Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфикъ Юнысов хатыны Дания Гарәфиева: «Тормышта рәхәт күрмәгән ике кеше табышкан иде»

Дания Гарәфиева «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәфикъ Юнысовның соңгы еллары, иҗаты һәм тормышы турында сөйләде.

news_top_970_100
Рәфикъ Юнысов хатыны Дания Гарәфиева: «Тормышта рәхәт күрмәгән ике кеше табышкан иде»
Рамил Гали

Танылган журналист, шагыйрь Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга «Татмедиа»дан озаттык. Озак еллар дәвамында Айдар Галимов башкарган, һәр татар кешесенә таныш булган «Берләшик!» җырының авторы булуын хушлашу мәрасимендә Рәфикъ абыйның хатыны Дания Гарәфиева әйтте.

Очрашу мәрасимендә Рәфикъ Юнысовның беренче хатыны, танылган журналист Асия Юнысова да бар иде. Ул да истәлекләре белән уртаклашты.

Әлеге озату мәрасимен «Татар-информ» видеога төшерде, чөнки Рәфикъ абыйны белгәннәр барысы да хушлашырга килә алмады, вакыты андый түгел. Күрәсең, әлеге видео күпләрдә кызыксыну тудырган, төрле фикерләр язуга да сәбәпче булган.

Укучыларыбыз соравы буенча без Дания Гарәфиеваны редакциябезгә чакырдык. Кем соң ул Рәфикъ Юнысовның соңгы елларын бизәгән, аны саклаган шигъри күңелле гүзәл ханым?

Дания апа, сез Рәфикъ абыйны соңгы юлга озатканда бүген аеруча актуаль булган «Берләшик!» җырының аныкы икәнлеген әйттегез. Бу күп кешегә яңалык булды.

Бер елны 30 августта мин Рәфикъны бәйрәмгә алып чыктым. Шунда Айдар Галимов «Берләшик» җырын җырлады. Рәфикъ тыңлап торды да: «Абау, бу минем сүзләр бит», - ди. Мин шаккатып карап торам. Ә аның йөзендә елмаю, шулкадәр шатлык! «Белмәдеңмени?» - дим. «Белмәдем», - ди. Шундый әйберне ничек авторларга әйтмиләр икән дип аптырадым. Ә ул: «Җырлыйлар бит әле, белүдә түгел хикмәт», - ди. Мин шунда сизгән кебек: «Сүзләре синең исемдә йөриме икән әле?» - дим. Интернеттан эзләнә башладым. Җыр Булат Юныс сүзләре дип язылган икән. Аңа да исе китмәде: «Булат Юныс ни дә, Рәфикъ Юныс ни», - ди. «Алай яшәргә ярамый бит инде. Бу гимнга тиң җыр, син шуны да белмәгәнсең», - дим. Өстерәп диярлек авторлар җәмгыятенә алып бардым: «Автор бернәрсә дауларга килмәде, безгә сүз авторының билгеле булуы гына кирәк», - дидек. Аннары мин аны Айдар Галимовның концертына да алып бардым. Үземчә әзерләндем: «Җыр авторы концертыгызга килде», - дип записка яздым. Укыр, авторны игълан итәр дип уйлыйм бит инде. Татлы хыялларның берсе дә булмады, язганыбызны укымады да… Айдар Галимов янына кердек. «И, Рәфикъ абый, сезнең сүзләрмени? Мин бит инде аны 20 елдан артык җырлап йөрим», - диде Айдар Галимов.

Тыйнак кеше иде шул Рәфикъ абый…

Эш аты иде инде ул. Бүлмәсендә эш, эш, эш, дип утыра иде. «И Рәфикъ җаным, бераз үз иҗатыңа да игътибар ит, бик матур шигырьләрең бар. Китапларыңны чыгарасы иде», - дип әйтә идем. «Юк әле, Дания, минем бик мөһим эшем бар», - диде, «Казан утлары» журналының «Сүнмәс утлар балкышы» китабының икенче томын эшләде.

