Владислав Поджидаев: «Минзәлә театрында иҗат булганда Влад биредә булачак» | intertat.tatar

Владислав Поджидаев: «Минзәлә театрында иҗат булганда Влад биредә булачак»

Таныш булыгыз - Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Владислав Александр улы Поджидаев.

Владислав Поджидаев — Минзәлә театрының яшь артисты. Рус егете. Хәер, дөресрәге, катнаш гаиләдә үскән. Әмма татар театры турында хыялланып, милли тирәлектә үскән егет димәс идем. Ул үзе өчен бөтен дөньяны ачык дип санаган, заманча яшь кеше. Әмма ул бүгенге көндә татар театрында эшли һәм бик тырышып дөрес татар телендә сөйләшергә өйрәнә.

Владиславның Минзәлә театрына килүенә әле бер ел гына. Танылган режиссёр Сергей Потапов Минзәлә театрында Шекспирның «Макбет”ын куйганда Макбет роленә Владиславны алган. «Башкаларга охшамаган», — дигән ул аны.

Быел ул шул роле белән «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» театр премиясе номинанты да иде. Дөрес, премия башка берәүгә бирелде, ә Владислав «Бердәм Россия”нең махсус премиясенә лаек булды.

Чиста, матур, әдәби татар теле тарафдарлары өчен бу әңгәмә, бәлки, уңайсызрак булып тоелыр. Мин бу текстны махсус әдәби тел кысаларына кертмәдем. Ничек бар — шулай. Бу әңгәмә бүгенге яшь буынның теле, уй-фикерләренең ачык күрсәткече. Аннан качып, страус кебек башны комга тыкмыйк, ә бүгенге яшьләрне аңлыйк һәм хуплыйк. 

Минемчә, бу интервью безгә бер нәрсәне ачык аңлата — без пафослы сүзләр белән түгел, бары тик яхшы контент булдырып кына яшьләребезне татар дөньясында саклап кала алабыз.

Влад, татар театрына ничек килеп эләгүең турында сөйлә әле.

Ничек эләктем? Килдем дә әйттем инде директорга: «Минем Минзәлә театрында эшлисем килә», — дидем. Чөнки анда эксперимент спектакльләрне күп куялар — шул әйбәт. Миңа театрда шундый әйберләр нык ошый. Минзәләдә беби-театр да бар. Ул да ошый. Менә шулай бу театрга күктән төшкән шикелле килеп чыктым.

Син — Баулы егете. Экспериментлар өчен Минзәләгә кадәр килдеңме?

Әйе.

Бу вакытлы тукталышмы? Кая да булса китүең мөмкинме?

Белмим инде. Вакыт күрсәтер.

Бүгенге көндә син Минзәләдәге тормыштан канәгатьме?

Әйе.

Татарстан артистларының күбесе Казан турында хыяллана. Казанда булсаң, сиңа кайсы академтеатр кызыграк булыр иде — Камалмы, Качаловмы — татар театрымы, рус театрымы?

Минем өчен театр рус-татар дип бүленми. Театрлар барысы да бер. Иң мөһиме — экспериментлардан курыкмаска кирәк. Татар театры булсынмы, казахныкымы — барыбер, иң мөһиме — ул максатчан булсын һәм экспериментлар булсын! Мине кызыктыра алса, украинныкына да, инглизнекенә дә барырга риза. Актерга да кызык булсын ул театр. Аның эшләргә теләге тусын!

Театрның эчтәлеге кыйммәт, ә телне өйрәнергә була дисеңме?

Әйе.

«Макбет”та сиңа төп рольне ышанып тапшырганнар. Сүзе дә күп дип беләм. Ничек өйрәнеп бетерә алдың ул текстны?

Ужас, кошмар булды инде ул. Анда минем текст кына 90 бит. Миңа текстны өйрәнергә театрдан бик күп кеше булышты. Рәзилә апа (Муллина), Хафиз абый (Хамматуллин), яшьтәшләрем… Хафиз абый бик шәп мужик, күп әйбердә булышты. Әхнәф абый (Исрафилов) да текст өйрәнергә ярдәм итте. Үзем дә тырыштым инде. Текст белән өемдә ике атнага бикләндем.

