Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радий Хәбиров Башкортстандагы һәлакәт турында: «Ул бәдбәхет җәзадан котыла алмаячак»

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә оператив киңәшмә узган. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген иртән Бакалы районында булган коточкыч һәлакәт буенча фикерен җиткергән. Бу хакта «Башинформ» һәм «UTV» хәбәр итә.

news_top_970_100
Радий Хәбиров Башкортстандагы һәлакәт турында: «Ул бәдбәхет җәзадан котыла алмаячак»
Фото:ГИБДД по РБ, соцчелтәрләр
  • Башкортстанның Бакалы районында коточкыч фаҗига – 17, 18 һәм 19 яшьлек дүрт кызны машина таптап үтергән, дип язды «Интертат». Алар Бакалының беренче мәктәбен тәмамлаган, училище һәм көллият студентлары булганнар. Якынча версия буенча, Яна, Анна, Эльвина, Ксения кафедан кайтып килә, биредә алар элеккеге сыйныфташлары белән очрашкан. Кайтып барышлый, кызларны иномарка таптап киткән.

– Бакалы районында иртәнге 4 тә куркыныч юл һәлакәте булды – исерек бәдбәхет – ә аны бүтәнчә атый да алмыйм – AUDI A5 тә дүрт кызны бәрдергән. ЮХИДИ хәбәр итте: ул бәдбәхет медицина тикшерүе узган, исереклеге расланган. Бу вазгыятьне шәхси контролемә алдым. Бар кешегә әйтәм: бәдбәхет җәзасын алачак. Җир казысам казыйм, ләкин җәзадан котылмаячак, әгәр аның турында миңа җибәрелгән мәгълүмат расланса... ә ул нәкъ шулай да, әле генә шуны кабат тикшердем. Утырышка кадәр шуның белән шөгыльләндем.

Икенче атнага киңәшмә үткәрегез, көрәшне көчәйтергә кирәк. Исерек йөргән кеше кабахәт була ул. Исерек кеше тотылса, йөртү таныклыгы алынамы, эш ахырына җиткереләме... Суд җәмәгатьчелеге белән дә киңәшмә уздырырга кирәк. Җәза мөмкин кадәр каты булырга тиеш. Беренче очрак түгел, былтыр да ике кызны берәү таптаткан иде. Җинаять эше ничек барганын карарга кирәк, - дигән Радий Хәбиров чыгышында.

«Чыгымнарны үз өстегезгә алыгыз, кызларны бөтенесен бергә Бакалы районында җирләрләр, мөгаен», - дип мөрәҗәгать иткән Башкортстан башлыгы Бакалы районы хакимияте башлыгына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100