Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оныкчык&чукынчык» блогын алып баручы: «Күпләр татар кызларында юмор хисе юк, дип уйлый»

«Интертат» «Оныкчык&чукынчык» юмористик сәхифәсен алып баручы Кәримә Закирова белән таныштыра.

news_top_970_100
«Оныкчык&чукынчык» блогын алып баручы: «Күпләр татар кызларында юмор хисе юк, дип уйлый»
Кәримә Закированың шәхси архивыннан

Соңгы арада социаль челтәрләрдә бер сәхифә популярлашып китте. Исеме дә кызык кына  – «Оныкчык». Кырыенда «Чукынчыгы» да бар. «Оныкчык&чукынчык»ның Татарстандагы районнарны тасвирлавы һәм татар исемнәренә биргән аңлатмаларын халык аеруча күңелле дип таба. 

«Арчада сөт заводы бар, шуңа алар сезгә ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән кертә ала. Акылга утырталар анда»;

«Илдар»  хәрефләрнең урынын алыштырсак, «дарил» (бүләк итте) килеп чыга. Бу егетләр – күктән бирелгән «бүләк», нинди гөнаһларыгыз өчендер инде».  

Менә шундый үзенчәлекле (комментарийларга караганда, өлкәнрәк буын өчен мәгънәсез (бу урында елмайган смайлик) юмор.

 «Оныкчык&чукынчык» – Балтач кызы Кәримә Закирова «баласы». Кәримәгә 21 яшь. Хәзер Казанда яши, быел КФУның социология бүлеген тәмамлый. «Интертат» Кәримәнең үзе һәм сәхифәсе белән танышты, аның белән татарча юмор хакында фикер алышты.

 

Фото: © Кәримә Закированың шәхси архивыннан

«Үземне тәнкыйтьләүчеләргә юмор белән җавап кайтарам»

Кәримә, «Оныкчык&чукынчык» сәхифәсе ничек барлыкка килде? Нигә шулай атала?

Әлеге төркемне без шактый еллар элек дус кызым белән «ВКонтакте»да  ясаган идек. Хәзер мин аны үзем генә алып барам. Ул вакытта «ВКонтакте»да төрле кызык рәсемнәр бик актуаль иде. Кызык сүзләр үзара сөйләшеп утырганда да чыга, без шуларны эләктереп алып, картинкалар итеп ясап, үзебезнең «бит»кә куеп бардык. Ул рәсемнәрне башкалар да күчереп ала башлады. Шулай халыкның кызыксынуын күреп, төркем булдырырга уйладык. Без дус кызым белән бер көнне туганбыз. Шаярып, бер-беребезне «онык» белән «әби» дип йөртә идек. Төркемгә башта «Оныкчык» дип исем бирдек. «Әби» дип әйтү кызык тоелмады. Икенчебез үпкәләп калмасын өчен, «Чукынчык» дигән өлешен дә өстәдек. «Инстаграм» («экстремистик» дип кабул ителде һәм Россиядә тыелды) популярлашкач, сәхифәбезне шунда теркәдек.

Ни өчен бу сәхифә моңа кадәр күзгә ташланмый иде? Соңгы көннәрдә генә популярлык җыйды?

Чөнки мин аны моңа кадәр даими алып бармадым. Кәеф булганда, башыма кызык әйбер килгәндә генә кертеп куя идем.

Соңгы арада ниндидер илһам килде. Кеше исемнәре, район атамаларына багышланган яңа рубрикалар ачып җибәрдем. Шуннан соң язылучыларым саны кисәк артты. Халык бик ошата, комментарийлар калдыралар, репостлар ясыйлар. Аларга ошагач, яңаларны ясыйсы гына килеп тора.

 

Фото: © «Оныкчык&чукынчык» сәхифәсеннән

Нинди кыенлыклар белән очрашасың?

Кыенлыклар бар, дип әйтә алмыйм. Ләкин минем аудиториям – яшьләр аудиториясе. Минем аккаунтны караучыларның 90 проценты – 35 яшькә кадәрле кешеләр. Ә менә анда очраклы рәвештә килеп эләккән өлкән яшьтәге апалар минем юморны аңлап бетерми. «Шулай буламы инде?», «Шулай дип язарга ярыймы инде», «Татарларда болай була алмый» дип, тискәре комментарийлар калдыра башлыйлар. Исемнәр турында чыгара башлагач, аларның мәгънәсен чынга алучылар да булды. Мәсәлән «Ралина исеме «роллы» дигәннән килеп чыккан» дип шаярткан идем. «Ничек «роллы»дан килеп чыксын инде ул. Гарәпчә үз аңлатмасы бар аның. Элек роллылар бөтенләй булмаган», – дип, миңа бик күпләр ябырылды.

