Рәзилә Муллина: «Иван Грозный анасын уйнаганда шапкага татар бизәге чигеп куйдым»
Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина Минзәлә театрында 42нче сезонын эшли. Озак еллар театрның примасы, героинясы булган актриса.
«Син миңа охшагансың — җитешсезлекне тиз күреп аласың. Мин дә шулай: сәхнәдән һәр дөрес яңгырамаган авазны ишетеп алам да, сәхнәдән кергән артистны тотып дөреслим», - диде ул миңа интервью азагында.
Хәзер шушы дөресләве аның икенче вазифасына әверелгән икән. Театрның яңа директоры Илнур Гайниев Рәзилә Муллинага өстәмә эш тапкан — театрның сәхнә теле педагогы итеп билгеләгән.
Рәзилә Муллина белән без театр, яшьләр, актриса язмышы һәм Рөстәм абый Муллин турында сөйләштек. Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин 72 яшендә — 2019 елның мартында вафат булды.
Рәзилә апа, яшьләрне дөрес сөйләшергә өйрәтә башлагансыз икән. Нәтиҗәсе бар кебекме? Аларның өйрәнү теләге бармы?
Иң үзәгемә үткәне — дөрес сөйләмәү. Бәлки, мин үзем дә дөрес сөйләмимдер, безне укыганда дөрес сөйләргә ничек өйрәттеләр — шулай кереп калган. Кулдан килгәнчә ярдәм итергә тырышам. Кирәк дигәннәре арттан йөри, бик сорамаганнарын үзем тотып алам. Безнең театрда тел мәсьәләсе артык начар димәс идем әле.
Кирәк дип санаганнары күпме?
Нигездә — саныйлар. Тыңлыйлар алар мине.
Кешене дөрес сөйләшергә өйрәтеп буламы?
Була. Теләк булса, була. Владикны (театрның рус милләтле татар актеры Владислав Поджидаев. Авт.) беләсез бит инде, гел русча иде. Аңа безгә спектакль куярга килгәч режиссер Сергей Потапов әйтте: «Иди Рәзилә апаңа! Живи там! Выноси мусор…», — диде. Кызык кеше бит ул. Влад инде Потапов әйтмәсә дә килә иде — сорап куйган. Эштә дә яныма килеп һәр сүзне, һәр авазны сорашты: монысын әйткәндә тел кайда була, монысын әйткәндә ничек тын алына, кайсы авазны әйткәндә тынны ныграк этеп чыгарасың — шуларга кадәр сөйләшеп утыргач исендә кала, язып-язып бара. Шул якларын яратам инде яшьләрнең.
Бер дигән эшләде егет. Берәү дә аны русча сөйләшә торган дип уйламады. Бәлки, сезнең белән русча сөйләшәләрдер. Мин русча сөйләшмәгәч, минем белән татарча сөйләшәләр. Бервакыт Алабугадан студентлар килгән иде –Минзәлә театры буенча диплом язалар. Русча сөйләргә кирәк — мин сөйли белмим. Шул дәрәҗәдә русча сөйләшмибез. Өйдә минем балалар да русча сөйләшми. Шуңа да татарча сөйләшкәндә кыстырылган һәр урыс сүзе колагыма бәрә.
Тирәлектә дә русча сөйләшмичә яши аласызмы?
Алабыз.
Ә кибеттә, мәсәлән?
Анлык кына сөйләшәбез инде. Төбенә төшеп матур җөмләләр белән сөйләшә белеп булмый, диюем. Бер сөйләшә башлагач китә инде. Кинәттән генә башлап китеп булмый. Мин шулкадәр татарча сөйләшеп яшәргә күнеккәнмен.
Рәзилә апа, сез театрга Алабугада укып килгәнгез бит, әйеме?
Алабуга культпросветучилищесында театр бүлеге бар иде. Казанга мәдәният институтына да кергән идем, укытмадылар: «Синең рольләреңне кем уйный?» дип театрдан килеп алдылар, документларымны да алып кайтып бирделәр. Шулай итеп укый алмый калдым. Мин моңа шулкадәр кимсенәм. Институтта укыган күпме балага ярдәм иттем, диплом эшләрен эшләшеп бирдем. Минем анлык кына башым да бар. Эшләдек тә эшләдек…
Читтән торып укырга да кермәдегез инде?
Мөхәммәт Мәһдиев та әйтә торган иде: «Телең дә бай синең. Керергә кирәк университетка», дия торган иде. Шунда да уйламадым. Рольләрем күп булды. Төп рольләр булды. Аннары гаилә. Укыйм дигән кеше гаиләсе булгач та барып укыды. Мин кирәк санамадым, барыбер беләм мин аны дип йөргәнмендер инде. Рольләр, рольләр…
Укыган булсагыз, нәрсә дә булса үзгәрер идеме икән?