Берәр монологыңны искә төшерә аласыңмы?

«Мин ул җан ияләрен суык көннәрнең берсендә очраттым. Һәм аларның әүлия булуларына ышандым. Мин бәйнә-бәйнә сорашырга теләсәм дә, алар күккә ашып югалдылар. Үз күзем белән күргәнгә ышанмый басып торган арада корольдән чапкыннар килеп җитте. Алар мине Тан дип атадылар…» Без «Макбет»ны күптән уйнамадык. Онытылды әз генә.

Һәр спектакль алдыннан кабат өйрәнеп чыгасыңмы?

Әйе. Башыннан ахырына кадәр.

Татарча иң авыр әйтелә торган сүз нинди булды?

Бар иде анда шундый бер сүз. Оныттым инде. Нык кыен бик озын сүз бар иде анда. (Влад соңыннан искә төшерде. «Күзаллау», «үзара», «гөнаһ» кебек нечкә һәм калын сузык авазлар катнашкан сүзләр авыр бирелгән аңа — авт.).

«Макбет”та төп рольне уйнаячагыңны белгәч, беренче хисең?

Сөендем дә, курыктым да.

Курку телгә бәйлеме?

Әйе, театрны кыен хәлдә калдырам дип курыктым. Татар театры бит.

Премьерадан соң?

Анда шундый халәт иде: молодец син, Влад, булдырдың! «Къ» авазы «кь» булып чыккан урыннар булды. Репетициядә әйбәтрәк иде. Сәхнәдә бераз сизелде.

«Ә» һәм «ө» хәрефләре белән проблема юкмы?

Юк. «Ә», «ө»… Ә, бәлки, бардыр. Уйнаганда контрольдә тотарга тырышам инде. Уйнап сәхнә артына керәм — куркынган йөзле Нурсибә апа каршы ала (Театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева - авт).

Театрда бер ел эчендә ничә спектакльдә уйнадың?

«Макбет» булды, «Казан сөлгесе», «Җәмилә».

Татар классикасы да булган икән. Ул дөнья классикасыннан аерыламы?

Мин пьесаны укып чыктым. Драматургия аерылмый. Аның ничек куелуы режиссердан тора. Ул аны классик татар театры итеп тә куя ала — биюләр һәм гармун белән. Заманча итеп тә куя ала — карагач, бөтенесе «вау!» диярлек итеп. «Иблис”не куйган кебек. Мин аны шундый яратып карадым. Искиткеч иде. Америка киносын караган кебек булдым.

«Иблис”не дә классик татар спектакле кебек итеп куярга була иде. Гадәти итеп. Чын татарча итеп куелган спектакль кешегә ошый ул. Алар аны карый да «әйбәт-әйбәт» ди дә… һәм оныта. Стандарт булмаса, ул аны уйлый башлый: «Нәрсә булды бу? Тәк... Ул минем психны чыгарды», - ди. Айлар буе уйланып йөрергә дә мөмкин. Андый спектакль чын эмоцияләрне кузгата. Драматургия башкача аерылмый.

Синең өчен Минзәлә театрының иң көчле спектакльләре кайсы? Кайсыларын дусларыңа күрсәтер идең?

Ике генә спектакль. Берсе «Иблис», берсе «Макбет». Анда мин уйнамасам да, шуларны күрсәтер идем. Аларны Сергей Потапов куйды. Миңа ул шок булды. Минзәлә театры провинция санала бит инде. Монда шундый спектакль шок инде ул.

Хәзер мәктәпләрдә татар телен бик аз укыталар. Сез укыган вакытта күбрәк иде. Татарстанда яшәгән кеше бераз булса да татарча белергә тиеш дип саныйсыңмы?

Татарстанда яшәгәч, белергә тиеш. Мин шулай дип уйлыйм. Хет чүт-чүт, ләкин белергә кирәк. Син монда яшәгәч, бу җәмгыятьтә яраклашырга тиеш. Татар театры шуның өчен дә эшли инде ул. Хәзер анда мин дә килдем.

Сәхнә артында яшьләр үзара русча сөйләшәсездер инде. Өлкән артистлар сүкмиләрме?

