Радик Яруллин белән Наилә Фатехова Яңа ел уңаеннан хәрбиләргә концерт куйганнар
Мәскәү егете, хәзер гаиләсе белән Казанда яшәүче диджей Радик (Радик Яруллин), махсус хәрби операция зонасында булып кайткан. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды.
«Россия Федерациясе Диния нәзарәте делегациясе составында без Луганск Халык Республикасына хәрбиләребез белән очрашырга бардык. Россиянең атказанган артисткасы Наилә Фатехова белән берлектә мөселман кардәшләребез һәм аларның хезмәттәшләре өчен кыр шартларында зур булмаган концерт куйдык.Рәхәтләнеп карадылар, җырладылар һәм, күңелләре күтәрелеп, отбойга киттеләр.
Блиндажларның берсендә мәчет тә бар иде, анда хәзрәтебез вәгазь сөйләде, һәм җәмәгать намазы укылды. Шулай ук Диния нәзарәте вәкилләреннән гуманитар ярдәм тапшырылды. Барлык хәрбиләрне Яңа ел белән котлыйбыз», – ди ул.
Радикка хәрби җитәкчелектән Рәхмәт хаты бирелгән.