Кем белән инде?! Белемем арткан булыр идеме икән… Мин институт бетереп кайткан кешеләр белән үземне чагыштырам да, ким җиремне дә күрмим. Безнең чорда бит ул институт кирәкмәде. Бер театрда гына эшләү дәрәҗә иде. Яшь чакта безгә әйттеләр: «Син яшь — эшлә, өлкәнәйгәч, сиңа хөрмәт, сиңа дан», диделәр. Без эшләгән чорда театрда өлкәннәргә хөрмәт-дан булды. Берсенең дә институт белеме юк иде, ләкин алар шулкадәр дәрәҗәле кешеләр иде — алардан дер калтырап тора идек. Репетициягә бару өчен өлкәннәрне бүлешеп куябыз: аларны безне сөйләшергә, сәхнәне өйрәтте. Сабир абый Өметбаев: «Синең сөйләгәнеңне сукыр күрсен, саңгырау ишетсен», дия торган булган. Алар: «Үскәнем, укы», дисәләр, бәлки, укыган да булыр идек.
Ә сез хәзер үзегезгә карата кайчандыр аларга булган кебек хөрмәтне тоясызмы? Яшьләрдән шундый мөнәсәбәт бармы?
Бар дип уйлыйм. Мин тик утырмый торган кеше буларак, төрле кичәләр ясарга яратам. Егетләргә-кызларга: «Менә шундый план бар иде. Нишләрбез икән?» дим. Алар кайчан әйтсәң дә тыңлый. Юбилейлар уздырганда да бөтенесе йөгереп йөриләр. Мин яшьләрнең шул якларын яратам.
Ә сез яшь чакта ниндиерәк идегез?
Без кысылганрак идек, рамкада идек. Әнкәй миңа: «Үпкәләп йөрмә, кыз баланың тәрбиячесе кырык, кырык беренчесе чыбык», ди торган иде. Шуңа кем нинди кисәтү ясаса да, кабул итергә өйрәнеп үстек, тиеш кебек кабул иттек. Хәзер яшьләр иркен. Аларның фикер йөртүе дә иркенрәк. Уйнау сәләте дә… карап торам да, «Ох!» диеп куям. Шулкадәр әйбәт уйнаган вакытлары бар! Яшьләр сәләтле. Кайчакта башка театрлардагы коллегалар белән очрашканда: «Яшьләр шулай инде хәзер», дип зарланучылар да бар. Мин бу әйберне кабул итәлмим.
Минем чорым булды. Гел героиня иттеләр. Өлкәннәрнең кайсыдыр чәй китереп бирер иде, кайсыдыр чәчемне үрешер, кайсы күлмәгемне кигезешер иде. Бу бит аларның дәрәҗәсен төшермәде, күтәрде генә. Хәзер инде безнең яшьләргә юл бирер вакытыбыз җитте.
«Рөстәмем әйбәт ир иде, кадеремне белде»
Муллиннар — татар театры дөньясына билгеле пар. Рөстәм абый белән театрда таныштыгызмы?
Әйе. Мин килгәндә ул эшли иде инде. Безнең язмыш бик кызык. Рөстәм өйләнгән кеше иде. Хатыны Нәсилә шәп актриса иде, шундый шәп актриса. Бик акыллы иде Нәсилә апа. 1988 елны җәйге ял вакытында Чаллы юлының Сарман тракты дигән җиреннән чыккан вакытта КамАЗ бәреп үтерде. Балаларының зурысына 11 яшь, бәләкәенә 4 тулмаган иде. Рөстәм ялгыз калды…
Сез яшь кыз…
Карт түгел идем әле. 30 яшьтә идем. Рөстәм белән бергә «Зәңгәр шәл» не, «Өч аршын җир» не уйнаганда да кияүдә түгел идем әле. Ул вакыт Рөстәмнең хатыны да исән иде әле. Гел бергә уйнагач, кеше төрлесен уйлагандыр, бәлки. Аллаһ каршында йөзем якты — безнең арада ул чакта бернинди мөнәсәбәтләр булмады. Миңа «Сине фәрештә дип белә идем», дия торган иде. Ул чакта ниндидер мөнәсәбәтләр булса, миңа өйләнми иде. Мин бөтенләй кияүгә чыкмам дип йөрдем…
Героиняларны уйный торган чибәр актриса чыкмый калыр идеме икән?