Ул 75 яшенә кадәр редакциядә эшләде. Китапның бер өлешен шул вакытта әзерләгән, аннары өйгә алып кайтып эшләде. Өйдә эшләгәндә мин аның икенчеләнә барганын сизә башладым: хәтерләре ялгышкалады. Иҗат кешесе тулы канлы эшләгәндә генә яши ала, диләр бит, артистларны да сәхнә генә тота, диләр. «Табибга барыйк әле», - дип гел әйтә идем. Поликлиника да якын гына иде инде. «Вакытым юк», - диде. Бакча алдык. Анда да мунчага гына алып бара ала идем. «Саф һавада эшләрсең, язуларыңны алып бар», - дия идем. «Кузгалмыйм, әйберләрем монда тәртипкә салынган», - диде. Эшләп бетерде инде ул китабын. Үзе күрә генә алмады.

Дания апа, Рәфикъ абый белән танышуыгыз турында сөйләгез әле.

Рәфикъ Юныс дип ишеткәнем булса да, үзен белми идем. Аның белән сукыр шагыйрә Фирдания Гыйльфанның китабын чыгарып йөргәндә таныштым. 2007 елда бик каты авыргач, инвалидлар янына йөри башладым: аларга ярдәм итә алсам, үземә рәхәт иде. «Тиккә генә булышып йөрмәс, берәр максаты бардыр», - дип уйлаучылар да булды.

Бервакыт Фирданияның шигырьләрен «Казан утлары”на китердем. Поэзия бүлеген алып барган Рәдиф Гаташ кабинеты бикле булгач, Рәфикъ Юныска керергә киңәш иттеләр. Мин редакция юлларында күп йөрдем — редакторларның төрлесен күрдем. Рәфикъ бөтенләй башка иде: сорашты, җайлап сөйләште. Миңа чәйләр дә эчерде бугай әле, тормыш турында да сөйләштек бугай.

Соңыннан белдем — миңа карата күңелендә соклану калган икән: «Хәзерге заманда тиккә генә булышып йөргән кешеләр дә булыр икән», - дигән. Бу сүзләрне үземә реклама дип кабул итмәгез, зинһар.

Эш белән Равил Фәйзуллин янына килгәч, тагын очраттым аны: «Бу чибәр кыз тагын килгән», - диде. Шулай берничә тапкыр очрагач, телефон номерларын алыштык. Төрле кичәләргә чакыру бирсәләр, чакыра башлады. Миңа андый кешеләр даирәсенә кереп китү бик күңелле иде.

Бу кайсы еллар иде?

Без 2013 елда никахлаштык.

Язылышмагансыз икән.

Ничек итеп әйтсәм, Рәфикъның рухын рәнҗетмәм икән? Язылышу турында да сүз булды. И Рәфикъ, мин әйтәм, Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән генә торсак ничек булыр икән?

Рәфикъне соңгы юлга озатканда төшерелгән видео астында комментарийларның төрлесе булды инде. Шуны гына әйтәм — мине Рәфикънең байлыгы кызыксындырмады. Бернәрсәсе дә кирәкмәде, ул үзе байлык иде. 

Андыйларга: «Ник белмәгән әйберне сөйлисез сез, кешеләр», - дип әйтәсем килә. Байлык бүлү дигән сүзләр дә дөрес түгел. Без табышканбыз икән, Рәфикъ үзе кебек кешене тойган. Мин дөньяны башкача күрергә өйрәндем. Минем бит матурлык күреп яшәргә вакытым да булмады. Эшләдем дә эшләдем. Йолдызларга, айларга күтәрелеп карамаганмын. Ике баланы үстерергә кирәк иде…

Ялгыз үстердегезме?

Ялгыз үстердем. Иремнән алимент та алмадым.

Беләсезме, нәрсә әйтәсем килә. Кешеләр турында начар уйлыйлар. Әйбәт кешеләр турында да начар уйлыйлар. Мин моны тыныч кына әйтә дә алмыйм. Рәфикъ турында андый сүз булмас инде дисәм… Ул идеаль кеше, самими, ихлас, сабый бала кебек тә була, эшендә көчле, гаярь да була.

Асия ханым гафу итсен, әмма Рәфикъ беркайчан да нечкә билле хатын эзләмәде. Минем ул якларыма карамады, эчке дөньямны күрде.

