Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан студентларын үтерүдә шикләнелүче тоткарланды

Матбугат чараларында кызлар көчләнү турында таралган хәбәрне Тикшерү комитеты вәкиле кире какты.

news_top_970_100
Башкортстан студентларын үтерүдә шикләнелүче тоткарланды
https://oren.sledcom.ru

Оренбург өлкәсендәге Гай шәһәрендә Башкортстаннан килгән өч студент кызны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланды. Аны Орск шәһәрендә тотканнар. Александр Лазарев ике ай элек төрмәдән чыккан. Ул клуб директорын үтергән өчен 9,5 елга хөкем ителгән булган. Моңа кадәр талау өчен утырган. Бу кешене тоткарларга Орск шәһәрендә яшәүче өч кеше ярдәм иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

30 сентябрьгә каршы төндә Гай шәһәрендәге медицина көллиятендә укучы 19, 18 һәм 17 яшьлек өч кызны үтерәләр. Кызлар фатир арендалап яшәгән. Җинаятьтә шикләнелүче кеше шәхесен шәһәрдә табылган канлы әйберләре буенча ачыклаганнар.

ORSK.RU басмасы белешмәсе буенча, җинаятьчене ике егет һәм аларның берсенең әтисе тотарга ярдәм итә. Григорий Воробщиков Василий Коченюк исемле дустына кунакка килә. Ул дустының машинасы эшләп торуын күрә. Ул үз машинасында утырган килеш кенә дусты белән аралашмакчы була. Ләкин дустының машинасы урыннан кузгалып китеп бара. Григорий Василийга шалтырата һәм машинасының китеп баруын әйтә. Дусты исә шаярту дип кабул итә, тәрәзәгә карый һәм машинасы булмавын күрә. Ул әтисенә, дустына һәм полициягә шалтырата.

«Эзләргә киттек. Бөтенесенә дә хәбәр иттем, тиз эшләделәр. Мин „Великан“ га кадәр барып җиттем, утлары янган патруль машинасын күрдем, аның артыннан чаптым. Сөйгән кызым белән идем. Без йөгергәндә, әти шалтыратты. „Мин машинаңны таптым, кешесен тапмадым“, — диде. Аннары машиналы дустымны эзләшергә чакырдым. Бергә йөрдек, бакча янында туктадык. Анда машинаны таптык, аннары кемдер „тотыгыз“, дип кычкырды», — ди җинаятьчене тоткарлау шаһиты Василий Коченюк.

Соңрак ачыкланганча, Василийның әтисе — Вячеслав машинаны куып барган. Аннары урлаучы машинаны ташлап качкан, аны юл инспекторлары куа киткән, аларга Василий, аның дусты Григорий кушылган. Ир-атлар балалар бакчасы коймасы янына чапкан. 

«Койма янына чабып килдек. Аны күрдек. Кулларына сугып, коймадан төшерергә тырыштык. Шул чакта полиция хезмәткәрләре килде һәм аның башына сукты. Ахырда ул егылып төште, аннары тоткарладылар», — ди Григорий Воробщиков

Орск басмасы хәбәр иткәнчә, Василий Коченюк, Григорий Воробщиков һәм Вячеслав Коченюк куркып калмыйча, җинаятьчене тоткарларга ярдәм иткән.

«Башинформ» агентлыгы Гай.рф басмасына сылтама белән язганча, мәрхүмә кызларның өчесен дә көчләгәннәр, дигән белешмә дә бар. «Экспертиза ачыклаганча, пычак белән кадалган эзләрдән тыш, аларның гәүдәсендә сексуаль көчләүне күрсәтә торган билгеләр дә була. Кызлар шәрә килеш табыла. Җинаять вакытында кызлар каты йоклаган, алар препаратлар тәэсирендә булуы ихтимал», диелә хәбәрдә.

Соңрак Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат чараларында кызларның көчләнгән булуы турындагы хәбәрне кире какты. 

«Юк. Тикшерүчеләр дә, криминалистлар да миңа рәсми белешмә бирә. Мин аны матбугат чараларына тапшырам. Әлегә миңа мондый мәгълүмат бирмәделәр. Хәзер тикшерү эшләре бара», — дип әйткән Оренбург буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең матбугат чаралары белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе Радик Галимов «Говорит Москва» радиосына.

  • Башкортстаннан килгән 17, 18, 19 яшьлек өч студент кызны Оренбург өлкәсендә үтергәннәр
  • Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүче турында төрле фаразлар таралды
  • Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүдә шикләнелүченең исеме билгеле булды
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100