Әнкәйгә әйтә торган идем: «Әткәй кебек кеше булса гына чыгам», дия идем. «Атаң кебек кеше бүтән юк, балакаем, эзләмә», дия иде әни. Мин ашыкмадым. Яшьләргә дә әйтәм: «Ашыкмагыз, дим, өлгерәсез».
Актрисаларга җитди карыйлар идеме? Җиңел холыклы алар дигән караш булмадымы?
«Син театрга эшкә кергәндә Фагыйләгә кердем. Артист та булдымы халык, никләр җибәрәсең, дидем. Әрәм итәсең, дип ялындым. „Барсын, уйнарга осталыгы бар“, дип утыра Фагыйлә», дип сөйләгән иде бервакыт дүрнәй. Безнең якта Зур инәйгә З урынына Д белән дүрнәй дибез.
Театрыбызда күпме яшьләр бит инде. Берсе белән берсе чуалышу ише әйбер юк ул. Мин моңа 100 процент ышанам. Ул якка безнең театрда электән үк каты куллы булдылар. Безнең театрны бит «Гаиләләр театры» дип йөртәләр иде. Сабир абый яшьләрне берсен берсенә кушарга тырышкан. Әллә шуңамы — контроль көчле булды.
Рөстәм абый темасын дәвам итик.
Шул инде — Рөстәмгә чыктым. Ике балага әни булдым.
Сезгә кем дип дәштеләр?
«Әни», диделәр. Өлкәне дә! Әнкәй баштан ук әйтте: «Кызым, үзең теләп чыктың, шушы ике баланы рәнҗетсәң, бәхиллегем юк», диде.
Әбиләре бар идеме балаларның?
Бар иде. Рөстәмгә 23 яшь чагында ук үзенең дә әнисе үлгән булган. Икенче әнисе дә бик әйбәт иде — без кайтканны көтеп тора иде. Нәсилә апаның әнисе дә исән иде. Без аның янына кунакка кайтып йөрдек.
Кабул иттеме?
Рөстәм мине Нәсилә апаның әнисенә күрсәтергә Тукай районының Ташкичү авылына алып кайтты. Ул чакта олы малае Руслан мәктәптә укый, кечкенәсе Илдар әбисендә авылда иде. Капкадан килеп кердек. Рөстәм кулын сузып тора, ә бала йөгереп килде дә: «Әни, нигә озак кайтмадың?» дип мине кочаклап алды.
Нәсилә апаның әинсе шундый әйбәт әби иде, мәрхүмкәем. Мин алдагы елны «Азат хатын» журналының тышлыгына чыккан идем. Мәкаләне Рәйсә апа Юсупова язган иде. Рәхилә әби моңа шуны укыган да, Илдар шуны миңа кычкырып укый. 4 кенә яшьтә бит әле. Ятлап бетергән текстны. Әбисе: «Әтиең яңа әни алып кайта», дигән инде. «Үзең әйбәт булсаң, әниең дә әйбәт була, әшәке булсаң, әниең дә әшәке була», дигән. Шул көннән «Әни», дип әйтеп китте инде. Мин әйбәте булырга тырыштым.
Үз балаларыгыз булдымы?
Булат исемле бер улыбыз бар. Тормыш иткәндә гаиләдә авырлыклар булмады. Бөтен эшкә өйрәнделәр. Хәзер дә килеп минем тәрәзәләремә кадәр юып куялар.
Кияүгә яратып чыктыгызмы, Рәзилә апа, әллә балаларны кызгану булдымы?
Әллә нәрсә булды ул. Күршеләр: «Балалар бәхетенә Аллаһы Тәгалә сине биргән», диләр. Рәхилә әби дә шулай диде. Ул без кайтканны көтеп тора иде. Хәзер уйлыйм да, башсыз булганмын инде. Кайтуга мунча ягып куя иде — Рөстәм белән мунча кереп чыгабыз. Урын җәеп бирә иде — Рөстәм белән ятып йоклыйбыз. Гел бергә — уйныйбыз, көләбез, шаярабыз. Минем әнкәй түгел бит инде ул, Рөстәмнең үлгән хатынының әнисе. Ул шулай кабул итте: «Син кайтып керсәң, Нәсиләм кайтып кергән кебек була», ди торган иде. Хәзер уйлыйм да инде — балаларны алып кайтып йөрсен дип мине алдагандыр да инде, дим.
Ике сеңлесе бар иде Нәсилә апаның: Наилә белән Вәсилә. Алар да әйбәт булдылар. Наилә үлде инде. Вәсилә белән еш кына сөйләшеп алабыз. Үземә күрә мин дә әйбәт булырга тырыштым.