Ул эштән башка әйбер күрмәгән иде. Без төрле илләргә дә бардык, диңгез буйларында ял иттек. Диңгезне ярата идек, өч тапкыр икәү генә Абхазиядә булдык. Матур җирләргә йөри идек, кичәләрдә янында мин булуга сөенә иде. Мин аның күз карашыннан да моны аңлый идем. Ул бит тасма телләнми иде. Кайчакта үпкәләшкән чаклар да булды. Иҗат кешесе үзенчәлекле була инде, кире яклары да бар иде. Мин аны бөтен сыйфатлары белән кабул иттем.

Рәфикъ абыйның кызы Ләйсән белән аралашып яшәдегезме?

Мин Ләйсәннең «Сөембикә» журналының баш мөхәррире икәнлеген белә идем. Аларның аралашуларына кысылмадым. Рәфикънең 70 яшьлегенә ире белән килде.

Рәфикъне пневмония белән хастаханәгә салгач, әйтмичә ярамый дидем, шалтыраттым. Әмма аның янына ул вакытта бер кешене дә кертмәделәр. Игъланга фәлән вакытта шалтыратып табиб белән сөйләшә аласыз дип язылган иде. Шул вакытта бертуктаусыз шалтырата идем, ләкин табиблар белән сөйләшүгә ирешә алмадым. Юләрләнәм дип торам. Зур кешеләргә дә чыгып карадым. Ярдәм күрмәдем. Аннары шалтыратып: «Алып китегез, ул бөтен әйбердән баш тарта», - диделәр. Такси яллап бардым. Коляска белән чыгарып куйдылар, шап итеп ишекне яптылар. Ул элеккеге Рәфикъ түгел иде инде…

Икенче көнне: «Бик начар аның хәле», - дип Ләйсәнгә шалтыраттым. Ләйсән килде дә, 7нче хастаханәгә илттек. Анда тикшереп, неврологиягә салдылар. «Ул минем каравыма мохтаҗ», - дип бик үтенеп сорагач, мине дә керттеләр. Көне-төне үзем карадым, сиделкаларга бирмәдем. Ләйсән килгәч, бер төнгә аның калуын сорадым. Ул риза булды…

Рәфикъ абый өйдә җан бирде бит инде, әйеме?

Әйе. Өемдә. Хәзер вөҗдан газаплары кичерәм инде. Барасы килмәде бит аның больницага. Башта биш-алты көн 39-40 температура белән ятты. «Чакырма врач», - ди. «Рәфикъ, җаным, ничек чакырмыйм инде?» - дим. Скорыйлар да чакырдым, ковид вакыты бит, алар килмәде. Фельдшерлар килә дә, тамак белән томауга дару язып китәләр иде. Мин кызым һәм аларның гаилә табибы белән киңәштем. «Больницага салырга кирәк», - диделәр. Рәфикъ миңа бик үпкәләде, сөйләшәсе дә килмәде. «Син теләмәдең больницага ятарга, мин салдым, кичер мине», - дидем. «Кичерәм, Дания, син бит минем өчен үлеп торасың», - диде. Ул сүзләр тынычландырса да, күңелемдә калды инде. 

Хастаханәдә табибларга бер тынычлык бирмәдем. «Реабилитация бүлмәләренә нигә кертмисез?» - дидем. Гел көрәштем. Депутат булган язучыларга да чыктым. Берсеннән бер ярдәм күрмәдем. Исемнәрен әйтмим. Больницадан алып кайткач, мин аны аякка бастыра алам, Алла бирса, дип шулкадәр ышандым. Балаларым бөтен кирәк даруларны китерде, организмны торгыза торган витаминнар алдык.

«Казан утлары» редакциясе: «Ничек булышыйк?» - дип сорап кына торды. «Бернәрсә дә кирәкми, барысы да бар, Рәфигымне терелтү кирәк», - дия идем. Озак ятып тәннәре тишелеп беткәч, махсус матрас та китерәсе иделәр… Шул көнне җан бирде инде… 

Ярдәм сорап, Язучылар берлегенә чыкмадыгызмы?

Юк, чыкмадым. Аларга чыгасым да килмәде.

