Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбург өлкәсендә үтерелгән кызның әти-әнисе: Табиб булырга хыялланган иде

Кайгыга баткан туганнар әлеге фаҗигагә ышана алмый.

news_top_970_100
Оренбург өлкәсендә үтерелгән кызның әти-әнисе: Табиб булырга хыялланган иде

Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә вәхшиләрчә үтерелгән кызларның туганнары әле дә фаҗигагә ышана алмый. Алар 18 яшьлек кызларының табиб булырга хыяллануын әйтә. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Алар кызлары белән фаҗига килеп чыгуын журналистлардан, көндезге уникеләрдә белүләрен әйтә.

«Ышанып булмады. Көн саен сөйләшеп тордык, видеошалтырату аша аралаштык. Бар да нормада иде. Күңелле иде. Тормыш яратты, яхшы укыды, тырыша иде», — дип искә ала мәрхүмә кызның анасы.

Әти-әнисе сүзләренчә, кызлары башта медицина көллиятенә кергән, аннары табиб булырга, кешеләрне дәваларга хыялланган.

«Тагын укырга җыена иде. Табиб булырга теләде. Картайгач безне дәваларга җыена иде», — ди әти кеше.

Мәрхүмә кызларның туганнары үзара аралашып тора. «Сөйләшәбез, елашабыз», — ди әни кеше.

Алар үтерүче табылуын 4 октябрьдә белгән. «Аны гомерлеккә хөкем итсеннәр иде», — ди алар.

Әти-әнисе сүзләренчә, кызның егете булмаган, дуслары күп булган. «Уку беренче урында иде», — диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100