 

Фото: © «Оныкчык&чукынчык» сәхифәсеннән

Ә син андый кешеләргә моның юмор икәнлеген аңлатасыңмы?

Шулай ук юмор белән җавап бирергә тырышам. Мәсәлән: «Сез нәрсә! Ничек инде элек роллы булмасын, гомер буе булган ул роллы. Татар халкы роллы ашый башлаганнан бирле кызларга Ралинә дип исем куша башлаганнар, ничек инде сез «булмаган» дип әйтә аласыз?» – дип язам (көлә). Алар исә тагын да кызып китә.

Ләкин минем язылучыларым арасында контентымны яратучылар күбрәк. Соңгы вакытта рәсемнәремне артистлар, блогерлар да үзләренә күчереп куя башлады.

 

Фото: © «Оныкчык&чукынчык» сәхифәсеннән

Син ул юморны утырып уйлап утырасыңмы, күңелгә кисәк киләме?

Кайвакыт утырасың, кайвакыт кисәк килә. Минем дус кызларым да җор телле. Чәй эчкәндә без берәр темага кереп китәбез дә, кабат башлана шул турыда шаярулар. Гомумән, күпчелек фразаларны әнә шулай кызлар белән үзара аралашуыбыздан алып язып куям мин. Аларның күбесе, кабатлана-кабатлана, сөйләм теленә дә кереп китә. Мәсәлән, иптәш кызым: «Кыланма, кылансаң, битеңә маңка сылана», – дип йөри иде гел. Соңрак ул сүзне башкалардан да ишетә башладык.

 

Фото: © «Оныкчык&чукынчык» сәхифәсеннән

«Татарча шаян контентка «рамка» куюлары ошамый»

Татар блогерларын да күзәтеп барасыңдыр? Алар турында фикерләрең нинди? Дөрес юнәлештәме алар?

Дөресен әйткәндә, төркем алып бара башлаганчы татар блогерлары һәм татар артистларының бик сирәген генә белә идем. Хәзер караштырып барырга туры килә. Күп блогерларның юморы татар халкы, татар авылы турындагы киң таралган стереотиплар буенча ясалган. Оригиналь контентлар бик сирәк. «Че гуглит татар кызы?» аккаунты ошый. Анда – кызык, үзенчәлекле юмор. Күпләрнең блогы – өлкәнрәк яшьтәге халык өчен. Аерым яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән сәхифәләрне күбрәк күрәсе килә.

Бүгенге татар юморы хакында ни әйтерсең?

Татар юморы дип, мин «Мунча ташы»н, юмористларын әллә ни караганым юк. Татар стендабы ошый, анда – хәзерге заманга туры китереп язылган, кызыклы юмор.

Татар стендабын тәнкыйтьләүчеләр күп. Анда оятсыз әйберләр сөйлиләр икән.

Миңа менә шул татарча шаян контентка рамка куюлары ошамый. Гел Сабантуй белән өчпочмак турында гына шаяртып булмый бит инде. Татарча да яшьләргә ошый торган яңа төр юмор кертергә кирәк. «Татар халкы тәртипле булырга тиеш, без – тыйнак халык» ише рамкалар юморны да рамкага куып кертә. Татарлар юмор аша үз сүзен әйтергә, актуаль темаларны күтәрегә курка. Тыйнаклык юморга ачылу юлларын тоткарлап тора. Моны әйтсәм, кемгәдер ошамас, артымнан сөйли башларлар, дип уйлыйбыз. Үзең теләгәнне эшләп, үзеңне күрсәтергә курыкмаска кирәк безгә.

Фото: ©«Оныкчык&чукынчык» сәхифәсеннән

Үзеңнең дә стендапта катнашканың юкмы?

