Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радий Хәбиров белән очрашу: татарлар Сабантуй һәм һәйкәл сорый

27 февральдә Уфа «Нур» дәүләт татар театрында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән милләтара татулыкны ныгыту, татар теле һәм мәдәниятен үстерү, социаль башлангычларга теләктәшлек күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

news_top_970_100
Радий Хәбиров белән очрашу: татарлар Сабантуй һәм һәйкәл сорый
Фото: © Башкортстан Башлыгы рәсми сайты

Бу очрашу республика җитәкчесенең төп милли-мәдәни берләшмәләр белән аралашуының дәвамы булып тора. Элегрәк Радий Хәбиров Бөтендөнья башкортлар корылтае һәм Башкортстанның руслар җыены вәкилләре белән очрашкан, дип хәбәр ителә Башкортстан Башлыгы рәсми сайтында.

Башкортстан башлыгы республикада милли тел һәм мәдәниятләрне саклап калу, үстерү өчен барлык шартлар тудырылганын билгеләп уза.

Башкортстанда тынычлык һәм татулыкта миллионга якын татар яши. Бу – безнең халыкның аерылгысыз өлеше. Татарларның милли-мәдәни автономиясе, татарлар конгрессы һәм башка оешмалар – республика тормышында зур роль уйный, – ди Радий Хәбиров. – Башкортстанда милли телләр һәм мәдәнияләрне саклап калу һәм үстерү буенча күпьеллык сәясәтнең нәтиҗәләре яхшы. Мәсәлән, бездә татар телен 527 мәктәптә 45 мең бала өйрәнә. Уфада озак еллар иң күркәм архитектура объектларының берсе саналган «Нур» татар театры эшләп килә.

Фото: © Башкортстан Башлыгы рәсми сайты

Радий Хәбиров, Башкортстан алдында торган төп мәсьәләләр дип, махсус хәрби операциягә ярдәм итү, сугышчыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, икътисадның ныклы үсеше исәпләнгәнен билгеләп узган.

– Республика махсус хәрби операциягә ярдәм мәсьәләсендә берләште. Биредә безнең арада да хәрбиләргә булышмый калган бер генә кеше дә юклыгына шикләнмим – окоп шәмнәре җитештерүдән алып концертларга кадәр.

Авыр чорга һәм санкцияләргә карамастан, икътисади үсешкә ирешеп, төбәкнең инвестицияләр ягыннан кызыклылыгын арттыруга ирештек. 2023 елда гына да икътисадка инвестицияләр 8 процентка үсте – бу зур саннар, – ди Радий Хәбиров. – Ләкин чын цивилизация сугышы баруын аңларга кирәк. Дошман Россияне яу кырында җиңеп булмасын аңлый, шуңа илебезне эчтән җимермәкче була. Беренче һөҗүм төрле милләтләр тату яшәгән милли республикаларга ясала. Башкортстанга карагыз – башкортлар, руслар, татарлар, чувашлар удмуртлар, марилар – ачык һавада чын этнографик музей. Шуңа дошман һөҗүмнәренә бирешмичә, игътибарлы, уяу булу, ата-бабалар калдырганны саклау кирәк. Без үзара тату, дус яши беләбез, шул ук вакытта үз телебезне, мәдәният, традицияләр, гореф-гадәтләрне дә саклый алабыз. Иң мөһиме – Башкортстан үсеш ала, без алгы сызыктагы хәрбиләребезгә булышабыз, балалар елмая, димәк, киләчәгебез бар.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Утяшева республика җитәкчелегенә милләтара татулыкны ныгыту, милли иҗтимагый оешмаларга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткергән. Ул быел мохтарияткә 15 ел тулуын искәртеп, төп мәдәни-агарту проектлары турында сөйләгән. Алар арасында – «Пушкин, Тукай һәм Кәрим» балалар рәсеме конкурсы, «Тукай моңнары», «Ике аккош» республика иҗади бәйге-фестивальләре. Башкортстан Башлыгы грантлары акчасына ел саен «Уйна, гармун!» халык бәйрәме уза, ә Президент гранты хисабына «БәлешФест» традицион милли кухня фестивале үткәрелә.

– Әлбәттә, барлык коллегаларыбыз хәрбиләргә ярдәмдә катнаша: посылкалар җыялар, маскировка ятьмәләрен үрә, окоп шәмнәрен ясый, хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен концертлар белән чыгыш ясый, – дип сөйләгән Римма Утяшева.

