Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер черки ничә тапкыр тешли ала?

Ана черки күкәй салу өчен кирәкле матдәләрне корбанының каныннан суыра.

news_top_970_100
Бер черки ничә тапкыр тешли ала?
https://pixabay.com

Кешене ана черкиләр генә тешли, ата черкиләр кешегә тими, алар чәчәк нектары белән генә туклана. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Ана черкигә күкәй салу өчен аерым матдәләр кирәк, корбанының каныннан ул нәкъ шул матдәләрне суыра.

Черкинең чага торган органы энә кебек түгел. Ул өске һәм аскы иреннән тора, алар бер-берсенә бик тыгыз итеп ябышкан. Иреннәр эчендә ике пар казналык-энәләр бар. Менә шулар белән черки кешенең тән тиресен яралый. Тешләгәндә ул ярага үзенең сыеклыгын сиптерә. Бу матдә кан куермасын өчен кулланыла. Нәкъ менә шушы матдә кычыту хисе барлыкка китерә дә инде.

Ана черки чага торган органын тән тиресенә керткәч, аның корсагы тула башлый, ул күперә һәм кызара. Ләкин шушы мизгелдә кеше черкине куып җибәрсә, ул кабат тешләргә тырыша. Черки кешене тәмам туйганчы тешләргә омтыла. 

Әгәр ана черки туйса, кирәкле туклыклы матдәне суырып бетерсә, ул тынычрак урынга китә һәм үрчи башлый.

Шулай итеп, черки тамагы туйганчы кешене тешләргә тырышачак. Ул я туеп китә, я кеше аны үтерә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100