Питрәч районының бер генә авылында да быел Сабан туе булмый: «Авыл халкы ачуланадыр инде»
Питрәч районы авылларында сабан туе булмый. Сәбәбе – куркынычсызлык таләпләрен үти алмау. «Интертат» шул уңайдан фикерләр белеште.
Бөтен Татарстан сабан туйларына әзерләнгәндә Питрәч районы читтә калган. Чөнки районның бер генә авылында да сабан туе булмаячак. Бердәнбер сабан туе – ул районныкы.
Чыганаклардан билгеле булганча, сабан туе үткәрелмәү куркынычсызлык кагыйдәләре белән бәйле.
Без, чара буласы көнне тамгалагач, 1 ай алдан МВДга хәбәр бирәбез. МВД аны карады да, «сезне саклау белән тәэмин итә алмыйбыз, шәхси саклау оешмалары таба алмыйсыз, акчагыз юк» дип, район башкарма комитет җитәкчесенә «Сабантуйны район үзәгендә генә үткәрергә» дигән хат яздылар, – дип сөйләде «Интертат»ка Татар Казысы авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин.
«Питрәч районы авылларының берсендә дә Сабантуй булмый. Куркынычсызлык таләпләре буенча без күтәрә алмыйбыз», – дип белдерде Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.
Безнең өчен анда таләпләр күп, без аларны күтәрә алмыйбыз, бюджетка да сыймыйбыз. ЧОП (сак оешмалары), киртәләр, металл эзләгечләр, дрон тотучы әйберләр өчен генә дә 300 меңнән артык акча кирәк. Без урман эчендә бит, куркынычрак та урын.
Авыл халкы ачуланадыр инде. Шулай да аңлату эшләре алып бардык. Җыеннарны урамда үткәрмибез, бары тик ябык биналарда гына эшлибез. Чөнки аэропорт кырында гына торабыз, бөтен нәрсә безнең өстән оча. Шундыйрак куркынычрак әйберләр бар инде. Аннары БРИКС була бит, Казанга якын район булгач, бөтен полицияләрне шунда алып китәләр. Аннары быел махсус хәрби операциядән ике егетебез үлеп кайтты, аларны җирләдек. Шул да сәбәпче булды. Аллаһ бирса, киләсе елларга булыр, – дип сөйләде Илшат Әхмәтҗанов.
Питрәч районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов та авылларда Сабантуйларын үткәрмәү куркынычсызлык таләпләренә бәйле булуын әйтте.
Сабантуйлар үткәрмәү «Постановление» буенча куркынычсызлык таләпләре белән бәйле. Авыл җирлеге башлыклары, әгәр дә аларның саклауны тәэмин итәргә алырга акчалары бар икән, үткәрә алалар. Авылларда авыл җирлеге башлыклары җитәкче. Питрәчтә Сабантуй 8 июньдә була, – дип белдерде Азат Шәйхисламов.
Илһамда бар, Рәистә – юк. Нәрсә ул? Сабан туе!
Питрәч районында сабан туе үткәрелмәү район җитәкчелеге үзгәрүгә туры килде. Махсус операция 2 ел дәвам итә, әмма Питрәч районында, әйтик, былтыр мондый хәл булмаган иде.
Апрель аенда Илһам Кашапов Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллегенә җитәкче итеп билгеләнде. Аның урынына Дәүләт Советы депутаты, Аксубай һәм Нурлат районнарында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән «АгроИнвест» ширкәте җитәкчесе, 54 яшьлек Рәис Сөләйманов башлык булып килде. Рәсми рәвештә ул хәзер башкарма комитет вазифаларын башкаручы. Илһам Кашапов – чын Питрәч егете, Ленино-Кокушкинода туган. Рәис Сөләйманов – чит районнан, ул Нурлат районы Чулпан авылында туган.
Камил Кәримов: «Бу бәйрәмгә шлагбаум куеп булмас»
«Интертат» Питрәч районыннан булган шәхесләрдән Сабантуйлар үткәрмәү буенча фикерләрен сорады. Татарстанның халык язучысы, Шәле авылыннан Камил Кәримов, быел гына булмаса, гаебе юк, дип белдерде.
Минем өчен дә яңалык бу. Үзем дә аптырап калдым. Бер очрак кына булса, быел гына шулай кирәк икән, монда гаеп юк, чөнки вакыйгалар тыгыз, берсе берсе белән бәйләнгән. Казанда нинди генә чара үтсә дә, безнең Питрәч районы тулаем Казанда. Төгәл генә җавабым, шуңа күрә каты итеп әйтә алмыйм.
Җыен гомер-гомергә булган. Һичьюгы кич белән булса да җыелып алу булырга тиештер. Сабантуй – ул безнең гасырлык кына түгел, дәверлек бәйрәм, ул борынгыдан килгән. Шуңа күрә аны туктатып булмас. Кул селтәп кенә, бу бәйрәмгә шлагбаум куеп булмас.
Зөфәр Хәйретдинов: «Быел булмавы бер дә гаҗәп түгел»
Татарстанның халык артисты, композитор, тумышы белән Татар Казысы авылыннан булган Зөфәр Хәйретдинов, хәрби операция барган вакытта Сабантуй үткәрүнең кирәге юк, дип белдерде.