Рөстәм абый әйбәт ир булдымы?
Әйбәт иде Рөстәм. Кадеремне белде ул минем. Әткәй-әнкәемне, энекәшләремне бик яратты. Без гел бергә бит инде.
Гастрольләргә чыгып киткәндә балаларны кем карашты?
Үзләре калдылар. Балаларны өйдә калдырып ишекне ябып чыгып китәбез дә, елый-елый барам. Бәләкәй Булатны өлкәнрәкләр үзләре үстерделәр инде. Без бит гастрольләрдә иң киме 24әр көн йөрдек.
Күз-колак булып торучылар булгандыр бит инде?
Күршеләр. Әнкәйнең бертуган сеңлесенә баралар иде. Өйдә чакта башка артистлар кергәләде — ашарларына пешереп чыгып китәләр иде. Миннән хәзер дә көләләр суыткычы тулы полуфабрикат эшләп куя дип. 500ләп котлет ясап, морозильникка күбрәк сыйсын өчен котлетларны яны белән бастырып тутыра торган идем. Үзләре пешерә. Алар бик мөстәкыйль булып үстеләр. Кер дә юдылар, өйне дә җыештырып куялар иде.
Хәзер театрда яшьләрне карап йөрим инде, бала үстерәләр, 3 көнгә гастрольгә чыксак та, ой-ой бала дип елый-елый телефоннан сөйләшәләр. Эх, мәйтәм, безнең бит телефоны да юк иде. Күршеләрнең әтиләре сугыш ветераны булгач, телефон керттеләр. Иртәнге 7дә шалтыратабыз, балалар сөйләшергә дип кереп торалар иде. Күршеләр зарланып бер сүз әйтмәде. Үзебезгә телефон кертсәләр, беркемнең сөйләшүенә каршы килмәс идем дидем. Каршы килмәдем, йорт буйлап телефонга кеше чакырып йөрдем. Озак булмады инде — бөтен кешегә телефон кертелә башлады.
Ир белән хатынның көне буе бергәлеге туйдырмыймы?
Ой аның рәхәтлеген белсәгез! Гел янәшә булып тордык без. Авылга кайткач бер тапкыр классташлар белән күрешергә чыккан идем, кайткач әткәй: «Нишләп йөрдең анда? Кияү өч тапкыр чыгып карады», диде.
Өйдә мин камыр белән мәш килергә яратам — анысы миңа карап күренеп торадыр. Камырым уңа минем. Мин камыр ясаганда Рөстәм минем янга утырып кычкырып газета укый иде. Шушылай яшәдек.
Күренәдер, дигәннән, актриса булгач, диеталарда утырмадыгызмы?
Утырмадым. Элек мин бик ябык, бик матур идем. Миңа 37 яшьтә Сәрвәрне бирделәр. «Бирмәгез», дип кердем. Театрда яшь кызлар бар.
Ә нигә сезгә бирделәр?
Җырларга кирәк. Начар күренмәгәнмендер, күрәсең. Фотолар бар — матур. Мин бит кинәт тазармадым. 50 яшьлек юбилеемнан соң бик каты чирләдем. Автобуста йөргәндә җил бәреп йөреп, бер якка кыегайдым. Больницада 40 көн яттым. Битем урынына утырмый, котчыккыч ямьсез, куркыныч иде ул. Театрдан артистлар киләләр дә акырып елап кайтып китәләр. «Йөрмәгез елар өчен», дим.
Гормоннар белән дәваладылар — теттеләр генә инде — больницадан тазарып чыктым. Авыз эшләми, тел туры чыкмый, хәрефләрне әйтеп булмый иде. Өйрәнә-өйрәнә чыга башлады инде. Менә шундый хәлләр булды. Минем моны сөйләгәнем дә юк иде инде.
Бит төзәлде. Кашлар тигез түгел иде — сыза идем. Диеталарга утырсам нәфисләнер идем. Минем артык ябыгу нияте юк. Рөстәмемә ошый иде минем гәүдәм, «Ябыкма», дия иде.
Рөстәм абый ничек кичерде авыруыгызны?
Иии мескенкәем, нык борчылды. Беренче хатыны үлгәч, аңа бит бөтен нәрсә удар. Безнең Рөстәм хисләрне түгеп йөри торган кеше түгел иде, бик басынкы кеше иде ул. Теләсә нәрсә сөйләнеп кычкырып йөрмәде. Андыйлар да бар бит. Теләсә ни әйтеп хатын-кызга кагыла торганнар, кирәксә-кирәкмәсә шаяра торганнар була. Минем Рөстәмем андый булмады. Ул чын ир кеше иде.
