news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сыйныфташлар белән очрашып кайталар иде». Башкортстанда Аudi таптаган дүрт яшь кыз үлгән

news_top
«Сыйныфташлар белән очрашып кайталар иде». Башкортстанда Аudi таптаган дүрт яшь кыз үлгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Бакалы районында коточкыч фаҗига – 17, 18 һәм 19 яшьлек дүрт кызны машина таптап үтергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Алар Бакалының беренче мәктәбен тәмамлаган, училище һәм көллият студентлары булганнар. Кызлар җәйге каникулга Бакалыга кайткан.

Якынча версия буенча, Яна, Анна, Эльвина, Ксения кафедан кайтып килә, биредә алар элеккеге сыйныфташлары белән очрашкан. Кайтып барышлый, кызларны иномарка таптап киткән.

Фото: © Башкортстан прокуратурасы

Машина таптап киткәч, җәяүле кызлар «Аккош» кафесы коймасына бәрелгән. Алар табиблар килгәнче үлгән.

Кызларны таптаган Аudi A5 белән 23 яшьлек Марс Г. идарә иткән, ул да Бакалы кешесе. Якынча белешмә буенча, ул нефть компаниясендә вахта ысулы белән эшли. Бакалыга туганнарына кунакка килгән.

Башкортстан ЮХИДИ белешмәсе буенча, авария ясаган машина хуҗасы өреп чыгарган һавада 0,333 миллиграмм алкоголь булган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар