news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек кешенең канын суырган черки үзе дә исерәме?

Черкинең ашкайнату капчыгындагы ферментлар бөтен сыеклыкларны таркатып бетерә.

news_top
Исерек кешенең канын суырган черки үзе дә исерәме?
https://pixabay.com

Алкоголь кулланган кешене черки талау ихтималы күпкә артыграк. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Черкиләр каны беренче төркем булган кешеләрне ярата. Аларны 20 процентка артыграк тешлиләр.

Тән температурасы югары һәм тирләгән кешеләрне дә черкиләр ярата.

Авыр сулыш алучы кешеләрне дә черкиләр күбрәк тешли. Алар углекислый газны күбрәк бүлеп чыгара, ана черкиләр шуны бик ярата.

Черкиләр алкогольгә ник кызыга соң? Тикшерүчеләр фаразлаганча, алкоголь парлары черкиләргә хуш килә. Алар черегән җиләк-җимешне дә ярата бит. Аларда да шикәр әчү нәтиҗәсендә алкоголь барлыкка килә.

Исерек кешенең канын суырган черкиләр үзләре исерми. Аларның ашкайнату трактындагы ферментлар каннан кала барлык башка сыеклыкларны таркатып бетерә. Шуңа күрә черкиләр бик күп алкогольдән дә исерми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар