Рәфикъ Юныс белән хушлашу: «Аның халыкка кирәклеген табибларга аңлатырга тырыштым» | intertat.tatar

Рәфикъ Юныс белән хушлашу: «Аның халыкка кирәклеген табибларга аңлатырга тырыштым»

Татар җәмәгатьчелеге публицист, шагыйрь Рәфикъ Юнысов белән хушлашты.

Кызганыч, Илшат Әминовны без соңгы арада телевидениедән бигрәк хушлашу мәрасимнәрен алып баручы буларак күрә башладык. Ә каләмдәшләр — язучылар һәм журналистлар шушы кайгылы сәбәп белән бергә җыела башлады. 

Шагыйрь, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе иясе Рәфикъ Юнысов белән хушлашу мәрасиме «Татмедиа» бинасында үтте. Рәфикъ Юнысов 75 яшендә «Казан утлары» журналы штатыннан киткән булса да, үз ветеранын соңгы юлга озату мәшәкатьләре белән журнал һәм «Татмедиа» йөргән. «Татмедиа”ның мәрасим оештырырлык зур заллары булмаса да, нәшрият ягында иркен генә холл бар — мәрхүм соңгы юлга шуннан озатылды. 

Рәфикъ ага инсульттан соң аякка баса алмаган. 

Озату мәрасимен алып баручы Илшат Әминов: «Рәфикъ Юнысов 78 яшенә берничә ай кала арабыздан китте. Кичә аның шигырьләрен укып утырдым. Берсе күңелгә кереп калды.

«Хыял тәмен татып ымсынам мин, 

Татлы төшләр күреп үртәләм, 

Гөл чәчәкле нурлы бу дөньядан 

Шуып үтте бары күләгәм. 

Шуып үтте салкын күләгәм».

Рәфикъ Юнысов философ иде. Ул чыннан да татар интеллигенты иде!»

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Безнең өчен зур югалту. Рәфикъ абый белемнәрен яшьләргә биреп калдырырга тырышты. Яшьләребез аның эшен дәвам итәр. Без аны онытмабыз».

«Фанатикларча эшләде, яшәеше дә үзенчәлекле иде»

ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Яшәешебез алга барганда, соңгы елдагы куркыныч хәлләр беребезгә дә тынычлык бирми. Узган ел гына Татарстан Язучылар берлегеннән 20 әгъзабыз мәңгелеккә китте. Бу елның беренче иртәсендә олуг язучыбыз Әхәт Гаффар арабыздан китте. Татар әдәбиятына тагын бер кайгылы хәбәр килеп керде — Рәфикъ абыебыз безне ташлап мәңгелеккә китеп барды. Аның язган һәм мөхәррирлек иткән әсәрләрен Казанның бер урамына җәйсәк, ул анда сыяр идеме икән? «Аның минем әсәремә кул тыкканы юк иде», — дип берегез дә әйтә алмыйсыз. Ул һәркемнең әсәрен җиренә җиткереп эшләде. 

Сәер кеше иде Рәфикъ абый. Яшәеше сәер иде, аның эше дә үзенчәлекле иде. Фанатикларча эшләде. Эш кабинетына керсәң, кәгазьләр арасыннан башы гына күренә иде. Бүген татар матбугаты зур шәхесен югалтты. Без сине ата-бабаларың җиренә, кендек каның тамган туган авылыңа, Гариф абыйлар, Мөхәммәт Мәһдиевлар янына озатырга дип килештек. Рәнҗемәссең дип уйлыйбыз».

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков: «Кызганыч, начар традиция керде. Без коллегаларыбызны, дусларыбызны озаткан чакта очрашабыз. Бүген аеруча кайгылы көн. «Татмедиа“ның барлык журналистлары һәм баш мөхәррирләр исеменнән Рәфикъ Юнысовның туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Рәфикъ абыйның китеп баруы барыбыз өчен дә бик зур югалту. Аның иҗаты безнең газета-журнал битләрендә алга таба дөнья күрәчәк әле», — диде. 

«Без 55 ел элек тулай торакта бергә яшәдек»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев: «Хөрмәтле дуслар! Милләттәшләр! Рәфикъ минем өчен бик тә якын дус иде. Аның белән 55 ел элек танышкан идек. Без — шагыйрь Зөлфәт, Рәфикъ, мин — Кызыл Позиция урамындагы 2нче тулай торакның 27нче бүлмәсендә яшәдек. Ул безгә караганда берничә яшькә өлкәнрәк иде. Зөлфәт белән ирекле шигырьләр язып маташа идек. Ул традиционлыктан беркайчан да чыкмады. Еллар үткәч, без дә шул калыпка әйләнеп кайттык. Ул беркайчан да татар калыбыннан чыкмады, татарның рухи калыбыннан читкә тайпылганы булмады. Ул бик тәртипле, гадел иде. Кешенең ялгышуларын кабул итә алмый, кеше ялгышырга тиеш түгел дип уйлый иде. Ул дөрес яшәде. Үзен сакларга тырышты. Мин аның ихласлыгына шакката идем. Аның китеп баруы — милләтебез өчен зур югалту». 

