Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллинаның улы Сөләйман татарча матур итеп сөйләшүе белән сокландырган

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллинаның улы Сөләйман татарча матур итеп сөйләшүе белән сокландырган
Видеодан скриншот

Җырчы Рәфина Ганиуллина һәм гармунчы Рәзил Камаловларның улы Сөләйман кабарып пешә торган коймак рецептын күрсәтте. Бала рецептны аңлатканда матур итеп татарча сөйләшә.

Бу рецепт белән коймак пешерү өчен сода, шикәр, йомырка, җылы кефир, тоз һәм он кирәк.

«Башта мин ярты кашык сода салам. Бер кашык, тәменчә, шикәр салабыз. Бер йомырка сытабыз. Хәзер инде он кушабыз», – дип, рецептны сөйли бала.

«Үзең пешергән коймак бигрәк тә тәмле була икән. Дуслар, сез дә пешереп карагыз», – дип уртаклашты Сөләйман.

«Молодец та инде, саф татарча итеп сөйләшә. Әти-әни тәрбиясе»;

«Ай, нинди молодец»;

«Улыгыз бигрәк матур»;

«Егеткә «5»ле, әнисенә ике «5»ле», – дип мактаганнар социаль челтәрдә Камаловлар гаиләсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100