Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радий Хәбиров белән очрашу кайтавазы: «Татарга ник аз акча бүленә, дип сорар идем»

news_top_970_100
Радий Хәбиров белән очрашу кайтавазы: «Татарга ник аз акча бүленә, дип сорар идем»
Фото: Башкортстан Башлыгы рәсми сайтыннан

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Бу очрашуда яңгыраган фикерләр хакында Башлыкның рәсми сайты язып чыкты. Очрашуда булучыларга карата тәнкыйть сүзләре яңгырады, ни өчен әһәмиятле мәсьәләләр кузгатылмады, дип яздылар. «Интертат» очрашуда булмаучыларның да, булучыларның да фикерләрен тыңлады.

Илфир Котдусов, Даян Мурзин исемендәге Күп профильле көллиятнең тарих укытучысы, Кушнаренко районы татар конгрессы җитәкчесе:

Татар җәмәгатьчелегенең Радий Хәбиров белән очрашуыннан фотографияләр күрдем дә, татар элитасы Башкортстанда татар теле статусы мәсьәләсен күтәргәндер, дип уйлап куйдым. Башкортстанда төрле халыкларның милли үзәкләре ачыла. Бәлки, татар үзәген булдыру турында да сораганнардыр, дип өметләндем. Шушы уй-фикерләремне социаль челтәрләрдә язып куйган идем, таныш-белешләрем шалтырата башлады. Кемдер мине мактый, кемдер чүт кенә икенче төрлерәк әйтә – башка мөһим мәсьәләләрне карадык, ди.

Бу шалтыратуларда миңа кызыклы әйберләр әйттеләр. Иҗтимагый оешмалар хакимияткә катнашучылар исемлеген җибәргән. «Ак йорт»та, бу исемлекне шактый кыскартып, очрашуга 20 кешене үткәргәннәр. Сораулар да хакимият белән алдан килештерелгән булган.

Бер очрашкан килеш, ачыктан-ачык ихлас сөйләшү булсын иде инде. Җәмгыятьтәге проблемаларны белеп тору өчен башлыкның үзенә дә файдалы булыр иде. Ә бит проблемалар бар. Баймак хәлләре республикада проблемалар барын күрсәтте.

Очрашуда катнашкан татар җәмәгатьчелеге татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мәсьәләсен яңгыраткан булса, әйбәт булыр иде. 1977 елгы Конституциядә татар теле башкорт һәм рус телләре дәрәҗәсендә иде. Аннары татар телен алып ташладылар. Гомумән, 2006 елга кадәр Башкортстанда татар теле проблемасын бар дип тә белмәдек. 2006 елда «Телләр турында» закон чыккач, татар мәктәпләренә көчләп башкорт теле керде. Татар белән башкорт элек-электән тылмачсыз аңлашкан, шуңа күрә татарга башкорт телен көчләп укытуның кирәге юк.

Илнар Гарифуллин, тарих фәннәре кандидаты:

Мин Радий Хәбировтан: «Ни өчен Башкортстанда татар мәдәниятенә чагыштырмача бик аз акча бүленә?» – дип сорар идем. Бу мәсьәләгә конкрет тукталсак, Радий Хәбиров ел саен туган телләрне үстерергә 50 млн сум грант тарата. Шуларның 2 млн сумы, ягъни 4 проценты гына татар проектларына эләгә, югыйсә халыкның 30 проценты татарлар. Ел саен шул хәл бит. Бу гаделме? Грантны беренче мәртәбә таратканда, татарларга бөтенләй 1 тиен дә эләкмәгән иде. Массакүләм мәгълүмат чараларында бу мәсьәләне күтәргәч, татар проектларына тиенләп тарата башладылар.

Фото: © Рамил Гали

Очрашуда катнашкан кешеләр татар телен дәүләт теле статусына күтәрү мәсьәләсен кузгатырга курыккандыр. Шулай да, Уфада татарлар өчен күптелле гимназия ачу турында әйтсәләр була иде. Уфада рәсми мәгълүматлар буенча 280 мең татар исәпләнә. Аларга бер генә күптелле гимназия юк. Нефтекамада ачтылар, ләкин анда нибары 380 бала укый. 1 млн татар өчен шул бер гимназия бар дип әйтү – оят. Башкорт теле буенча өр-яңа 13 күптелле гимназия ачылды. Чувашлар саны 100 мең тирәсе. Аларга да 1 шундый мәктәп төзеделәр. 100 мең белән 1 миллионны чагыштырып та булмый.

БСТ телеканалында татар тапшыруы турында сүз кузгатылды. Монда сүз атнага 1 чыга торган тапшыру турында түгел, ә татар редакциясе ачу турында булырга тиеш иде. 6 ел элек «татар редакциясе кирәк» дигән мәсьәлә күтәрелгән иде, тик Башкортстан хакимияте «акчаны Татарстан бирсен» диде.

