news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Орхидеяләргә сарымсакның нинди файдасы бар?

Сарымсак бактерияләр һәм вирусларга каршы тору үзлегенә ия.

news_top
Орхидеяләргә сарымсакның нинди файдасы бар?
https://pixabay.com

Сарымсаклы төнәтмә сипсәң, корый башлаган орхидеяләр терелер, чәчәк ата башлар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Сарымсак бактерияләр һәм вирусларга каршы тору үзлегенә ия. Анда антиоксидантлар күп. Орхидея авырый башласа, аңа да сарымсак ярдәм итәр. Мондый төнәтмәне көн саен сибә күрмәгез, гөл корып бетәр.

Сарымсакны чистартып, махсус җайланма ярдәмендә сытыгыз, су салыгыз һәм каплап куегыз. Бер сәгатьтән сөзеп, гөлгә сибәргә була.

Тамырлары көчле булган орхидеяләргә күбрәк, кечкенәрәкләренә азрак сибегез.

Даруханәдә арзанга гына сатыла торган янтарь кислотасын алыгыз. Тамырлары чери башлаган орхидеягә шул ярдәм итәр. Кайнар суда бер сәдәф янтарь кислотасы эретегез. Шуңа ваклап туралган сарымсак кушыгыз. Болгатып, бер сәгать төнәтегез.

Мондый төнәтмәне орхидеягә ике айга бер тапкыр сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар