Оренбург өлкәсендә вәхшиләрчә үтерелгән кызларны Башкортстанда җирләделәр
Өч кызны үтерүдә шикләнелүче кешене дүрт көннән соң гына тоттылар.
Башкортстанның ике районында Гай медицина көллиятендә укыган өч студент кыз белән хушлаштылар. 18 яшьлек Әдиләне Күгәрчен районының Туембәт авылында, 17 яшьлек Айгизә белән 19 яшьлек Зөлфияне Баймак районында җирләделәр. Җирләү эшләрен оештыруда район хакимиятләре ярдәм иткән. Бу турыда «Башинформ» яза.
Яшь кызларны үтерүдә шикләнелүче кешене дүрт көннән соң гына тоттылар. Ир-ат гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Җинаятьче башта хәтерен югалтуын әйткән булган. Аннары кызларны үтерергә сәбәп булмавын, кайчакта уйламаган эшләргә сәләтле булуын әйткән. Ул кызлар белән очраклы рәвештә танышканын да искәрткән, диелә хәбәрдә.
- Башкортстаннан килгән 17, 18, 19 яшьлек өч студент кызны Оренбург өлкәсендә үтергәннәр
- Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүче турында төрле фаразлар таралды
- Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүдә шикләнелүченең исеме билгеле булды
- Башкортстан студентларын үтерүдә шикләнелүче тоткарланды