Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафаэль Сәхәбиев каберенә таш куелды: «Китеп бардың, җыр калдырып илгә...»

news_top_970_100
Рафаэль Сәхәбиев каберенә таш куелды: «Китеп бардың, җыр калдырып илгә...»
Илдар Сәхәбиев үзе төшереп туганнарына юллаган фоторәсем

Интернет киңлекләрендә – ватсап төркемнәре аша ТАССРның халык артисты Рафаэль Сәхәбиевның чүп баскан кабере фотосы үткән иде. «Ел саен игътибар итәм – Сәхәбиев каберенә һаман да таш куелмаган. Ә бит танылган артист иде. Кабер ташландык хәлдә. Консерваториягә җиткерәсе иде бу хәбәрне», – дип язылган фото астына. Күренекле җырчының туган көне алдыннан (8 июльдә аңа 72 яшь тулган булыр иде) «Интертат» бу теманы өйрәнеп, мәкалә чыгарды.

Бүген әлеге да баягы ватсап төркемнәре аша яңа фото килеп иреште – Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиевның каберенә таш куелган. Улы Илдар Сәхәбиев ташны кичә урнаштырып, бүген фотосын туганнарына салган. Фото миңа да килеп эләкте һәм мин, телефонын табып, Илдарга шалтыраттым.

«Эх, аз гына көтмәгәнсез. Сезнең язма аркасында туганнар үпкәләшеп бетте. Әтием каберенә таш куйдыру эше белән мин берничә ел йөри идем бит инде. Менә була-була дип көткәндә, сезнең язма чыкты... ә бер атнадан барысы да хәл ителде. Очраклы рәвештә алар бергә туры килде», – диде Илдар Сәхәбиев.

Рафаэль Сәхәбиевның кабер ташы ТР Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән куелган.

Танылган шәхесләрнең кабер ташлары мәсьәләсендә бер проблема бар. Мәрхүмнәрнең каберенә гади генә ташны, әлбәттә, балалары, туганнары куя. Ә билгеле шәхес очрагында кыенлык туа – гади генә таш шәхеснең статусына туры килми – шәхесне белгән кешеләр туктап искә алырдай, дога кыла алырдай таш булырга тиеш. Андый ташларның бәясе иң кимендә ярты миллион сумнан башлана. Бу гаилә күтәрә торган сумма булмаска мөмкин. Димәк, шәхеснең эшләгән урынына, министрлыкларга, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Хатлар һәм финанс өлкәсендәге төрле килештерүләр елларга сузыла ала. Барысы да мондый ядкәрьләр өчен махсус программалар булмауга терәлә. Һәр очрак өчен ниндидер акчалар табарга, булмаса, аны Президенттан аерым хат белән сорарга туры килә.

Әле финанс мәсьләләре хәл ителгәнче үк, кабер ташы өчен эскизларны Илдар Сәхәбиев үзе әзерләгән. Рафаэль Сәхәбиевның өч баласы – Илдар, Таһир һәм Камилә бергә утырып киңәшкәннәр, ул ташның нинди буласын үзара килешкәннәр.

Таш өчен шигырь юллары Татарстанның халык шагыйре, Рафаэль Сәхәбиевның якын дусты Разил Вәлиев язган.

«Китеп бардың, җыр калдырып илгә, –

Җир уллары отып ятларлык

Синең җырда затлы моңнарыбыз,

Синең җырда – мәгърур татарлык!»

«Министрлыкка хатлар яздым, эскизларын ясадым, сметаларын исәпләдем, Разил абыйдан сорап шигырь яздырдым. Ул аны 1 тәүлек эчендә язып бирде. Ә туганнар моның озак процесс икәнен башына да китерми – миңа үпкәлиләр. Шулай килеп чыкты инде – 1 ай зиратка бара алмадык, шул арада үлән үскән дә, кемдер күреп алып, фотоны тараткан. Сезнең язма чыккач, әтинең туган авылы Шәңгәлчедә борчыла башлаганнар, акча җыярга тәкъдим иткәннәр, җитәкчелеккә шалтыратканнар», – ди Илдар, борчылып.

Кабер ташы өчен кызгылт төстәге гранитны озак эзләгәннәр. Рафаэль Сәхәбиев куе кызыл төсне яраткач, шундыйны куясылары килгән. «Театраль булсын дидем – театраль пәрдәгә охшатып ясадык», – ди ул.

Халык артисты Рафаэль Сәхәбиевның кабер ташын рәсми ачу тантанасы турында әле уйланмаган. «Иртәгә туганнар белән барып, ташны карап, әти рухына догалар укып кайтырга җыенабыз. Чит кешеләрсез генә барып карыйсы килә. Буласы булды инде... әтием тыныч ятсын инде», – ди ул.

ххх

Быел татарның берничә күренекле шәхесенә истәлек тактасы яки кабер ташы куелачагы турында мәгълүмат бар. Күренекле татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсәновка, Татарстанның атказанган артисты, күренекле җырчы Зифа Басыйровага истәлек тактасы ачылу планлаштырыла. Татарстан Язучылар берлеге тырышлыгы белән халык язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллинга кабер ташы куелачак. Шушы көннәрдә халык язучысы Гәрәй Рәхимгә кабер ташы ачылачак.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2023
    Исемсез
    Ярый Рузилэ бар эле, бу мэгнэсез битараф халыкны селкетергэ. Рэхмэт ана.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100