«Затлы нәселдән иде, ул кемлеген белеп яшәде»

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин: «Мохтәрәм җәмәгать! Сирәкләнәбез. Зур югалтуларга күнегеп тә барабыз шикелле, кызганыч. Менә Арча җиренең асыл егетен соңгы юлга озатабыз. Теге заманнарда чыныккан, зур тәҗрибәле журналистларның соңгы могиннарыннан ул. Рәфикъ белән алтмыш еллап аралашабыз. Үзе бер гомер! Унбиш ел «Казан утлары”нда бергә эшләргә насыйп булды. Ул кайда гына эшләсә дә, фидакярләрчә халкына хезмәт итте. 2005-06 елларда «Казан утлары”ның меңенче санын чыгардык. Шул уңайдан, мең сан эченнән иң яхшы язмаларны сайлап алып, «Сүнмәс утлар балкышы» дигән китап чыгардык. Ул мең журнал арасыннан сайлау өчен кунып эшләде. Күзенә зыян да китерде. 

Ул татарның асыл улы иде. Нәселе дә затлы бит. Руханилар нәселе. Аның бабалары турында Мәрҗани язып калдырган. Ул үзенең кемлеген белеп яшәде. 

Югалтулар булыр инде ул. Безгә исән чакта бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Хуш, яшьтәшем, рухың шат булсын!» 

Татарстанның элеккеге матбугат министры Ислам Галиәхмәтов: «Рәфикъ туганыбыз заман арбасында кырын ятып баручы ваемсыз пассажир булмады. Аның үз кыйбласы, үз фәлсәфәсе, дөньяга үз карашы булды. Ул беркайчан да кемнедер рәнҗетмәде. Без сиксәненче еллар башында «Татарстан яшьләре”ндә яшьнәтеп эшләдек: Рәшит Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр, Харрас Әюп, Госман Гомәр һәм башкалар. Аның тирәсендә һәрчак яшь каләм ияләре булды. Ул аларга остаз була алды. Рәфикъның үлемен авыр кабул иттек. Без исән чакта ул күңелләребездә булыр». 

«Һәммәбезгә нур таратып йөрүче якты кеше булды»

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Рәфикъ абый юл күрсәтүче Хозыр бабай кебек иң киеренке, иң авыр вакытларда килеп керер иде дә, йөзенә җитдилек чыгарып: «Ишеттегезме, өстән хәбәр килде — тормыш дәвам итә», — дип әйтер иде. Аның шушы сүзләре белән бөтен төшенкелек юып алгандай юкка чыгар иде. Ул һәммәбезгә нур таратып йөрүче якты кеше булды. 

«Казан утлары» журналында ул 75 яшенә кадәр яшәде. Инде өч ел эшләмәсә дә, аның килүе безгә бәйрәмгә әверелә иде. Рәфикъ абый «Сүнмәс утлар яктысы”ның икенче китабын да эшләде. «Журналның 100 еллыгына миннән бүләк булсын», — диде. Ул китап аны яшәтте, ул аны ямшәйтте дә. Ләкин аны ахырына җиткерде. 

Рәфикъ абый — бик бәхетле кеше иде. Аның бәхете эштән булды, орден-медальләрдән түгел. Ул гармониядә яшәде. Җаваплы эшләрдә эшләде, дәрәҗәле булды, Дания апа аны соңгы минутларына кадәр карады. Аның тормыш дәвам итә дигән сүзләрен ишетмәбез, ләкин аның эшләрен киләчәккә алып барырбыз».

Асия Юнысованың Рәфикъ Юнысовның беренче хатыны булуын, ә «Сөембикә» журналының элеккеге баш мөхәррире Ләйсән Юнысова аларның бердәнбер кызлары булганын яшь буын белми икән. Рәфикъ абыйның җәсәде куелган урынга, микрофон янына Асия Юнысова чакыру көтмичә үзе чыкты. Читтә Ләйсән елады да елады. 