Мондый сугыш барган вакытта Сабантуй үткәрүнең, бәлки, кирәге дә юктыр. Бөек Ватан сугышы вакытында 4 ел рәттән Сабантуйлар уздырмаганнар, җыеннар уздырганнар. Быел булмавы бер дә гаҗәп түгел. Бәлкем, дөрестер, бәлкем, шулай кирәктер.
Питрәчтә генә булмавы – аңа кайсы хакимият җитәкчесе ничек карый инде. Минемчә, элеккеге традицияләргә таянып эш итәргә кирәк. Сабантуйны үткәрсәң дә, аны ярышларга гына калдырырга кирәк. Күңел ачып, җырлап-биеп, аракы эчеп, исерешеп түгел.
Римма Никитина: «Халыкның җырлап-биеп йөрергә кәефе юк»
Керәшен Сәрдәсе авылында туган Римма Никитина халыкның күңел ачарга болай да кәефе булмавын әйтте.
Авылларда Сабантуй булмый, дигәнне ишеттем. Безнең авылда Сабан туе 23нә туры килә. Әлегә «булмый» дигән сүз юк, төгәлен әйтә алмыйм.
Минемчә, Сабантуйлар барыбер үткәрелергә тиеш. Сугыш алдан да булган, үткәргәннәр бит. Ул бит иген утыртулардан соң үткәрелә торган бәйрәм, ул – халык бәйрәме. Шуңа күрә үткәрергә кирәк, дип саныйм. Махсус операция булуы бик читен, ул концертларда да сизелә. Халыкның җырлап-биеп йөрергә кәефе юк.
Фәнзилә Җәүһәрова: «Бөек Ватан сугышы елларында да Сабантуйлар үткән»
Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, Сабантуйны үткәрмәү – халыкның хокукларын кысу, дип атады.
Сабантуй рәсми рәвештә бары тик коронавирус вакытында гына үткәрелмәде. Ничек Сабантуйсыз була инде авылда? Бер дә аңламыйм, минем өчен бу – сәер сәбәп. Әгәр дә авыл халкы «безгә Сабантуй кирәк түгел» дип әйтә икән, анысы – икенче мәсьәлә. Җирле идарә хәл иткән икән, моны халыкның хокукларын бозу, дип исәплим. Һәрбер кешенең үзенең традицион бәйрәмнәрен үткәрергә Конституцион хокукы бар.
Бөек Ватан сугышы елларында Сабантуйлар үткән. Әлбәттә, анда ат чабышлары үткәрмәгәннәр. 1941-1942 елларда кайбер авылларда үткән, кайберләрендә үтмәгән. 1943-1944ләрдә күп авылларда Сабантуйлар булган. Ир-атлар булмаса да, үсмерләр җитешеп килгән. Алар көрәшкәннәр, бала-чага, авылда булган кеше белән үткәргәннәр. Кайбер якларда хатын-кызлар көрәшкән. Мәсәлән, безнең авылда булган. Апалар «шундый ярышлар булды, шулар катнашты» дип сөйлиләр иде. Халыкның күңеле бәйрәмгә тартыла икән, берничек тә аңа каршы төшмәгәннәр.
Илнур Фәйзрахманов: «Питрәчтә генә түгел, күп районнар шундый хәлдә»
Узган ел журналист Илнур Фәйзрахманов Украинадагы махсус хәрби операция сәбәпле Сабантуйны үткәрмәскә чакырган иде. Быел ул берничә Сабантуйда алып баручы булып эшләячәк. Шулай ук ул, куркынычсызлык таләпләре буенча, Сабантуйларның Питрәчтә генә түгел, башка районнарда да үткәрелмәвен әйтте.
Күп җирләрдә куркынычсызлык тәэмин итү өчен төп көч район сабан туена куела, ә авылларда җирлекләрнең үзләренә йөкләнә. Әгәр куркынычсызлыкны тәэмин итә алалар икән, үткәрәләр, алмыйлар икән, Сабантуй дип түгел, төрлесе төрлечә итеп үткәрә. Кайсы Авыл көненә, кайсы кичке Сабантуйга калды. Питрәчтә генә түгел, күп районнар шундый хәлдә.
Аны зурлар сабан туе, эчүчеләр бәйрәме итеп түгел, ә балалар сабан туе итеп үткәрергә була. Мәсәлән, Балык Бистәсенең Котлы Бүкәш авылында 6 июльдә Гаилә бәйрәме булачак. Анда балалар сабан туе, балалар көрәше, коръән уку бәйгеләре булачак. Мин андый бәйрәмнәр яклы.
Мин быел Сабантуйлар үткәрәм, ләкин бер шарт белән. Авылларда үлеп калганнар, хәбәрсез югалганнар бар. Сабантуйда аларның гаиләләренә ярдәм итүне оештыру кирәклекне искәртү хисабына мин ризалаштым. Сабантуйлар булмаса да була, чөнки гаиләләренә бик авыр.
Сабан туе тагын кайсы якларда үткәрелми? «Интертат»ка хәбәр итсәгез иде.