Хәл белеп шалтыратканнардыр бит?

Үлгәч шалтыраттылар. Рәфикъ телефонына. Мин бит анда шок хәлендә идем. Озатканда нәрсә сөйләгәнемне дә белмим. Соңыннан видеодан гына карадым. Әле дә бик авыр.

Арчага алып кайтып җирләдек бит инде. Шунда бер журналист, исемен дә хәтерләмим инде, чардуган куйдыру буенча Данил Салиховка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. «Белмииим, дип куйдым, ярдәм булырмы икән», - дидем. Шулай да янына барып сорадым. «Юк, кем әйтте аны?» - ди.

Мин үзем куям чардуганны, теләнеп йөрмим. Аллаһ саулык-сәламәтлекне бирсен, булыр, Алла бирса.

Дания апа, Рәфикъ абыйның архивлары сездә сакланамы?

Гафу итегез, нәрсә күздә тотыла ул? Папкалармы?

Әйе.

Бөтен папкалары миндә. Документлары да.

Үлем турында белешмәне дә сез алгансыздыр бит?

Миндә. Папкалары өйдә, документлары да, грамоталары, медальләре… Бөтенесен миңа алып килде.

Сезнең өйдә яшәдегезме?

Әйе. Без аның белән минем бер бүлмәле фатирда да бик яхшы яшәдек.

Нигә аның фатирына күченмәдегез?

Ул бит аның фатиры да түгел, Ләйсән исемендә иде. Анда күчеп яшәсәк тә беркем бер сүз әйтмәс, Ләйсән дә каршы килмәс иде. Мин җиң сызганып ремонтларга да тотынмакчы идем, тик кеше сүзе ишеттем дә тукталып калдым. Ул анда тормаса да, түләп торды. Аннары мин каршы килдем. Ул миңа бер кәгазь алып кайтты. «Мине пропискадан төшерделәр, пропискага керү өчен», - ди. Ләйсән фатирны саткан икән. «Алай эш эшләнми, минем белән киңәшсәгез була бит», - дим. Мин аны гаепләмим, ул бернәрсәне дә үзе хәл итмәде.

Рәфикъ бит үз гомерендә фатирлар алган кеше. Үз гомерендә бакчаларны да булдырган кеше. Бакчасын да саттылар… Анысы да хатыны исемендә булган. Рәфикъка аңа байлык кирәк булмады. Ә минем өчен ул үзе байлык иде. Мин аңа аз булса да рәхәт күрсәткәнмендер.

Мәрхүмә язучы Гөлчәчәк Галиева безнең бергә булуны бик теләде. «Бәхетле итәр идең син аны», - дия иде. «Ул бит бер рәхәт күрмәде», - диде. Без никах укыткач, аларга баргалый идек. Нагорныйда торалар иде. Ире Әхмәт абый Компрессорлар заводы директоры иде. Шундый гадиләр! Бөек кешеләр бик гади була икән, юк-бар кешеләр генә әллә кемләнә инде.

Гөлчәчәк апа без килгәч гөр-гөр килеп куана иде. Ул җан биреп ятканда да янында идек. Әхмәт абый елап утыра. «Суынып бара бит инде, җаныем», - ди. «Ирләр дә елый икән!» - дидем.

Үзегезгә авыр чакта кемнәр таяныч булды?

Фәүзия апа Бәйрәмова белән сөйләштек, Зөһрә Сәхәбиева да яхшы киңәшләр бирде. Үлгән җан Аллаһ хозурына омтыла, ә без аның аягына чорналып комачаулыйбыз икән. «Син шуны телисеңме?» - ди. «Теләмим, җаным», - дим. Мин еламыйм, алайса Рәфигыма авыр була, дим. Берәр көн йөреп караган идем, папкаларын күргәч, тагын еладым.

Кечкенә генә өстәлдә эшли иде бит. Минем аңа: «Ал әле шул әйберләреңне», - дип әйткән чакларым да булгалады. Кухня өстәле зур түгел бит инде. Анда ашарга да пешерергә кирәк. Әле безнең ашарга пешерү дә ике төрле була иде. Ул ит, балык ашамады. Шулар искә төшкәч, йөрәкнең әрнүләренә чыдап булмый икән. Сагыну турында җырлар тыңлаганда аны җиңел кабул итәбез, үзең аша кичерә башлагач авыр икән. Чыдап булмый, телгәләнә йөрәк.