Тагын бер мөһим әйбергә игътибар иттем. Радий Хәбиров башкорт җәмәгатьчелеге белән «Торатау» конгресс-холлында очрашты, ә татарларны кысынкы бүлмәгә җыйды. Бу Башкортстан хакимиятенең татарларга карата мөнәсәбәтен күрсәтә. Рус җәмәгатьчелеге белән кайда очрашкандыр, белмәдем. Чын гаделлек турында уйлыйсың икән, бөтен милләтләр белән дә бер үк урында очраш! Бу гамәл Радий Хәбировны бер дә бизәми.

Илдус Дистанов, шәхси эшмәкәр, гражданлык эшләре буенча юрист:

Хәбиров белән очрашуда булмадым. Булсам, Салават Хәмидуллиннар турында сорау бирер идем. «Башкорт булып языл» дип, җанга тиделәр бит инде. Янәсе, әтием дә, бабам да үзләрен татар дип ялгыш исәпләгәннәр. Ниндидер малай килеп, ата-бабам белмәгәнне төзәтергә җыена. Бу бит мыскыл итү. Янәсе, 1917 елда Бүздәк районы Кыска елга авылы халкын архивта «типтәр» дип төзәтеп чыкканнар, һәм без архивта бозык документлар ятканын белмәгәнбез.

Фото: © Илдус Дистановның аккаунтыннан

Социаль челтәрләрдә булган кайбер фикерләр:

ТНВ журналисты Илзирә Юзаева:

«Башкорстан республикасында 45 мең бала татар телен өйрәнә, диелгән. Меңләп саный башласаң, күп сыман тоела, ә процентка күчерсәң – 8 процент кына. Республиканың халык саны буенча икенче урынны тоткан татарның нибары 8 процент баласы үз туган телен өйрәнә дигән сүз. Әле бу сан эченә факультативлар, түгәрәкләр дә кертелгән! Һәм атнасына нибары 1 сәгать кенә укытыла әле ул. Чөнки күршеләрнең һәр мәктәбендә туган телләргә бирелгән 2 сәгатьнең берсен башкорт дәүләт теле алып тора. Алар булдыра, туган телләрен дәүләт теле буларак керттерә алдылар, барысын да булдыра алган татарлар – юк».

Фоат Фәрхетдинов:

«Башкортлаштыруны туктатырга!» дип тә таләп итәсе иде. Экстремистик тарихчы Хәмидуллин да авызын үлчәп ачсын иде».

Алдан Касимов:

«Бу очрашуда катнашкан татар «элитасы»ннан кемнәр, Хәбировка менә бу сорауларның кайсыларын биргән:

1. Бүген Башкортстан диеп аталган территориядә, кайчан татар теленә дә, урыс һәм башкорт телләре белән тигез булган, дәүләт теле статусы бирелер?

2. Башкортстанда кайчан татар телен «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип атау туктатылыр?

3. Татар районнарыннан кайчан «башкорт» ыруы исемнәре генә күрсәтелгән стеллалар алыныр?

4. Башкортстанда кайчан төрле үзәкләр ачып (мишәр үзәге), татар милләтен бүлгәләргә тырышу туктатылыр?

5. Башкортстан хөкүмәте, администрациясе, башлыгы кайчан Азат Бердин, Юлдаш Юсупов, Салават «Малевич» Хәмидуллин, Искәндәр Сәетбатталов, Газиз Юсупов, Азат Ярмуллин ише «уЩеныйларның» «татар дигән милләт юк ул», «татар теле – ул башкорт теленең диалекты гына» дип сөйләнүләрен хуплавын туктатыр?»

Ркаил Зәйдулла:

«Нинди элита? Ленин күптән андыйларның чын атамасын әйтеп калдырган.

Болар Казанга килеп кенә төрле дәгъва белдерә ала.

Сүз юк. Милләт өчен оят».

Илдус Дистанов:

«Ә нигә беркем дә Хәбировтан «ни өчен Салават Хәмидуллин, Искәндәр Сәетбатталов, Азат Бердин һәм башкалар татар үзтәңгәллегенә, татар теленә каршы агрессив пропаганда алып бара, татар милләтенең, татар теленең булуын кире кага? Һәм бу татарофоб гамәлләр республиканың дәүләт структуралары һәм бюджет финанславында тормышка ашырыла» дип сорамаган? Мин бу сорауларны Хәбировның аккаунтына яздым, әмма аларны берничә минуттан соң алып аталар».

Зөфәр Нургалиев:

«Татарларны башкортлаштыру республика хакимияте рөхсәте, хуплавы белән тормышка ашырыла. Ә татар милли-мәдәни оешмалары, Бөтендөнья татар конгрессы татарларны башкортлаштыру сәясәтенә, татар теленә башкорт диалекты статусы бирүгә каршы бер сүз әйттеме? Республиканың бер генә булса да татар телле басмасы татарларга теләктәшлек турында ике юл булса да яздымы? Юк, юк, юк!»

Очрашуда булучыларның фикерләре:

Заһир Хәкимов, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе:

Татар теле статусы мәсьәләсе, татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты итеп күрсәтергә тырышулары турында сораулар булдымы?

