Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Илнур Фәйзрахманов быел Сабан туен үткәрмәскә чакыра

news_top_970_100
Журналист Илнур Фәйзрахманов быел Сабан туен үткәрмәскә чакыра
Илнур Фәйзрахмановның социаль челтәрдәге битеннән

Журналист Илнур Фәйзрахманов Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итә. Ул социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бу мәсьәлә белән район башлыкларына, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать иткән. 

«Бүген, соңгы яртыеллыктагы вакыйгалар борылышын исәпкә алып, четерекле, әмма урынлы мәсьәләне күтәрәсем килә. Акыл сатмыйм. Үзем генә җавап табалмаган сораулар белән бүлешәм. 2003 елдан бирле Сабан туйлары, авыл җыеннарында эшләп киләбез. Команда белән дә, үзем генә алып баручы буларак та… Елның-елында, Олимпия уеннарына әзерләнгән спортчылардай, язга чыгуга яңа шигырьләр, яңа шоу номерлары, яңа команда туплый башлый идек. Ә иң көтеп алганы беләсезме нәрсә?! Татарстан башлыгының Сабантуйларны уздыру көннәрен билгеләгән карарын көтү иде.

Ә быел?!

Ә быел, Татарстан Рәисе Сабан туе һәм башка милли бәйрәмнәрне карар нигезендә уздыртмас, дигән зур өметтә калам. Район, шәһәр башлыклары да, этика һәм мораль ягын уйлап, үз халкына аңлатыр, дип ышанам.

Егет-кызларыбыз ут астында булганда, Сабантуйда күңел ачуны күз алдына китерә алмыйм мин.

2013 елда Казанда, «Боинг» очкычы фаҗигасендә үлүчеләрнең кырыгына туры килә, дип, Яңа ел корпоративларын уздырмауны бердәм генә хәл иттеләр бит.

...Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда «күшәп» йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм.

Әйе. Сабан туйлары – безнең өчен хезмәт урыны. Акча эшләү мөмкинлеге. Әмма быел түгел!!!

2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде. Быел да җитәкчеләребезнең акылы өстен чыгар, һәм Татарстан, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, милли бәйрәмнәрне уздырудан тыелыр, дип көтәм», – дип, уй-фикерләрен җиткергән Илнур Фәйзрахманов.

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2023
    Исемсез
    Килешэм. Пычагыма да кирэк тугел. Бездэ Коекбашта сабан туе инде 20 ел ясалмый. Ясамаудан файдасы зур булды. Ясамасыннар. Бу илнурлар халык турында, ашау, тормыш, ил турында сойлэп торсыннар. Алар сабантуй турында сойлэп безнен тамак туйганы юк эле.
  • 15 апрель 2023
    Исемсез
    Узмаган сабантуен ничек уздырмаска була ул? Горький паркындагы район сабан туе Казанда утыз ел инде узганы юк. Туган авылда 25 ел узмый. Шомарды болар, хаваны да, артык хава диеп тыя башларлар инде.
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Бик дөрес.
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Болай да 99 % авылда сабан туе узмый иде бит инде. Бөек Ватан сугышы вакытында да концертлар саны арткан. Халык депрга бирешмәсен диеп, дәүләт бик нык тырышкан.
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Килешэм.
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Бик дорес фикер!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100