news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Черки тешләгән урынны ни өчен кашырга ярамый?

Температура күтәрелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_top
Черки тешләгән урынны ни өчен кашырга ярамый?
https://pixabay.com

Табиб-терапевт Татьяна Романенко «Москва 24» каналына интервьюда черки тешләгән урынны кашырга ярамавының сәбәбен әйтте.

«Әгәр черки тешләгән урынны кашысаң, инфекция кертү куркынычы арта, аеруча эссе булганда. Ягъни гади генә яра урынына шешле, үлекле, кутырлы зур яра барлыкка килергә мөмкин. Иммунитет нинди булуга карап, инфекция керү абцесска кадәр барып җитәргә, хирург ярдәме кирәк булырга мөмкин», — ди ул.

Черки тешләгән урынны кашу аллергия реакциясе китереп чыгаруы да ихтимал. Тән тиресенең бу участогы шешеп китәргә дә мөмкин.

«Без тешләнгән урынны кашыйбыз, яра каный, билгеле бер биологик актив матдәләр бүленеп чыга, алар кан агуны туктату өчен юнәлтелә. Шулай итеп организмда биохимик реакцияләр каскады эшли башлый, моның исә шеш барлыкка китерүе ихтимал», — ди Романенко.

Табиб искәрткәнчә, черкиләр инфекция кертергә дә мөмкин. Температура күтәрелгән очракта, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар