Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин мобилизациянең яңа дулкыны турында игълан итмәячәк – Песков

news_top_970_100
Владимир Путин мобилизациянең яңа дулкыны турында игълан итмәячәк – Песков
"Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин 18 гыйнварда мобилизациянең яңа дулкыны яки Украинадагы махсус хәрби операция режимының үзгәрүе турында игълан итәргә җыенмый. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков «Осторожно Media» Телеграм каналына белдерде.

Гаммәви мәгълүмат чараларында һәм Telegram каналларда Путинның Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан уздырылган чаралар вакытында Украинага тулы канлы сугыш игълан итәргә яки мобилизацияне дәвам итү турында игълан итәргә мөмкинлеге турында ялган мәгълүмат таралган. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, «болар барысы да – имеш-мимешләр. Аларга ышанмагыз».

«Осторожно Media» Телеграм каналы билгеләп үтүенчә, кайбер Telegram каналлар һәм блогерлар, Россия лидеры 18 гыйнварда Украинага тулы канлы сугыш игълан итәргә, яки махсус хәрби операция статусын контртеррористик операциягә үзгәртергә, яисә мобилизациянең яңа дулкыны турында игълан итәргә мөмкин, дип фаразлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100