Юк. Андый сораулар булмады. Һәр проблеманы күтәрүнең үз урыны була. Бу очрашуның форматы башкачарак иде. Безнең алда республика башлыгы башкорт җәмәгатьчелеге, рус җәмәгатьчелеге белән очрашты. Шулай ук башка халык вәкилләре белән дә очрашулар булачак. Сез әйткән мәсьәләләрне галимнәр җыелган җирдә күтәрергә кирәк. Алар фәнни яссылыкта каралырга тиеш.

Фото: © Башкортстан Башлыгы рәсми сайтыннан

Очрашудан канәгать калдыгызмы?

Әйе. Куелган бөтен сорауларга җавап алдык. Бер генә сорау да җавапсыз калмады. Кайберләре буенча бүгеннән үк йөкләмәләр бирелә башлады. Бу очрашу татарлар өчен файдалы булгандыр, дип уйлыйм, чөнки анда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – татар мәктәпләре проблемалары күтәрелде. Телевидениедә татар телендә тапшырулар кирәк булуы да әйтелде. Аңа да Радий Фәритович уңай җавап бирде. Без «ТНВ» карау белән генә риза түгел. Башкортстан татарлары турында аерым тапшырулар булырга тиеш.

Күренекле татар шәхесләренә, шул исәптән Муса Җәлилгә, Мидхәт Шакировка, Рәмиевларга, һәйкәлләр кую мәсьәләсе күтәрелде. Бирелгән сорауларга уңай җавап алгач, без очрашудан канәгать калдык.

Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле:

Бу Радий Хәбировның татар җәмәгатьчелеге белән беренче очрашуы булды. Республика башлыгы белән аралашу, фикерләшү, элемтәдә булу бик яхшы. Очрашудан мин канәгать. Андый күрешүләр кирәк. Кайбер сораулар бирелми калды, дигән фикерләр бар икән, килешәм. Бөтен мәсьәләне беренче һәм бер күрешүдә колачлап бетереп булмый. Шулай да, эчтәлекле аралашу булды.

Төп чыгышлар Татар милли автономиясе белән Башкортстанның Татар конгрессы җитәкчеләренеке булды. Азактан аралашу форматында барды. Мин чыгыш ясаучылар исемлегендә юк идем, ләкин үзем кул күтәреп сүз әйттем. Бүгенге көндә Башкортстанның югары уку йортларында өч татар теле кафедрасы сакланып килә. Аларның икесе Уфада (педагогия университетында һәм Уфа фән һәм технологияләр университетында), берсе Стәрлетамакта (Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында) эшли. Мин шуларны саклап калу мөһим икәнен җиткердем, чөнки Татарстаннан тыш, бүтән төбәкләрдә татар кафедралары юк, ябылып бетте. Бу яктан Башкортстан башкаларга үрнәк булып тора. Элек Ульянда, Тубылда, Мәскәүдә татар филологиясе кафедралары бар иде. Радий Хәбиров «үзгәрешләр көтелми, татар теле кафедралары эшләячәк» дип ышандырды.

Икенче соравым татар мәдәният үзәген булдыру турында иде. Ульян һәм Йошкар-Оладагы татар үзәкләренең тәҗрибәсен өйрәнеп, Уфада да гамәлгә куярга кирәк, дигән мәсьәләне күтәрдем.

Өченче үтенечем татар теле укытучыларына, татар матбугат чаралары хезмәткәрләренә республика тарафыннан игътибарны арттыру турында булды. Шулай ук Уфада Муса Җәлилгә һәйкәл һәм Мәләвездә җәлилче Фоат Булатовка бюст кую мәсьәләсен күтәрдем.

Фото: © Башкортстан Башлыгы рәсми сайтыннан

Фәнир Галимов, композитор, җырчы, Туймазы районында «Бабай утары» оештырган фермер, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

Очрашу бик җылы барды. Алга таба ничек булыр? Сөйләшкән сүзләр кәгазьдә генә калмасын иде. Җитәкченең боерыкларын гамәлгә ашыручылар эшне җиренә җиткерсен иде. Шуннан соң күңелләр ныклап күтәрелер иде.

Мин Ык буе авыллары Сабан туен дәвам итү мәсьәләсен күтәргән идем, журналистлар Төмәнәк Сабан туе дип язып чыккан. Үзләре шулай теләдеме икән, белмим. Республика башлыгын «Бабай утары»на кунакка чакырдым. Әле бер дә килеп караганы юк иде. Кызыксынды.

Татар телен өйрәнү, татар мәктәпләрен төзекләндерү буенча бик күп сораулар бирелде. Радий Хәбиров бу мәсьәләдә хәбәрдар булуын, алдагы елларда шулар буенча эшләячәген белдерде. Нефтекамадагы кебек күп телле мәктәпләрне көнбатыш районнарда да төзетәчәген әйтте. Көнбатыш дигәч, Туймазы да керә торгандыр. Анысына аеруча күңел күтәрелде.

Радий Хәбировның күңелендә дуслык бар кебек иде. Йөрәккә җылылык йөгерде. Мондый очрашуларның моңарчы бер дә булганы юк иде. Дөньяда дустанә яшәүдән дә рәхәте юк. Дуслык кирәк. Милләтеңә карамастан, дуслык булса, бөтен эшне дә башкарырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100