Мин публикада чыгыш ясарга куркам, андый осталыгым юк. Аккаунтымда да үземне күрсәтмим. Минем «публичный» кеше буласым, үземә игътибар юнәлтәсем килми. Ә менә идеяләремне, эшемне күрсәтү ошый. Блогер да чыкмаячак миннән. Алай да берничә көн элек сәхифәмдә үземнең кем икәнлегем турында сөйләдем әле язылучыларыма. «Әйдә танышыйк инде», «Күрсәт инде үзеңне» дип гел язып торалар иде.

Татар стендабының киләчәге бармы?

Һәр әйбернең күтәрелеш һәм түбән төшү чоры була. Миңа калса, татар юморы бүген үсештә. Чөнки кешеләр, әкренләп, «рамкаларны» бәреп чыгарга, яңача фикерләргә өйрәнә башлады, яңа форматлар барлыкка килә. Шуңа татар стендабының да киләчәге өметле, дип уйлыйм.

Син менә «рамкаларны» бәреп чыгарга өйрәнә башладылар, дисең. Барысы да шул «рамкалардан чыгып» сөйли башласалар, ул юморны татарлар кабул итәрме соң? Юморчылар өстенә «тапочкилар» тотып атмаслармы?

Андыйлар булачак, әлбәттә. Ләкин алар тора-бара сирәгәячәк. Тәнкыйть, әйтүемчә, өлкәннәрдән эләгәчәк. Ә яшь аудитория һәр яңалыкны бик теләп кабул итә ул. «Рамкалардан» чыгу кешеләргә татар теленең заманча була алуын, аның искелеккә берегеп калмавын күрсәтә.  Бу – яшьләрне телебез белән кызыксындыру өчен дә файдалы булачак.

«Татар хатын-кызларында юмор хисе була алмый, дигән стереотип яши»

Кәримә, татар юмористлары арасында нигә хатын-кызлар аз икән? Юк дәрәҗәсендә.

Минем үземнең дә бу хакта уйланганым бар. Рус стендабында миңа күбрәк хатын-кызлар чыгышы ошый. Кызларга кызларча юмор якынракмы икән. Сәхнәдән татарча юмор сөйләүче хатын-кызларыбыз булмаса да, татар стендабында кызлар күренә. Бәлки, киләчәктә хатын-кыз юмор осталары да пәйда булыр.

Үземнең сәхифәмә килгәндә, кем икәнлегемне сөйләгәч, бик күп кеше: «Без сине кыз кеше дип башыбызга да китермәгән идек», – дип язды. Татарларда юмористларның ир-ат булуына шул дәрәҗәдә күнегелгән инде. Татар хатын-кызларында юмор хисе була алмый, дигән стереотип та яши. Татар кызлары шаярта белми, дип уйлыйлар. Шуңа мине дә күпләр егет кеше дип уйлаган.

 

Фото: © «Оныкчык&чукынчык» сәхифәсеннән

«ВКонтакте» һәм «Инстаграм»  («экстремистик» дип кабул ителде һәм Россиядә тыелды) челтәрендә төрле аудитория утыра. Юморыңны аудиториягә яраклаштырасыңмы?

«ВКонтакте»да күбрәк рәсемле формат бара минем, мемнар. «Инстаграм»да («экстремистик» дип кабул ителде һәм Россиядә тыелды) видеоформат популяррак кебек. Шуңа, әкренләп, видеолар да ясап кертә башладым. Ләкин шәхсән минем аудиториямә «ВКонтакте»да да, «Инстаграм»да да рәсемле контент күбрәк бата, алар аңа ияләшкән инде.

«ТикТокта» да 2 ел элек ясалган аккаунтым бар. Анда хәзер утырмыйм инде. Лайклар тиз җыелса да, анда рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге юк. «Инстаграм»да минем аудиториям барыбер йомшак күңелле, аралашырга, дуслашырга телиләр, проблемалары белән дә бүлешәләр. «ТикТок» җансыз әйбер сыман.

«Инстаграм»га («экстремистик» дип кабул ителде һәм Россиядә тыелды) тыю кертелгәч, сәхифәңне укучылар кимедеме? 

Мин аны ул вакытта артык җитди алып бармый идем бит әле. Хәзер генә тиешле игътибар бирәм. Шулай да, башкалар кебек үк, «Телеграм» каналымны ясап куйдым ул вакытта. Аны да алып барам, тик рәсемнәр кулланмыйм, кызык җөмләләр язып кертәм.

«Телеграм» популярлашыр, дип көтелгән иде. «Инстаграм» дәрәҗәсенә күтәрелмәде, әйеме?