«Рәфикъ — минем яшьлегем»

Асия Юнысова: «Рәфикъ - ул минем яшьлегем. Рәфикъ Юнысов белән без сабакташлар, 1965 елны бергә укырга кердек. Өйләнешеп тора башлаганда торак урыныбыз да юк иде. Йөрергә чыкканда ул миңа сәгатьләр буе озак яшәү серләрен сөйли иде. Шулкадәр яшисе килде. Озак яшәү өчен йөгерә башлады, вегетарианлыкка күчүе дә шуның бер хикмәте инде. Ләкин Аллаһ язганнан узып булмый икән. 

Аның гомеренең 35 елы минем янда үтте. Соңыннан ул үзе теләгән, үзе хыялланган нәфис ханымны тапты. Бик тә нечкә билле ханымга өйләнәсе килде аның. Тапты ул аны, яратышып яшәделәр. Күңелемдә бер кинә дә булмады. Кешенең тормышы яңарып торырга тиеш, шулай булганда гомере дә яңара. Әйбәт яшәделәр.

 Без күбрәк фикердәшләр, мәсләктәшләр булганбыздыр. Чөнки кухняда сөйләшеп утырганда: «Мин синнән ишеткән фикерләрне редакциядә атна буена да ишетмим», - дия иде. Минем көтелмәгән фикерләр әйтүем белән кызыксына иде. Язмаларымны ярата иде. Берәү булса, көндәшлек тойгысы булыр иде, бу хатыным мине узып бара дип уйлар иде. Алай булмады. Бик сөйкемле кыз үстердек, бик акыллы онык үстердек. Онык Парижда. Кичә телефоннан сөйләштек. «Мин бабай турында хатирәләрне балаларыма сөйләрмен», — диде. 

Бәхил бул, Рәфикъ, анда сине Мәрҗаниләрдән, Тукайлардан килгән ерак бабаларың көтеп тора. Чиста җаның белән туганнарың янына барасың… 

Мин аның: «Халык үлми, үлә бары телен җуйган халыклар», дигән юлларын сөйләп йөрим…»

Шул урында Рәфикъ абыйның соңгы сәгатьләрендә янында булган хәләл хатыны Дания Гарәфиева төзәтеп куйды: «Телләр үлми». 

«Әйе, — дип дәвам итте Асия Юнысова, — Телләр үлми, үлә бары телен җуйган халыклар».

Мондый хушлашу мәрасимен традиция буенча мәрхүмнең якын кешесе тәмамлый. Сүз Дания ханымга бирелде.

«Гафу ит, мин сине аякка бастыра алмадым, Рәфикъ!»

Дания Гарәфиева: «Рәфикъ кебек кешене очратканым булмады. Яхшы кешеләрдә дә ниндидер кара сыйфатлар була. Шакката идем — аның бер начар сыйфаты да юк иде. Шулхәтле пакь күңелле, гадел кеше булды. 

Аның бер ай хәле бик начар булды. Мине аның янына больницага кертмәделәр. Ләкин мин барыбер җаен таптым — үзем карадым, сиделкаларга ышанмадым. Өйгә чыккач, өй һавалары белән, намаздагы догаларым белән аякка басар дип өметләндем. Хәле бик авыр иде, бүлек мөдире: «Бу бабай ничек яши әле», - диде. Мин аның миңа гына түгел, илебезгә, халкыбызга кадерле кеше булуын аңлатырга тырыштым. «Ул аякка басарга тиеш», - дидем. Ул хәле авыр булса да, бервакытта да зарланмады. Соңгы көннәрдә сүнде инде. Гафу ит, мин сине аякка бастыра алмадым, Рәфикъ!»

Рәфикъ абыйны озатканда бер сер дә ачылды. Айдар Галимов җырлаган «Берләшик» җырының авторы Рәфикъ Юнысов икән бит. Бу яңалыкны берәм-берәм аның ике хатыны әйтте. 

Асия Юнысова: «Ул „Берләшик әле, татарлар“, дигән шигарьне дә гел кабатлап йөрде. Татарстанның матур киләчәген күреп сөенеп ятарга язсын».

Дания Гарәфиева: «Ул бит эшләде дә эшләде, 30 августта да бәйрәмнәргә бик чыкмый иде. Бер чыккач, Айдар Галимовның „Берләшик" дигән җырны җырлавын ишетте. „Бу минем сүзләр бит“, - ди. „Аның белән гимн кебек конгресс чараларын ачалар иде“, - дим. Айдар Галимов концертына алып барып, җырчының үзе белән очраштырдым. Җыр бөтен җирдә Булат Юныс сүзләре дип язылган. „Булат Юнысмы, Рәфикъ Юнысмы, булсын, җырлыйлар бит, гимндай җыр булды“, - диде ул. Куанды гына, җинаять димәде…» 

Рәфикъ Юнысовның җәсәден туган ягына — Арча районына алып кайтып киттеләр. Ул Кәче авылына җирләнде.