Төрле чак булды инде. Гаиләдә тарткалашкан чак та булды. Идеаль яшәмәдек. Аерылышып кайтып китү дәрәҗәсенә дә җитмәдек. Мин аңа кешедән сүз әйттермәдем. «Рәзилә апа „Сүз әйтмәгез җизнәгезгә“ дип куя», дип әйтә иде директорыбыз Роберт Шәйхелович (Минзәлә театрының элеккеге директоры. авт.). Минем Рөстәм беркемгә дә каршы әйтмәде, үзен дә якламый иде. Әйбәт иде. Нык сагынам. Зиратка барып кайттык әле.
«Рөстәм бик горур иде. Авырып ятулардан курка иде»
Ул бит ныклап авырмады да дип беләм. Әллә ничек кинәт кенә китеп барды кебек.
Авырмады. Аның нишләптер организмында шикәр барлыкка килде.
Эчеп йөрмәде бит, әйеме?
Безнең авылда аракы бүлгәндә бер агайдан сорыйлар икән «Эчәсеңме?» дип. «Мин каргамыни», дип әйткән ди. Ул да карга түгел инде. Ул чор ирләре өчен нормаль генә эчү иде инде. Эчеп аунап ята торган кеше түгел.
Элек артистларны сыйлау күп иде бит. Барып төшәсең — сыйлыйлар. Башкортстанда бер тапкыр бер председатель хатын самогон алып килгән иде. Кырлы стаканнар алып килгән дә тутырып салган. «Эчегез», ди. «Первый килгәч тә шуны эчә ди, сыер чирләсә дә шуны эчерәм», ди. Уйлап карыйм да, элеккеге артистлар тотнаклы булганнар, белмим, шул кадәр сыйлау булса, хәзергеләр нишләр иде икән? Безнең театр егетләре алай эчми. Бездә эчүчелек юк, ул яктан җан тыныч.
Рөстәм абыйның авырулары шул шикәрдән башланды инде алайса?
Үлемен тромб өзелүдән дип куйдылар. Олыгайган көнендә аяклары сызлый башлады, ул бөергә бәрә икән. Табип шулай аңлатты: организмда иң әһәмиятле бөер диде. Бөерләрендә таш таптылар. Травмадан калган диделәр.
Баштарак больницаларда ятты инде, Роберт Шәйхелович, Зиннур Хөснияр, Данил Салихов сөйләшеп больницаларга салдылар. Карамадылар дия алмыйм, Министрлыктан санаторийларга да юллама бирделәр. Биатай 86 яшендә үлде. Рөстәм 72дә китте. Мин әле аны яшәр дигән идем. Ул нык иде, көчле иде.
Мин гастрольдә идем. Дүрт көн уйныйсы идек, ике көн уйнап кайттык. Кич театрда Актанышларның спектакле иде. «Театрга төш», диләр, төшәсем килми инде: алҗып та кайткан идем, Рөстәм дә өйдә. Шикәрен үлчәсәм, төшеп беткән. Ашаттым, эчердем. Шикәре сигезгә менгән, дип тынычландык та ятып йокладык.
Рөстәм иртән сәгать 7дә аш ашый торган иде. Мин кичтән күп итеп ит салып шулпа кайнатам да өчкә бүләм. Берсен кич, берсен иртән, берсен көндез пешерәм. Иртән ашка бәрәңге турап салдым, суган турап ятам, «Су чыгар әле», ди. Даруын эчкәндә суны көн дә иртән мин чыгарам, ничектер шулай гадәтләнгән. Суны эчте, стаканны куйды да диван артына сөялде. Битен чәпелдәтеп карыйм, су каптырам, «Рөстәм, Рөстәм», дим. Скорый чакырттык, килде дә йөрәген карыйлар: «Апа, бер сызык та юк», ди. Үлде инде. Шушылай утырган, күзләре ачык. Мин милиция белән врач көтеп утырам. Рөстәм миңа карап ята кебек. Күзләрен йомдырдым. Килделәр. Театрга шалтыраттым. Килеп җиттеләр. Ярдырмаска диләр бит инде, минем ярдырасым, нәрсә булганын беләсем килә. Шул ук көнне ярдырып, театрга куеп озатып, шул ук көнне җирләдек. Иртән 7дә үлде, 3тә җирләдек. Рөстәм бик горур иде. Авырып ятулардан курка иде. Аллаһы Тәгалә аны шулай азапламыйча гына алды.
Горур кешегә тормышта яшисе авырмы? Кыенлыкларын күрдеме? Әллә яраклашучы ролен сезгә үтәргә туры килдеме?
Рөстәм ваклыкларга игътибар итмәде. Кеше турында сөйләгәнне, гомумән, яратмады. Театрда төрде хәлләр була бит инде, әйтә башласам: «Рәзилә, нигә кирәк ул сиңа?» дия иде. Бер кешедән көнләшмәде.
Шулкадәр шәп җырлый иде минем Рөстәм. Ул сәхнәгә чыкса халык аһ итә иде. Аны һинд киноларындагы егетләргә тиңлиләр иде. Кая барса да әйбәт кабул иттеләр, дуслары күп иде. Үз борчулары белән мине дә борчамады. Теләгән рольләрен уйнады. Ул һәрвакыт герой иде. Горурлыгы зыян китермәгәндер.
«Мин Минзәләдә беренче тамададыр»
Туксанынчы елларны ничек кичердегез? Акча юк, икегез дә артист.
Ой ул еллар… Безне өч айга үз хисабыбызга отпускага чыгардылар. Өч бала. Булат бәләкәй. Җәйгә авылга кайтып киттек инде. Без бит гаиләдә биш бала. Ике энекәш авылда үз йортлары белән тора. Киленнәребез бик әйбәт. Атна саен энекәшләрдән ипи, 3 литрлы банка белән сөт, эремчек, каймак килеп торды. Күкәй сатып алган булмады, мал суйдылармы — ит килде. Туксанынчы елларда кеше интекте, талоннар заманы иде. Мин бу газапларны күрмәдем. Туганнарым авыр вакытта рәхәтләндереп яшәтте.
Аннары мин Минзәләдә беренче тамададыр. Туй алып бару бәһасы 2 мең сум иде ул вакытта. Арттырып сорый белмәдем. 200 сумга эшләгән кеше өчен 2 мең сум бик зур акча иде.
Рөстәм абый?
Рөстәм йөрмәде. Мине илтеп куя, чәй кайнатып кайтканымны йокламыйча көтеп утыра. Мине кем генә килеп алмады да, кем генә китереп куймады…
Яратып эшләдегезме?
Яратып. Туйларымны бик яраталар иде. Балаларны да туйларга йөреп укыттым. Театр акчасына ничек укытасың?! Аякларым гөбе кебек шешеп кайта иде.
Ә хатын-кызга тост әйттереп эчергә кыстаулар кыен түгелме?
Мин болай итә торган идем: «Хөрмәтле хатыннар, ирләрегезне аякларына басып утырмагыз, ирек бирегез», дия идем. «Мин сезгә эчик дип әйтмим, кем күпме булда ала», дим. «Әйдәгез, эчегез», дип кеше кыстап йөрмәдем. Мин алып барган туйларда эчеп ямьсез кыланган бер очрак та булмады. Холыксыз кешеләр дә ачылып китәләр иде.
Хәзер әллә нинди уеннар уйнаталар…
Хәзерге уеннарны яратмыйм, әйбәт уеннар гына уйната идем. Безнең авылдан Галияттәй әйтмешли, түбән әгъзалар тирәсендәге сүзләрне дә яратмыйм. Мин шигырьләр яратам.
Озак эшләдегезме?
Байтак эшләдем. Әле 52 яшьтә дә алып бара идем.
Ничек туктадыгыз: акча кирәге беттеме, картаям дипме?
Олыгайдым дип. Яшьләр алып барсын дип. Өйрәттем мин аларны, минем белән йөргәннәр хәзер туйлар алып баралар. Рәхмәт әйтәләр. Күрше-күлән юбилейлар уздырырга чакыра кайчакта. Акчага түгел, болай гына керәм.
«Чаллыга китмәдек, үземне Минзәлә театрына бурычлы дип саный идем»
Туксанынчы елларда Чаллыда театр ачылып, Минзәлә театрының баш режиссеры да, кайбер артистлары да шунда күчте. Сезнең андый теләк булмадымы?
Ул чор минем өчен горурлык чоры. Театр ачабыз, диләр, артистларга фатирлар бар диләр. Без 1989 елда Рөстәм белән бу 3 бүлмәле фатирны алган гына идек. Рөстәмнең китәргә исәбе бар иде. Туганнары да Чаллыда. Фаил Ибраһимов та чакыра. «Кайтып йөрерсең, мин Минзәләдән китмим», дидем.
Ни өчен?
Беренчедән, үз районым. Икенчедән, мин бу театрда эшли башлагач, бирегә артист булып кердем, артист булып пенсиягә чыксам иде дидем. Көндәлек язып бара идем. Нигәдер шулай язганмын. Шушы Минзәлә театры мине артист итеп алды, халыкка танытты, нигәдер үземне бурычлы дип санадым.
