Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полковник Россиядә яңа мобилизациянең кайсы очракта була алуын әйткән

news_top_970_100
Полковник Россиядә яңа мобилизациянең кайсы очракта була алуын әйткән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Хәрби күзәтүче, отставкадагы полковник Виктор Баранец Россиядә яңа мобилизация игълан ителергә мөмкин булган шартны әйткән. Аның сүзләренчә, әгәр НАТО илләре Украина территориясенә даими гаскәрләр кертергә карар итсә, яңа мобилизация булырга да мөмкин.

НАТО гаскәрләрен Украина җирләренә кертү – Россиягә сугыш игълан итүгә тиңләштерелә ала, дип билгеләп үткән ул.

Вакыйгаларның мондый үсеш алу ихтималы әлегә бик аз, әмма бик мөмкин, бигрәк тә Украина РФ белән конфликтта җиңелгән очракта, дип яза полковник фикерләрен «Московский комсомолец».

Шул чакта, бәлки, хакимият махсус хәрби операциянең асылын үзгәртергә мәҗбүр булачак һәм яңа мобилизация игълан итә ала. Әгәр НАТО илләре Россиянеке булган территорияләргә керә икән, бу – безне атом коралын кулланырга мәҗбүр итәргә мөмкин, дип нәтиҗә ясый Баранец.

Искәртик, Украинаның Германиядәге элекке илчесе канцлер Олаф Шольц, конфликтны туктату өчен, Владимир Путин белән сөйләшүләр башларга чакырды. «Ни өчен Шольц әфәндегә Путин белән очрашмаска?» – дигән сорауны күтәргән илче бер интервьюсында.

Ул билгеләп үткәнчә, моның өчен Путинны Германиягә чакырырга кирәкми, ә Шольцның үзенә Мәскәүгә очарга кирәк.

Лидерлар арасындагы очрашулар «Салкын сугыш» вакытында да булган, мәсәлән, Исландиядә, дип искә алган Мельник.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100