Ничек кенә әле! «Татарча сөйләшегез!» - дип әйтәләр.

Тыңлыйсызмы?

Әйе. Әлбәттә инде. Бәреп үтерерләр.

Минзәлә тамашачысы ни ди?

Кайсылары: «Белмичә нигә килдең», - диләр. Кайсы: «Молодец! Теләсә булдыра бит кеше», - ди.

«Ну аңлыйбыз бит инде татарча»

Баулыда нинди тирәлектә үстең? Татар тирәлеге бар идеме?

Бар иде.

Андагы тормышың турында сөйлә әле.

Әнием татар. Әбием татар. Әтием рус. Әтием үлде дә, аннары икенче әтием булды. Балачактан татар теле таныш инде. Әмма русча сөйләшеп үстем. Шуңа бераз дисбаланс бар.

Ягъни, татарча дәшкәнгә русча җавап биреп яшәдеңме?

Әйе.

Сиңа «улым» дип дәшкәннәрдер бит инде?

Әйе. «Улым» диделәр. Мин татар классында да укыдым. Тартып-сузып кына билге куялар иде.

Мәктәптән соң…

Автомеханиклыкка укыдым. Аннары армиягә киттем. Армиядән кайттым да, машина йөртүче булып эшкә урнаштым. Эшләдем дә эшләдем. Мәскәүдә дә эшләдем. Аннары ничектер халык театрына килеп чыктым. Баулы театрына. Аның режиссеры: «Синең сәләтең бар», - диде. «Мин татар телен белмим», - дим. «Ярар, өйрәнерсең, өйрәтербез», - ди. Миңа кызык, «ярар», дидем. Уйный башладык. «Ана хөкеме», тагын нәрсәдер булган иде, исемнәре истә юк. Аннары режиссер әйтә: «Алабугада республика конкурсы уза», - ди. Ничектер атала инде… «Алло, мы ищем таланты». Без анда өч малай киттек — Нәфис, Илнур, мин. Мин озын шигырь ятлап бардым да, шуны сөйләп гран-при алдым. «Конкурста җиңүчеләр укырга конкурссыз керә ала», - диделәр. Без өчебез дә кердек. (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте турында сүз бара - авт). Дүрт ел укыдык. Аннары Рөстәм Зиннуров белән таныштым (Минзәлә театры актеры - авт). Ул Минзәлә театры турында сөйләде. «Бездә экспериментлар куялар. Бездә кызык», - диде. «Коллектив әйбәт», - ди. Башка җиргә барып та йөрмәдем, туп-туры Минзәлә театрына килдем.

Ничек кабул иттеләр инде?

Көлделәр инде. Ул вакытта Роберт Шәйхелович директор иде. Без Нәфис белән бергә килдек. Көлеп үлде директор: «Татарча ни черта не знаете», - ди. Без: «Юк, без научимся, без беләбез», - дибез. Ну аңлыйбыз бит инде татарча. Нәрсә дип атала әле вакытлыча алу? Сынау срогы. Карадылар да: «Ярар, калыгыз», - диделәр. Без калдык анда. Аннары Нәфис икенче театрга китте (Нәфис Газиев — Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты - авт.). Мин калдым.

«Татар театрына эшкә барам», - дигәч, әниең нәрсә диде?

Ул: «Нәрсә эшлисең? Үзеңә кара, кыен булмасын», - диде. Ул минем эшемә һәрвакыт «за».

Әниең нинди профессия кешесе?

Охранада. Профессиясе буенча повар. Идеаль итеп ашарга пешерә.

Тәмле итеп бәлешләр пешерәме?

Әйе. Искиткеч! Өчпочмаклар… Өйдә бөтен татар ризыгын ашап үстем. Әбекәй дә шулай пешерә. Килсәм, «Улым, менә кыстыбый», - ди. Рәхмәт, дим.

«Татарлар шаяртуны аңлый. Алар арасында мин үз кеше»

Син әле өйләнмәгәнме?

Юк.

Әниең: «Татар кызы ал, улым», - дип әйтәме?

Юк. Әйтми.

Татар кызлары рус кызларыннан аерыламы?