Рөстәм абый китсә дә, китми идегезме?
Миннән башка китми иде ул. Мин аны беләм. Ул мине ташлап беркая китми. Минем белән яши башлагач бер хатын-кызга күз дә салмады бит ул. 100 процент беләм. Ул мине бик хөрмәт итеп яшәде.
Китүчеләр китеп уңдылармы?
Уңдылар дип… беләсезме, артист кайда эшләсә дә артист инде ул… үзен тота белсә. Ролен уйнаса, режиссерны тыңласа, директорга буйсынса, кайда да эшли ала. Фаил Ибраһимов яхшы режиссер булды. Хәзергеләр килә дә яңалык күрсәтәләр имеш, Фаил алар күрсәткәнне әллә кайчан эшләде. «Зәңгәр шәл”дә тимердән күпер ясатты. Шул төрлечә борыла. Булат белән Мәйсәрә ике яктан йөгереп менә, күпер кушыла. Алар күрешәм генә дигәндә күпер аерылып китә. Фаил Булатны уйнаган Рөстәмгә: «Мәйсәрә янына сикереп чык, — ди. — Каршылык белән күрешәсез», ди. Шушы зур арадан очып Рөстәм сикереп төшә. Ул егылмасын өчен мин аны тотам (Рәзилә Муллина Мәйсәршне уйнаган. Авт). Шундый матур кочаклашу мизгеле килеп чыга икән астан карап торган кешегә. «Минем иң шәп чорым Фаил Ибраһимов белән эшләгән чор булды», дигән иде Рөстәм.
Фаил Ибраһимов киткәч борчылдыгызмы?
Борчылдык. Ул вакытта «Минзәлә театрын Чаллыга күчерәләр, бетә», дигән сүзләр дә йөрде. Ул киткәч, Ленар абый Садриев эшләде — артист белән эшли белә торган бик әйбәт режиссер иде. Дамир Сираҗиев ике спектакль куйды, икесендә дә уйнадым. «Моя красавица» дип йөри торган иде ул мине. Артист буларак бик хөрмәт итте. Катлаулы мизансценалар куя иде. Бик искә алам ул чакларны. Яшь чак, матур чак!
«Туксанынчы елларда флаглар күтәреп кычкырып йөрмәдек, читтә дә калмадык»
Рәзилә апа, туксанынчы елларда Казанда халык мәйданнарны тутырганда, зыялылар ачлык игълан иткән заманнарда район җирендәге артистлар ничек яшәдегез? Бәйсезлеккә йөз тоткан чор театрда ничек чагылды?
Бездә ул чор куйган әсәрләребездә чагылды. Без флаглар күтәреп урамда кычкырып йөрмәдек, читтә дә калмадык. Шушы темага әсәрләр эшләп уздырдык. Сөембикә турында Ризван Хәкимнең «Хан кызы» н куйдык. Тик торалмый торган бер гадәтем бар бит инде. Театрда «Яшел кәнәфи» дигән бер кичә оештырдым, шуның кысаларында шигырь кичәләре, бәетләр кичәләре, фронтовиклар белән очрашулар оештыра идек. Кайсын сәхнәдән дә күрсәттек, үзара да үткәрдек. Хәтер көнен дә оештырдык. Без аны ике ел үткәрдек, аннары үткәртмәделәр.
Болар — ирек чорында эшләгән эшләребез. Бу безнең бурыч кебек иде. Ул чактагы сценарийларым әле дә исән. Китап чыгарсам, бастырыр идем дим.
Мин ул чакларда калфаклар, алъяпкычлар чиктем. «Өч аршын җир» спектакленә дә сөлгене үзем чиктем. Калфакларны да күп кидем. Иван Грозныйның әнисе Глинскаяны уйнаганда урыс шапкасына татар милли бизәге чигеп куйдым. Бу бертөрле кирелек диимме соң? Юри тектем. «Гроза» да Кабаниханы уйныйм. Башта башыма чиккән калфакны «Бисмилла» итеп киям, өстенә яулык бәйләп куям. Үземә шул рәхәт.
Сезне тыңлыйм да, матур да инде бу якның сөйләше, әйеме, Рәзилә апа.
Без бит укыганда әдәби тел укыдык. Мин авылга кайтсам хәзер дә «бармаем, кайтмаем» дим. Бездә «барабыз» дип сөйләшүне кылтаюга саныйлар иде. Бездә Дөһрәттәй, Дөләйхәттай, Зөһрә белән Зөләйха түгел. Бик матур сөйләм, дигәч йөрәгемә майлар булып ята. Бездә «ич”ләр, «лабаса”лар да юк.