Шулай ук, ул тәкъдимнәр белән дә чыккан. Аның берсе берләшмәнең мәдәни-агарту проектларына дәүләт ярдәмен арттыру белән бәйле.

– Башкортстан Башлыгы грантлар фондына гаризалар бирүдә активлыкны арттырырга тәкъдим итәм. Без милләтара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән иҗтимагый башлангычларны финанслау күләмен дә арттырачакбыз. Мәдәният министрлыгы белән берлектә, бердәм календарьга кертерлек 2-3 төп вакыйганы билгеләргә кирәк, – дигән Радий Хәбиров. – Без һәрвакыт татар халкының традицияләрен, телен, мәдәниятен үстерүче сезнең оешмага ярдәм итәргә тырышабыз.

Тагын бер үтенеч: Уфада 1620 балага белем бирә торган 84нче татар гимназиясен төзекләндерү. Башкортстан Башлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгына гимназияне мәктәпләргә капиталь ремонт федераль программасына кертү мәсьәләсе белән шөгыльләнүне йөкләгән.

Римма Утяшева Башкортстан халыкларының дуслык йорты өчен яңа бина кирәклеге турында әйткән. Радий Хәбиров, Уфаның тарихи үзәгендә оешма өчен бер бина сайланачак, дип җавап кайтарган.

– Бу сорау инде өченче мәртәбә күтәрелә. Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Башкортстан руслар җыены вәкилләре дә бу сорауны кузгатты. Димәк, республикабызда халыклар дуслыгы бар, һәм яңа бина чыннан да кирәк, – дип ассызыклаган төбәк башлыгы.

Фото: © Башкортстан Башлыгы рәсми сайты

«Башкортстан татарлары конгрессы» оешмасы рәисе, республика Корылтае депутаты Заһир Хәкимов берләшмәнең эш юнәлешләре турында җентекләп сөйләгән. Алар арасында – татар теле, милли традицияләрне саклап калу һәм ныгытуга йөз тоткан чаралар.

– Башкортстанның барлык муниципалитетларында татарлар конгрессының 70 җирле бүлеге эшли. Узган елда активистлар 300дән артык чара үткәрде, – дигән Заһир Хәкимов.

Берләшмәнең төп бурычларының берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Татар конгрессы вәкилләре волонтерлык һәм Донбасс төбәкләре өчен гуманитар ярдәм җыю эшендә актив катнаша.

Заһир Хәкимов Башкортстан Башлыгын социомәдәни проектларга грант ярдәме һәм авыл җирлекләрен үстерүгә игътибары өчен рәхмәтен белдергән.

– Торак пунктларда яңа объектлар, иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә, тормыш өчен уңай шартлар тудырыла, – ди берләшмә рәисе. – Әлбәттә, урыннарда инвестиция проектларына республика ярдәме нәтиҗәсендә барлыкка килә торган эш урыннары мөһим.

Радий Хәбиров, үз чиратында, нәтиҗәле эшләре өчен татарлар конгрессы активистларына рәхмәтен җиткергән. Төбәк Башлыгы республикада авылны үстерү буенча системалы эш дәвам итәчәген әйткән.

– Бүген авыл җирлегендә республика халкының 36 проценты яши. Шуңа күрә авыл медицинасын камилләштерәбез, юлларны тәртипкә китерәбез, спорт корылмалары төзибез, – дигән Радий Хәбиров. – Киләчәктә дә авылның социаль инфраструктурасын ныгытуга акча юнәлтәчәкбез.

Нефтекаманың «Белем» полилингваль күп профильле татар мәктәбе директорв Илдар Мортазин мәктәптә 334 укучы белем алганын әйткән. Елдан-ел биредә укырга теләүчеләр арта. Шул сәбәпле икенче уку корпусы төзелешенә дә ихтыяҗ бар.

Радий Хәбиров, бу сорау якын арада Башкортстан Хөкүмәте киңәшмәсендә күтәреләчәк, дип җавап биргән. Шулай ук, ул Башкортстанның Россиядә республика халыклары телләрен укыта торган полилингваль гимназияләр челтәрен үстерүче бердәнбер төбәк булуын билгеләп узган.

– Мондый гимназияләрнең төп бурычы – балалар һәм үсмерләргә сыйфатлы белем бирү. Нәкъ шундый оешмаларда Башкортстанның киләчәк элитасы фомалаша, – ди Радий Хәбиров. – Республиканың көнбатыш өлешендә тагын бер татар гимназиясен ачу идеясе бар. Безнең максат – яшьләр үзебезнең республикада укысын өчен, чик буе районнарында яхшы мәктәпләр һәм көллиятләр булдыру. Шулай ук, телләрне укыту сыйфатына һәм татар теле укытучыларын әзерләүгә басым ясаячакбыз.