Дания апа, сез шигырьләр язмый идегезме?

Яза идем. Рәфикъ белән бергә булгач яздым.

Сез бит бигрәк шигъри итеп сөйлисез. Элек тә язгансыздыр…

Булган иде. «Татарстан яшьләре”нә җибәргән идем бер шигыремне. «Мондый эчтәлекле язмалар газетада чыгу сәбәпле файдалана алмадык», - дип язылган хат килде. «Мин бит аны беркаян да күчермәдем, үзем яздым», - дип елаганнарым истә. Рәфикъ миңа: «Син ялгыш сәүдәгә киткәнсең, син чын иҗат кешесе», - дип әйтә иде.

Элеккеге җырларны яратам. Патефон тәлинкәләреннән Зифа Басыйроваларны тыңлый идек. Интернеттан шуларны эзли башладым. Вконтакте сайтында «Моңнарыбыз дәшә сезне» дигән төркем ачтым. Шул төркем белән юанып утыра идем инде. «Бу да иҗат бит», - дип үсендерә иде Рәфикъ. Мирсәет Сөнгатуллин, Идрис Газиевлар бик хәерхаклы булды.

Дания апа, үзегез турында сөйләгез әле.

Мин Биектау районының Киек авылыннан. Хәния Фәрхи безнең күрше килене иде инде. Шигырьләр укырга ярата идем. «Ничек язалар икән шигырьләрне, каян табалар икән мондый сүзләрне», - дип сокланып укый идем. Шигырь язгач, әйбәт итеп язарга кирәк инде.

Табиб буласым килде, тик институтка конкурстан узмадым. «Документларыгызны алмагыз, әзерлек курсларын үтеп керә аласыз», - диделәр. Ә мин елап авылга кайтып кердем. Шулай итеп, хезмәт юлым китапханәдән башланды. Театрлар куеп йөрдек. Тик шәһәргә киләсе килде — торговый ачыла дип ишеткәч, китеп бардым. Миңа мәдәният юлыннан китәргә кирәк иде. Бар инде үкенечләр…

Шигырьләрегезне Рәфикъ абый ничек бәяли иде?

Аның туган көне 1 мартта. Кырыгы да 1 мартта булачак. Туган көненә аңа җыр язган идем. Дөресрәге, Зөһрә Сәхәбиева җырлый торган «Рәхмәт сиңа» җырына үз сүзләремне яздым.

Минем шигырьләрдә түгел әле эш. Минем Рәфикънең шигырьләр китабын чыгарасым килә. Аның вак брошюра кебек кенә китаплары бар. «Калын тышлык белән затлы итеп чыгарыйк», - дип әйтә идем. Кешеләр эшли дә, үз иҗатларын да онытмый. «Гел хөкүмәт эше генә эшләп йөрмә инде», - дип тә әйтеп карадым. Һаман да: «Мөһим китабым», - дип «Сүнмәс утлар балкышы”н эшләде. Аны да күреп өлгермәде, шигырь китабы да юк. 

Фәүзия ападан да: «Юлларын өйрәтегез әле, шигырьләрен китап итеп чыгарасым килә», - дип сорадым. «Нәшрияттан башла. Планга кертергә кирәк», - ди. «Ә сез язылышканмы соң?» - дип сорап куйды. «Аллаһ каршында гына берләштек тә шуның белән шул», - дим. «Язылышмагач, әдәби мирас кызында бит», - ди. Хәтта үз акчама чыгарам дисәм дә, нәрсәләредер бар икән.

Язылышмаган идек шул… Уйламадык та. Тормышта рәхәт күрмәгән ике кеше бер-берсен тапты. Ул бит хатын-кыз эзли торган кеше түгел. Аллаһ безнең күңелләребезне кавыштырды. Күзләребезне түгел. Дөньяда мондый кеше дә бар икән дип, без бер-беребезгә сокландык.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100