Мин аны актуаль түгел дип әйтә алмас идем. Анда да укучыларым комментарийларны, лайкларны бик актив куялар, реакцияләр калдыралар.

 

Фото: © «Оныкчык&чукынчык» каналыннан

 

Фото: © «Оныкчык&чукынчык» каналыннан

«Татарча контентның да заманча, яшьләрчә була алуын күрсәтәсем килә»

Үзеңнең тагын нинди кызыксынуларың бар?

Быел укып бетерәм. Эш эзләргә кирәк булачак. Социолог булырга укысам да, социолог булып эшлисем килми. Үземне маркетинг, пиар юнәлешендә сынап карарга телим. Татарча киемнәр яки канцелярия товарлары кибете ачу хыялым бар. Ул товарларга «Оныкчык» сәхифәсендәге кебек төртмә сүзләр, фразалар язар идем. 

Син үзең тормышта да шундый җор теллеме?

Чит кешеләр белән аралашканда азрак тыелсам да, якыннарым мине җор телле дип саный. «Синең юмор хисең көчле», – диләр. Чыннан да, тормышта кызык сүзләр бик күп чыга миннән. Ә менә блог алып барганда, кешеләргә ошамас дип, бөтен уйлаганымны язмыйм.

 

Фото: © Кәримә Закированың шәхси архивыннан

Якыннарың сәхифәңне карап барамы?

Әти-әниләрем бу хакта белми иде. Дусларым белә һәм үзләре дә төрле идеяләр әйтеп, ярдәм итеп торалар. Әти-әниләргә блогта язган кайбер кызык сүзләрне сөйлим. Рәхәтләнеп көләләр, алар теге миңа комментарий калдыручы 50 яшьлек апалар кебек кабул итми аларны. Күптән түгел генә  әниләргә дә: «Минем сәхифәм бар, үзегез эзләп табыгыз», – дидем. Ике көн дә үтмәде, әти шалтырата: «Оныкчыгыңны» таптым, язылдым», – ди. Әти язылгач, күңелгә тагы да җылы булып китте.

Киләчәктә бу сәхифә белән акча эшләргә планлаштырасыңмы?

Әллә нигә бер реклама куярга планлаштырам. Ләкин көне-төне реклама ясап, чуарларга, аны коммерция максатында кулланырга җыенмыйм. 

Ә максаты нинди соң бу сәхифәңнең? 

 Күпертеп, ниндер бөек сүзләр белән «Блогымның төп максаты – татар телен үстерү» дип сөйләмим инде, ярармы (көлә). Татар теленең башка телләрдән ким булмавын, татарча контентның да заманча, яшьләрчә була алуын күрсәтү, иҗатым белән бүлешәсе килү.

«Телне сакларга түгел, яратырга, хөрмәт итәргә һәм үз телеңдә сөйләшергә кирәк»

Быел «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Татар теле рәисе 2023» билгеләнде. Анда син дә үз кандидатураңны тәкъдим иткән булгансың икән.

Дусларым: «Әйдә катнашып кара», – дип үгетләгәнгә генә риза булдым, дөресен әйткәндә. Катнашу теләге белән үзем янып йөрдем дип әйтмәс идем. «Без сиңа ярдәм итәчәкбез, синең үз фикерең, үз карашларың бар», – диделәр. Мин үземнең җиңә алмаячагымны белә идем, шуңа күрә бу бәйгегә артык зур игътибар һәм вакыт бүлеп бирмәдем. Ләкин мин бөтен катнашучыларның да язмаларын укып бардым. Аеруча Алинә Солтанова дигән кызның фикерләре ошады миңа, ул лаеклы постлар язды, мин аны, җиңеп чыгар, дип көткән идем. Үзе яшь, үзе татар КВНнарында катнаша, «Татар кызы» бәйгесе финалисты. Татар телен заманчалаштыру, яшьләр арасында популяр итү турындагы постлары бик кызыклы тоелды. Ләкин, җиңүче булып, блогер «Татар малай» танылды.

Ә син постларыңны нәрсә турында яздың?

Менә бүген сиңа сөйләгән татарча контент, аны актуальләштерү хакында. Татарча контент, татарча юмор заманча булырга тиеш, искелек йогынтысында яшәп, алга барып булмаячак.

