Печән әзерләү ысуллары

Җәй көне авыл хуҗалыкларында мал тотучылар печән әзерли, алар печән чабуның төрле ысулларын куллана, үзләренә уңайлысын сайлый. Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче Зөлфәт Мурзин ничек итеп печән әзерләргә мөмкин икәнен «Татар-информ» хәбәрчесенә күрсәтте.

Беренче ысул — печәнне урак белән уру. Зөлфәт абый әбиләренең урак белән чебиләргә, бозауларга печән урганнары турында искә алды. Үзләре дә, уракның кырт-кырт килгән тавышына кызыгып, бу эшкә өйрәнгәннәре турында сөйләде. Башта куллар да киселгән, соңрак бу эштә остарып киткәннәр. Ул печәнне ничек итеп урырга кирәк икәнен дә күрсәтте. «Түтәл кырыендагы үләннәрне алу өчен, иң әйбәте — урак белән алу», — дип аңлатты Зөлфәт Мурзин.

Икенче ысул — чалгы белән чабу. Үсә төшкәч, чалгыга күчкәннәр. Иң беренче итеп, чалгыны Зөлфәт абыйга әтисе көйләп биргән. Ул үзе дә чалгыны ничек көйлисе икәнен аңлатты, тоткасы кендек турында булырга тиеш. Яшь чакта улына чалгы көйләп биргән 82 яшьлек әтисе хәзер дә Зөлфәт абыйның печәнне чалгы белән ничек чапканын тикшереп кенә торды. Бу ысул олырак буын вәкилләренә күбрәк таныш, алар печәнне чистарак итеп чабарга, калдырмаска тырыша.

Өченче ысул — моточалгы яки триммер куллану. Моточалгының төрле пычкылары була. Малга күпләп печән әзерләгән очракта, дисклы пычкы көйләнә. Ишегалларындагы үләнне матурлар өчен башка төрлерәк пычкы каралган, анысы печәнне төрле якка чәчрәтә, шуңа күрә битлек киеп эшләргә кирәк. Шулай ук Зөлфәт абый, моточалгы белән печән чапканда, якын-тирәдә балалар торырга тиеш түгел икәнен аңлатты.

Дүртенче ысул — печәнне мотоблок белән чабу. «Аны күтәреп йөрисе түгел, үзе бара», — дип аңлатты Зөлфәт Мурзин. Бу ысул тиз арада зур мәйданлы территориядә печән чабу мөмкинлеген бирә. Шулай да, чалгы белән чагыштырсак, мотоблок печәнне биектәнрәк чаба. Зөлфәт абый әйтүенчә, печәннең озын калуы файдага, чөнки аның аскы өлешенә авыр металлар җыела дигән фикер бар.

Шулай да, иң уңайлысы итеп, Зөлфәт Мурзин бишенче ысулны сайлады — кешегә шалтыратып, печән рулоннары кайтартырга.