Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафаэль Сәхәбиевның таш та куелмаган кабере турында: «Ә бит танылган артист иде»

news_top_970_100
Рафаэль Сәхәбиевның таш та куелмаган кабере турында: «Ә бит танылган артист иде»
Гөлшат Ганиева, Салават Камалетдинов/архив

ТАССРның халык артисты Рафаэль Сәхәбиевның каберен чүп баскан. Күренекле җырчының туган көне алдыннан – исән булса, 8 июльдә аңа 72 яшь тулган булыр иде – ватсап төркемнәре аша аның чүп баскан кабере фотосы үтте. «Ел саен игътибар итәм – Сәхәбиев каберенә һаман да таш куелмаган. Ә бит танылган артист иде. Кабер ташландык хәлдә. Консерваториягә җиткерәсе иде бу хәбәрне», – дип язылган фото астына.

Күренекле җырчы 2019 елның ноябрендә вафат булган иде. Өч ел ярым вакыт үткән, кабер өстендә җирләгәндә кадап куелган такта әлегәчә тора. «Сахабиев Рафаил Ахат улы 08.07.1951 г. – 29.11.2019 г.» дип язылган калай агач тактага беркетелгән. Калай да шактый тузган.

Әлеге фотоны элеккеге хезмәттәшебез, журналист Гөлшат Ганиева да күргән. «Мирныйдагы татар зиратында ул кабер. Дуслар белән без анда барып йөрибез. Бу юлы баргач, Рафаэль Сәхәбиевның кабер өстен дә булдыра алган кадәр чистарттым. Әмма андагы үләнне кул белән генә чистартып бетерә торган түгел, чалгы кирәк», – диде ул.

«Рафаэль Сәхәбиев кабере янында гына Роберт Миңнуллин кабере дә тора. Аныкы ялт иткән, таш та куелган, чистартылган да», – ди Гөлшат Ганиева.

Үткән ел Роберт Миңнуллин каберенә таш куелу мәрасименә килүчеләр дә янәшәдәге үлән баскан кабергә игътибар иткән иде.

ххх

Күренекле җырчы һәм педагог Рафаэль Сәхәбиевны соңгы юлга Актерлар йортыннан озатуларын яхшы хәтерлим. Хушлашырга аның сәхнәдәшләре, иҗатташ дуслары, кордашлары һәм тамашачысы – совет чорында яшьлеген уздырган өлкән яшьтәге затлы татар интеллигенциясе җыелган иде. Озату чарасын Татарстан мәдәният министрлыгы оештырган. Мәрасимне министр Ирада Әюпова алып барды.

«Рафаэль Сәхәбиев – Советлар Союзы буынының соңгы артистларыннан. Үзара җыелып сөйләшкәндә зарлана башласак, ул теманы шаяру белән җиңеләйтә ала иде. Ул зур масштаблы уникаль шәхес һәм артист иде. Рафаэль Сәхәбиев опера театрында да, драма театрында да уйный алыр иде. Бу хакта Марсель Сәлимҗанов белән дә сөйләшкән булды. Рафаэль Сәхәбиев кебек шәхесләр онытылмый», – дигән иде Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

«Рафаэль Сәхәбиев гаҗәеп кеше иде. Талант иде. Кызганыч, бөтен иҗаты язмаларда калмаган. Бик күп талантлы композиторлар үз әсәрләрен беренче башкаруны Рафаэль Сәхәбиевка ышанып тапшыралар иде», – дигән иде Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин.

Рафаэль Сәхәбиевны соңгы юлга озату мәрасиме.

Фото: ©

ххх

Быел ТР Мәдәният министрлыгы, мәдәният учреждениеләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, иҗат берлекләре белән берлектә, «Хәтер өмәсе» акциясе игълан иткән иде. Казанда Яңа татар бистәсе зиратында һәм Арча зиратында ул өмәләр узган – татар театры артистлары һәм язучыларның кабер өсләрен җыештырган һәм кабер ташларын сөртеп торган фоторәсемнәр интернет киңлекләрендә бар. «Хәтер өмәсе» Мирный зиратына килеп җитә алганмы, анда Министрлыкның бөтен мәдәният учреждениеләре катнашканмы – монысы билгесез.

Редакция әлеге сорау буенча ТР Мәдәният министрлыгына, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына мөрәҗәгать итте.

Театр җавабы

«Туганнарының театрга мөрәҗәгате булмады. Алардан башка без ни дә булса эшли алмыйбыз», – дип җавап бирде театрның матбугат үзәге. Театр «Хәтер өмәсе» акциясе кысаларында зиратларны чистартырга да бара алмаган икән, чөнки ул көнне театрда спектакль булган. Матбугат үзәге шулай дип җавап бирде.

Консерватория җавабы

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе рәсми запрос җибәрүебезне сорады. Без аны җибәрдек. Аларның җавабы соңрак булачак.

Министрлык җавабы

«Рафаэль Сәхәбиев каберенә таш кую буенча эш бара, ташның проектлары да эшләнә. Улы да борчылып йөри. Әмма андый һәйкәл-ташны гаилә үзе дә, ниндидер бюджет оешмасы гына да куя алмый, чөнки мәшһүр кешеләр өчен каберташлар еш очракта чын сәнгать әсәре була, һәм алар кыйммәт тора. Әлегә финанс чыганаклары эзлибез», – диде ТР Мәдәният министрлыгының җаваплы бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Кызганыч, республикада шәхесләребезнең истәлеген мәңгеләштерү максатлары өчен аерым программалар, акча чыганаклары каралмаган. Шунлыктан Мәдәният министрлыгы һәр очрак өчен акча эзли, йә булмаса, Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать итә. Кайбер очракларда туганнар үзләренең яки мәрхүмнең статусына таянып, финанс чыганаклары табарга мөмкин. Кыскасы, һәр очрак индивидуаль хәл ителә.

Әлбәттә, «Ә гаилә?» дигән сорау туачак. Сораштым. Рафаэль Сәхабиевның 2 гаиләдә 3 баласы, оныклары бар. Хатыннары һәм балалары исән-сау, диделәр аларны белгән кешеләр. Ике гаилә бер-берсенә ышанып ятадыр, бәлки...

Язучы, артист һәм журналист Алмаз Хәмзинга да шалтыраттым. Чөнки якташлар, дуслар икәнен белә идем. Алмаз абый хәбәрдән югалып калды. «Минем дә барганым юк бит… – диде ул, дәшми торганнан соң. – Гаиләләре дә карамаганмы икәнни? Театр да карамаган инде алайса… Кеше кадере юк заман. Үлгәннәрнең дә, исәннәрнең дә кадере юк», – диде ул.

  • Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1976 елдан – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли.
Комментарийлар (7)
Калган символлар:
  • 9 июль 2023
    Исемсез
    Мәдәният министры мәдәнияттән ераграк шул
  • 8 июль 2023
    Исемсез
    Улэн усу ,чуп баскан дигэнгэ туры килми.кабер остенэ таш оеме дэ хуплы нэрсэ тугел.
  • 7 июль 2023
    Исемсез
    Җитәкчелек Мәдәният министрлыгы тарафыннан булырга тиеш. Консерватория, Опера һәм балет театры аның карамагында бит. Р.Сәхәбиевлар еш тумый. Ул күренекле шәхес. Әле күптән түгел Милли музейның кечкенә залында Эмил Усман улы Җәләлетдиновның 90 яшьлек (исән булса) юбилеенда да Мәдәният министрлыгы катнашмаган. Алардан нәрсә көтәсең тагын.
  • 6 июль 2023
    Исемсез
    Бу мэдэният министрлыгын бик эйбэт итеп чистартырга кирэк, профессиональ яктан яраксыз кадрларны алып ташларга кирэк, эрэм тамаклар кубэйде ...
  • 6 июль 2023
    Исемсез
    Рузилэ молодец , бердэн бер республикадагы сыгылмый торган, уз сузле демократик журналист.
  • 6 июль 2023
    Исемсез
    Дуслары, якташлары күп бит. Кемдер башлап йөрергә тиеш инде. Бер оештыручы кирәк.
  • 6 июль 2023
    Исемсез
    Кызганыч инде.Акча юк имеш.Каберне барып чистартып,чэчэклэр утыртып кайту очен зур чыгымнар кирэк тугел бит инде.Эллэ нинди 5 тонна ташлар котеп яткыйнча,гади кешелэрдэге кебек матур чардуган хэм кабер ташы куйдыруда миллионнар талэп итми.Просто балаларында хэм хатынында оят юк.Кемдер эшлэп биргэнне котеп яталар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100