Уфаның Гази Заһитов исемендәге 65нче татар гимназиясе директоры Анфиса Галимҗанова республика Башлыгын мәктәпкә капиталь ремонт һәм спорт мәйданчыгын яңарту мәсьәләләрендә булышлыгын сораган.

Радий Хәбиров республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына гимназиянең спорт мәйданчыгын яңарту буенча тәкъдимнәр кертүне йөкләгән.

Фото: © Башкортстан Башлыгы рәсми сайты

Журналист Зәлия Ахунова БСТ телеканалы эфир челтәренә элек татар телендә чыгып килгән «Рәйхан» тапшыруын кайтару мәсьәләсен күтәргән. Республикада татар мәдәни үзәкләре, милли коллективлар катнашында күпсанлы чаралар уза, алар турында республиканың төп телеканалында сөйләп булыр иде, ди.

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Администрациясенә бу сорауны «Туган телләр сәгате» көн тәртибенә кертергә кушкан.

Очрашу барышында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Уфада легендар мотоузышчы Габдрахман Кадыйровка һәйкәл куярга тәкъдим иткән.

– Күптән түгел без республика башкаласында Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачтык. Быел Уфада республика белән 20 ел идарә иткән Мидхәт Шакировка һәйкәл ачуны ниятлибез. Әлбәттә, безнең алда махсус хәрби операциядә катнашкан геройлар мемориалын ачу бурычы тора, – дигән Радий Хәбиров. – Киләчәктә бөек спортчы булган Габдрахман Кадыйровка да, башка күренекле шәхесләргә дә һәйкәлләр куярбыз.

Уфа фән һәм технологияләр университеты студенткасы Айгөл Рамазанова төбәк Башлыгыннан быел республика дәрәҗәсендә Башкортстанның татар яшьләре форумын уздыруда ярдәм күрсәтелүен сораган. Радий Хәбиров Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетына бу чараны оештыруда тәкъдимнәр әзерләүне, форматын һәм көн тәртибен тәгаенләүне йөкләгән.

Җәмәгать эшлеклесе Илдар Дәүләтов Кушнаренко районындагы «Огонек добра» волонтерык хәрәкәте өчен бина бирүне сораган. Анда җирле халык блиндаж шәмнәрен ясау, маскировка ятьмәләрен үрү белән шөгыльләнә.

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаевка муниципалитет белән берлектә волонтерларга бина сайлауны кушкан.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук, Туймазы районында «Төмәнәк» тарихи-мәдәни үзәк һәм «Бабай утары» этнографик комплексы территориясендә, Татарстанның күрше районнары белән берлектә, Сабан туе бәйрәмен оештыруны тәкъдим иткән. Республика Башлыгы бу тәкъдимне дә, моннан тыш, Мәләвез районында туган татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиевның хәтерен мәңгеләштерү тәкъдимен дә хуплаган.

Фото: © Башкортстан Башлыгы рәсми сайты

Очрашу азагында Радий Хәбиров эчтәлекле сөйләшү һәм милли-мәдәни татар берләшмәләренә актив эшләре өчен рәхмәтен белдергән.

– Без зур илдә яшибез һәм бергәләп киләчәгебезне төзибез. Сезгә зур эшегез өчен бик рәхмәтлемен. Шушы катлаулы вакытта алдагы үсешебезнең нигезләрен салабыз. Бик акыллы, зирәк, үз эшебездә үҗәт булуыбыз кирәк, безне берләштергән идеаллар һәм традицион кыйммәтләргә теләктәшлек күрсәтү мөһим, – дигән Радий Хәбиров.

Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы мондый очрашуларның әһәмиятен һәм яңгыраган күп кенә сорауларны җирле дәрәҗәдә дә шактый тиз хәл итеп булуын билгеләп үткән.

– Татар телен укыту темасы буенча фикер алыштык. Аңа җитди игътибар бирәбез. Башкортстан өчен күп эшләр башкарган шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү буенча сораулар күп булды. Вакыйгалар буенча да тәкъдимнәр килде. Көн тәртибендәге күп кенә чаралар республиканың мәдәни тормышының бер өлешенә әверелде. Иң мөһиме – безгә ешрак очрашырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек, чөнки күп кенә мәсьәләләр муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә тиз арада хәл итеп булырлык, – дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100