Татар кызы… Минем туганнан туган сеңлем бар, менә ул чын татар кызы. Ләйсән исемле. Ләйсәнгә карыйсың да… Ул ашарга пешерә. Татарлар нәкъ шундый. Әйбәт. Хозяйственный, добродушный һәм башкалар. Аңладыгыз инде.

Ә театрдагы татар кызлары турында ни әйтерсең? Алар да Ләйсән кебекме?

Алар бит актерлар. Алар сәеррәк. Алар… ничек әйтелә әле… шайтан катнашмасы. Яхшы мәгънәдә. Әйбәт алар. Рус артистлары артык җитди, шаяртсаң, шаяртуны аңламыйлар. Татарлар аңлыйлар. Алар арасында мин үз кеше.

Ягъни, синдә татар рухы, дисеңме?

Мин урталыкта. Инь-янь. Мәчеткә дә йөрим, чиркәүгә дә. Үземне татар дип тә тоймыйм, рус дип тә. Бары тик Владислав! Исәнмесез!

Татар кешесенең менталитеты аерыламы?

Киң сүз инде бу.

Татарның үзенчәлеге?

Мин ике төрле гаиләне дә күреп үстем бит. Рус әбинең татар әбисеннән аермасы юк. Тел генә. Кеше әйбәт булса, әйбәт инде. Ә кызлары ашарга пешерә. Бу плюс инде.

Актрисага өйләнер идеңме?

Ничек туры килә бит инде. Яратсаң яратасың, яратмасаң яратмыйсың. Татар булса да, рус кызы… ничек диләр әле?

Марҗа.

Әйе, марҗа булса да.

«Театр - ул әйбәт, ләкин анда күп акча юк»

Театрдан тыш буш вакытыңны ничек уздырасың?

О, монысы иң кызыгы. Мин музыка язарга яратам. 13-14 ел шуның белән шөгыльләнәм. Аранжировкалар ясыйм. Җырлар язабыз. Ул миңа ял бирә. Театрда йөрисең, роль уйныйсың — ул бит стресс. «Макбет» вакытында мин бер айда 10 кг га ябыктым. 45 кг га калдым.

Заказга эшлисеңме?

Үзебез өчен. Дуслар белән җыелабыз да эшлибез. Үз музыкабызны танытырга тырышабыз.

Җырларыгыз кайсы телдә?

Русча да, инглизчә дә, татарча да бар. Текстын да үзебез язабыз.

Кемнәр инде ул дуслар?

Рөстәм Зиннуров. Әлмәт театрындагы Нәфис белән хәзер удалёнкада эшлибез. Аның энесе Илфат бар. Илнур Мәҗитов, Инсаф. Җыелабыз да язабыз.

Ә студия?

Өйдә инде. Музыканы кайда эшләү мөһим түгел лә ул. Нәрсә эшләү мөһим. Яхшы микрофоннар турында хыялланабыз. Әмма андый мөмкинлек юк.

Ягъни, бу сезнең акча китерә торган эш түгел.

Түгел. Күңел өчен.

Минзәлә - зур шәһәр түгел. Тамада булып шабашка эшләү мөмкинлеге дә зур түгелдер. Минзәләдә артист ничек акча эшли һәм ничек яши ала?

Бу сорау минем үземне дә кызыксындыра. Ничектер яшибез инде. Бу хакта уйлана башладым. Бәлки фотоаппарат, аңа яхшы объективлар алып, шул юнәлештә коммерциягә китеп караргадыр. Театр - ул әйбәт, ләкин анда күп акча юк. Ул керемле түгел. Ләкин театр миңа ошый. Мин аннан баш тартырмын дип уйламыйм. Шуңа өстәмә керем эзләргә кирәк.

Минзәлә сиңа кечкенә түгелме? Сыешасыңмы?

Анысы бераз бар инде. Аның каравы, безнең гастрольләребез күп. Әйе, иң зур плюсы — «театр на колесах». Ул мине шуның белән дә тартты. Коронавируска кадәр Казахстанга барып кайттык. Төркиягә бардык. Казанга киләбез. Шуның белән компенсацияләнә инде.

Авылларга да күп чыгасыздыр. Авыл тамашачысы нинди ул?

Иң шәп кешеләр. Тугры тамашачы. Яратып, бөтен энергияләрен биреп карыйлар.

Ә сезнең экспериментларны аңлыймы соң алар?

Юк. Кыен ул аларга. Алар иске спектакльләрдә тәрбияләнгән. Заманчаны традицион белән кушып ясарга да була бит — шуңа күрә эксперимент та инде ул. Компромисс табарга була.

Гомумән, экспериментларны аңлый торган тамашачы күпме соң ул?

Бар. Традицион әсәрләрне караучылар күбрәк инде. Әмма экспериментлар ярата торган тамашачы да бар.

Минзәлә театрында экспериментлар бетсә, сиңа кызыгы калмый, әйеме?

Экспериментлар бетсә, театр үлә башлый. Үлә дә түгелдер, актуальлекне сакламасаң, яшьләргә кызык булмый. Традицияләр, патриотизм, бла-бла… Аның белән генә алдырып булмый.

Ягъни, татар яшьләрен татар театры аша татар теленә кызыктырып буламы?

Әйе. Була. «Иблис»кә йөрделәр. «Макбет»ка килделәр.

«Макбет»ның актуальлеге нәрсәдә?

Властька сусау инде. Эчеңдә утырган суалчанга юл ачсаң, чыга ул. Бүгенге дөнья инде. Аннан качып булмый. Бөтенесе властька омтыла. Анда бик күп мәгънә салынган. Бөтен нечкәлекләргә кадәр уйланылган.

Театрда нинди спектакльдә уйнау турында хыялланасың?

«Макбет» хыял иде. Беби-театрда уйныйсым килә.

Сүзе аз булгангамы?

Кызык ул миңа. Балалар белән кызык. Балаларның чын шатлыгын, ихласлыгын күрәсең.

Кинода төшәргә хыялланасыңмы?

Әлбәттә. Бөтен кеше хыяллана.

Кастингларга йөрисеңме?

Юк әле. Театрда бер ел гына бит әле мин.

Яшең бара бит.

Сакалымны кырып ташласам, 18 яшь кебек миңа.

Хыялыңда татар киносымы, әллә Мәскәүме?

Мәскәү инде.

Ә татар киносы?

Татар киносы ул… анда финанслар юкмы соң инде… бик традицион фильмнар. Бәлки, финанслардан гына да түгелдер. Кем эшләүдән торадыр. Бер татарча фильм караганым бар икән. Артист булу өчен авылдан шәһәргә киткән кыз турында («Сөмбел» фильмы турында сүз бара булса кирәк - авт.). Ошады. Анда безнең актриса да уйнады. Шундый булса — ярый. Тәкъдим булса, берниндиеннән дә баш тартмаскадыр инде. Көн саен кино төшереп тормыйлар.

Татар язучыларын тәрҗемәдә булса да укыганың бармы?

Муса Җәлил, Тукай инде. Классиклар. Берничә драматургны укыдым.

Гүзәл Яхинаны укыдыңмы?

Юк. Ә кем ул?

«Зөләйха күзләрен ача» романының авторы.

Ә, аныкымыни ул? Кызык…

Сериалын карадыңмы?

Карадым кебек. Әллә бутыйммы? Күп карагач, буталырга да мөмкин.

Нәтиҗә

Киләчәгеңне ничек күрәсең? Әллә бүгенге көн белән яшисеңме?

Юк инде. Уйлыйм. Киләчәк турында уйламасаң… Әмма бүгенге көндә мин Минзәләдә. Биредә каламмы-юкмы — вакыт күрсәтер. Әлегә Минзәлә театры яши.

Ул яшәгәндә Влад анда булачакмы?

Ул яшәгәндә мин дә яшим. Кызыгы бетсә, анда нишлим инде? Без бит анда иҗат хакына килдек. Иҗат булмаса, безне нәрсә тота ала? Анда бит акча юк — моны бөтен кеше белә. Театр иҗат булганда гына яши. Иҗат булмаса, шаблон гына калса, театр үлә. Шаблон буенча, өйдә диванга утырып, чипсы ашап кино карарга да була.

Иҗат бетсә, Влад иҗат эзләп китәме?

Бәлки… Бәлки, театрны җанландыру өчен калырмын…