Бу як халкын башкортлар үз халкы кебегрәк кабул итә. Анысына ни дисез?
Тарих белән кызыксынам. «Мәдәни җомга”ны гомерем буе яздырдым, Вахит Имамовны бик укып барам. «Татар җирлеге Уфага кадәр булган», дип яза бит. Мин аны элек үк белә идем. «Парижга башкорт атлылары керде», диләр. Не черта да башкортлар түгел, безнең як кешеләре кергән анда.
Безнең сөйләм дә башкорт сөйләменә охшамаган. Теге як башкорты сөйләме гел башкача. Гастрольләргә йөри идек бит инде — гел аңлап булмый. Безнең сөйләм — ул Минзәлә сөйләме.
Ә безнең телевидениедә корреспондентлар «Шахарда, хавада» дип сөйли хәзер. Эх мәйтәм, боларга әйтмиләрдер инде, әйтсәләр алай димәсләр иде.
Рәзилә апа, Актанышта театр ачыла бит. Сездән ерак ара түгел. Аларны конкуренция итеп кабул итмисезме?
Бер театрны да көндәш итеп кабул итмим. Булсын! Тик аның карар кешесе калмый — менә нәрсәдә проблема. Авылга барасың — 30 кеше дә җыеп булмый. Үземнең туган авылда мин белгән бөтен кеше үлеп бетте, спектакльгә йөри торган бер кеше дә калмады. Театр белән килсән 15-20 кешедән артык җыелмый. Элек һәр авылда керә торган фатирыбыз бар иде. Мунча ягып көтеп торалар иде. Хәзер алар да үлеп беттеләр, хәер, хәзер фатирда йөрмибез инде.
Әтнә диделәр, Түбән Кама диделәр… театрларның бөтенесе эшләп ята бит… һәрберсенең үз тамашачысы.
Актаныш булдырыр дим мин. Аларның сәнгатькә мөнәсәбәт яхшы, бөтен Татарстанга үрнәк итеп куярлык. Актаныш саклый татар телен. Русча әкиятләр булса, Фәттахов «Районга кертмим, татарча уйнагыз», дип әйтә ди. Дөрес бит! Хәзер Актаныш театры җитәкчесе Нур Хөсәенов бездә эшләде — «Мулла”да Әсфәндиярны уйнаган иде. Ул Татарстанның атказанган артисты. Шундый акыллы егет. Анда минем Рөстәмем сыйфатлары бар.
Тыңлап-тыңлап торам да, бигрәк яратасыз театрны. Бөтен тема Минзәлә театрына әйләнеп кайта.
Үземне театрга бик тугрылыклы кеше дип саныйм. Театрга 1979да килгән идем, бер көн дә китеп тормадым. Моның белән горурланып йөрим, сүз әйтергә, киңәш бирергә хакым бардыр дип уйлыйм. Гомер шунда үткән бит. Театрның төрле чорын беләм.
Бу театрны ташлап китәсем килми. Театрга төшү өчен кичтән киемнәремне үтүкләп, алкаларыма хәтле әзерләп куям. Шушы театрга төшү миңа бәйрәм. Шулхәтле яратып эшлим — аңлата торган түгел! Театрга файдам тисен дип эшләдем. Юбилейларга сценарийлар яздым. Аның өчен акча да сорамадым, түләгәндә түләнде. Директор авызыннан чыкканчы сценарийларым әзер иде. Бүген дә әллә ничә әзер сценарий ята.
Мин үзебезнең артистлар турында мәкаләләр язам. Китапта алар турында рольләр белән язылган, чит кешегә ул гел кызык түгел, мин аларныд театрда эшләгәндә булган хәлләрен язам. Артистлар турында язмаларымны китап итеп чыгарасым килә. 65 яшемә миңа «Муллина әйбәт актриса», дигән кичә кирәкми, шул китапны чыгара алсам, шул артистларның балаларын да чакырып, әти-әниләре турында үзләреннән дә сөйләтәсем килә.
Ә театр сезнең кадерне белә дип саныйсызмы?
Белә. Яшьләрнең «Рәзилә апа, бу ничек?» дип кереп соравы да миңа дәрәҗә кебек. Сорамый да алалар. «Туйган инде», дисәләр дә берни дә әйтә алмыйсың. Ә тыңламасалар, кысылма дисәләр… Җитәкчеләр дә киңәшкәч, хөрмәт дип уйлыйм.
Рәхмәт, Рәзилә апа!