйдә генә йөреп торырлык булып калды. Әлбәттә, әнине тернәкләндерү өчен күп көч куйдык. Башта ул гел ятып кына торды, аннан утыра, әкренләп аягына баса башлады. Әни белән авылдашыбыз – Фәнис исемле массаж ясаучы егет шөгыльләнде. Без, әлбәттә, үзебез генә аны бастырырга, йөртә башларга кирәк икәнлеген белмәс тә идек. Мондый авыруларны, урын өстендә генә калдырмыйча, күпмедер дәрәҗәдә тернәкләндереп була, дип әйтәсем килә.
Әни бөтен нәрсәне дә аңлый, тик, кызганыч, үзе җавап кайтарып әйтә алмый…
Әтиегез исән-саумы, Рәфинә?
Әти Мамадыш районы Уразбахты авылында яшәп ята. Ара-тирә үзе шалтыраткалый. Элегрәк килеп тә чыга торган иде, соңгы вакытта күренми әле. Узган ел үзебез кайта алмадык. Быел, җиләкләр җыярга кайткач, кереп, хәлләрен белешеп чыгарбыз, дип торам.
«Ике сеңлебез белән 4-5 ел аралашмыйча яшәдек»
Рәфинә, узган ел гаиләгездә көтелгән, куанычлы вакыйга булды: ниһаять, сеңелләрегез белән дуслаштыгыз, дип беләм. Кем кемнән гафу үтенде? Ничек аңлаштыгыз?
Без ике сеңлебез белән 4-5 ел аралашмыйча яшәдек. Илсөя сеңлем (сез аны җырчы Аиша дип беләсез инде) узган ел апрель аенда бәби тапты. Дөрес, без бу хакта белмәдек, ул моны сер итеп саклаган. Гаиләбез ишәюе турында очраклы рәвештә генә ишетеп алдык. Чөнки Илсөя бездән генә түгел, бөтен дөньядан йомылган иде. Бу – аның янәшәсендә үзенә басым ясый торган ир-ат барлыкка килү белән дә бәйле булгандыр. Ул аның үзенеке генә булуын теләгәнме… Көннәрдән бер көнне Илсөя миңа: «Мин бик сагынам, гафу үтенәм», – дип язды. Әни булгач, бәлки, күңелләре дә йомшарып киткәндер инде. Мин исә, бернинди мөнәсәбәтләр ачыклап тормыйча (хәзер сөйләгәндә дә елыйсым килә): «Без – туганнар, алга таба да туганнар булып яшик», – дидем. Аңлашуыбыз шулай гади генә булды. Хәзер элекке кебек аралашабыз, Аллаһка шөкер, араларыбыз бозылуга сәбәп булган темага әйләнеп кайтканыбыз юк.
Фото: © Рәфинә Ганиуллинаның шәхси архивыннан
Илсөя янына үзегез бардыгызмы?
Шул үзе язганның икенче көнендә Люция сеңлем белән Илсөягә кунакка киттек. Чәйләр эчеп, бәби сөеп кайттык.
Елашкансыздыр?
Елашмадык. Ничектер барысы да төштәге кебек булды, аңлап та бетермәдек бугай. Әмма шунысы мөһим: сеңелләрем белән дуслашканнан соң, минем өстемнән зур, авыр йөк төшкән кебек булды. Яшәүләре икенче төрле булып китте. Чөнки мин андый әйберләрне бик авыр кичерәм. Элек башкалар турында ишетеп тә, «кара, бертуганнар булсалар да аралашмыйлар икән, кит моннан» дип гаепли башлый идем. Үзебез белән дә шундый хәл килеп чыгар дип, башыма да китереп карамадым. Сеңелләрем белән аралар өзелгәч, мин үземә карата ышанычны да югалттым. «Бертуган сеңлекәшләрең белән шундый хәлдә кал инде», – дип, үземне гаепләп йөрдем. «Нигә мин безне яңадан дуслаштыра торган бер сүз таба алмыйм?» – дип көйдем.
Әниегез дә шатлангандыр?
Шатланды, әлбәттә. Әни бик авыр кичерде безнең мөнәсәбәтләр бозылуны. Әни генә түгел, безне якын күргән башка кешеләр дә.
Бу ситуациягә бәйле рәвештә тәнкыйть сүзләре күтәрергә туры килдеме?
Элек мин социаль челтәрләремне бик актив алып бара, вакыт-вакыт, гаделсезлекләргә әрнеп, фикерләремне, хис-кичерешләремне язгалап куя торган идем. Шул вакытларда: «Нигә аны бөтен дөньяга чыгарасың?» – дип ачуланучылар күп булды. Ә мин, үземә күрә, халыктан бер «поддержка» эзләгәнмендер. Хәзерге акылым белән үзем дә «нигә барысын да сөйләдем, күрсәттем икән» дип уйлыйм. Әмма ул чорда социаль челтәрләрдә шундый тенденция булды: кеше нәрсә эшләгәнен, чүп түккәненә кадәр күрсәтә иде. Мин дә, бәлки, тамашачыларыбыз белән безнең арада серләр булмаска тиеш, дип санаганмындыр.
Фото: © Рәфинә Ганиуллинаның шәхси архивыннан
«Үзебезне артык кырыс әти-әни дип әйтмәс идем»
Рәфинә, сезнең балалар бик матур һәм оста татарча сөйләшәләр. Шушы темага сөйләшик әле. Балалар нәрсәләр белән шөгыльләнә сезнең?
Ике бәләкәе балалар бакчасына йөри. Алар анда барыбер күбрәк русча сөйләшәләр. Сөләйман татарча укый, «Адымнар» мәктәбенең 3 нче сыйныфын тәмамлый. Ул шулай ук музыка мәктәбенә дә, сәнгать мәктәбенә дә йөри, «Шаян ТВ» тапшыруларында катнаша.
Татарчага килгәндә, без өйдә үз телебездә аралашабыз, балаларга да «өйдә татарча гына сөйләшәбез» дип әйтеп торабыз. Русчага күчәселәре килгән вакытларында кисәтү ясала.
Кемдер: «Икебез дә гаиләдә татарча сөйләшәбез, әмма балаларыбыз русча сөйләшә», – ди. Моны җәмгыять, шәһәрдә яшәү белән бәйләп калдыра.
Мин балаларыбызның татарча чиста сөйләшүен үземнең декрет ялларында гастрольләргә йөрмәвем белән дә бәйлим. Мин гел балалар янәшәсендә булдым. Балаларны ташлап чыгып китү минем өчен бик авыр булыр иде. Баланы тапкансың икән, аңа кирәклегеңне аңлап, 1 ел булса да янәшәсендә булырга тиешсең.
Аннан безнең эш иртәнге сигездә китеп, кичке биштә генә өйгә кайтып керә торган графиклы эш түгел бит. Миңа балалар янәшәсендә булу, аралашу мөмкинлеге күбрәк эләкте.
Әле балалар белән бергәләп фатирда кыяр үстергәнсез икән.
Рәзилнең Башкортстандагы якын туганы Данил абый кыяр-помидорлар, борычлар үстереп мәш килә. Шуннан күреп, кызык итеп, без дә утыртып карарга булдык. Инде берничәсен өзеп ашап та карадык. Артык мәшәкате юк , көнаралаш су сибеп торсаң, кыяр тиз үсә икән ул. Дөрес, быел кыш караңгы, кояшсыз булганга, Рәзил фитолампалар алды. Лампасыз үстереп булмас иде. Тозларлык ук булмаса да, өйдә үскән кыярны өзеп ашавы күңелле.
Рәфинә, 3 егет әнисе бит инде сез. Уйлап карасаң, 3 бала алып кайту – үзе батырлык, әйеме?
Балаларны табу ул, әлбәттә, батырлык. 3 малай әнисе булуым белән горурланам. Ләкин бит әле ул балаларны үстереп җиткерергә дә кирәк. Әлеге горурлык хисләре 30-40 елдан соң, егетләр «менә минем улларым» дип әйтерлек булып җитлеккәч, тагын да артсын иде. Шул көннәрне күрергә язсын.

Фото: © Рәфинә Ганиуллинаның шәхси архивыннан
Сезнең гаиләдә балаларга кем катырак? Сезме, Рәзилме?
Мин үзебезне артык кырыс әти-әни дип әйтмәс идем. Малайлар булгач: «Хәзер әтиегезгә әйтәм», «Рәзил, кара әле», – дип, гел әтиләренә аударып калдырам мин. Әтиләрен күбрәк тыңлыйлар дип уйлыйм. Әти сүзе барыбер балаларны бераз куркытып торырга тиеш.
Малайларны чын ир-егет итеп үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Аларны тәрбияләүдә төп нинди сыйфатларга басым ясыйсыз?
Балалар бәхетле булсын өчен, гаиләдә ир белән хатынның үз функцияләрен дөрес башкаруы кирәк. Хатын-кыз өйне чиста-пөхтә тотарга, тәмле пешерергә, ир белән хатын үзара матур итеп, бер-берсенә хөрмәт белән сөйләшергә тиеш. Шуларны күреп үскәнгә, улларым тормышка җайлашканрак булырлар, дип ышанасы килә.
Әтисез үскән балалар буларак, безнең үзебезнең кыенлыклар бик күп булды. Егетләр белән йөргән вакытта, мөнәсәбәтләр төзегәндә дә сизелә иде әни белән генә үсүебез. Шуңа күрә балаларның тулы гаиләдә тәрбияләнүе бик мөһим.
Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Фото: © Рәфинә Ганиуллинаның шәхси архивыннан