Аннан миңа «татар телен югала, аны үстерергә кирәк» дигән сүзләр ошамый. Телебезне кимсеткән шикелле яңгырый. Ул инде үлеп беткән һәм аны өр-яңадан торгызырга кирәк, дигән кебек. Менә мин рәхәтләнеп татарча сөйләшәм, дусларым, әти әниләрем сөйләшә. Миңа татарча сөйләшергә ошый һәм мин үз телемдә сөйләшәчәкмен дә!

Кәримә, синең кебекләр уйлаучылар күпме соң?

Минем янәшәмдәге татарлар барысы да татарча сөйләшә. Балтачта да русча сөйләшеп йөргәннәрен күргәнем юк. Минем әйләнә-тирәмдә рус теле бары тик университетта гына.

Телне сакларга кирәк, диләр. Аны үлеп барган бер әйберне өстерәп барган рәвешкә кайтарып калдыралар. Аны сакларга түгел, яратырга, хөрмәт итәргә һәм  сөйләшергә кирәк!

 

Фото: © «Оныкчык&чукынчык» сәхифәсеннән

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә башка елларда да катнаштыңмы?

Мин быел «Мин татарча сөйләшәм»не өченче тапкыр карадым. Әлеге чараны минем дусларым да бик ярата, үзара аралашырга, альтернатив татар музыкасы тыңларга барабыз без анда.

Быел да әйбәт оештырганнар иде бу чараны. Бары тик һава торышы бозылу һәм… концерт уртасында ут сүнү генә эшне харап итте. Аннан бу «Татар теле рәисе»н ничек сайлап алулары бик үк аңлашылып бетмәде. Лайклар санына карап сайладылармы алар ул рәисне, үзләренә ошаган кандидат җиңдеме? Бәйгенең шартларында катнашучының татар теле үсешенә өлеш керткән шәхес булырга тиешлеге, бу өлкәдә нинди дә булса казанышлары булырга тиешлеге дә әйтелмәде. Бу аз гына күңелгә тиде.

Мин җиңүгә омтылмадым, ләкин анда берәр яшьрәк кешенең җиңү яулавын теләгән идем. «Татар малай» үзенең постларында 2015 елда татар блогерлыгына нигез салуы хакында язды. Шушы казанышы өчен җиңү яулады. Җиңүче 2015 елдагы казанышы өчен сайлап алынгач, аны 15 елга дип рәис итеп билгеләп куйсыннар инде алайса. Миңа, мәсәлән, катнашып та торасы калмаган, 2015 елда миңа әле 12 генә яшь иде бит.

Яңа шәхесләргә, яңа проектларга юл ябык, дигән сүз инде бу.  Менә шуннан соң андый чараларда яшьләр катнашырга теләми башлый, аларның мотивацияләрен бетерәләр.

Мондый проблемалар булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Шартларны тулырак итеп язарга, аңлатырга кирәк. Кем катнаша ала бу бәйгедә һәм кемнең җиңәргә шансы бар. Шул «Татар теле рәисе» бәйгесендә катнашу өчен постлар язарга гына кирәк, дип әйттеләр бит. Ә үзләре иң популяр татар блогерын сайлап алдылар. Бәйгедә катнашучы дәрәҗәле кеше булырга тиеш, дип язарга кирәк иде, алай булгач. Чөнки башкаларның да татар телен өйрәнергә этәрә торган, бик эчтәлекле постлары бар иде. Президентны халык сайлый бит, шуның кебек, «Татар теле рәисе»н дә тавыш бирү ысулы белән билгели алырлар иде.

Бәйрәмнәр оештыру – авыр эштер. Үземнең оештырганым булмагач, бәлки, минем монда «шуны эшләп бетермиләр» дип әйтергә дә хакым юктыр. Ләкин бу – беренче очрак кына түгел, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең музыкаль бәйгесе өчен дә тавыш чыкты.

Кәримнең җырын, иң күп тавыш җыйса да, җиңүчеләр исемлегеннән төшереп калдырдылар. Аны алдан ук, башкалар ярдәме белән тавышлар җыймагыз, дип кисәтеп куярга кирәк иде. Кәримнең бер тавышы да накрутка белән ясалган тавыш түгел иде. Әгәр чыннан да накрутка ясаган булса, аны шулхәтле кеше теләктәшлек итеп язмаган булыр иде, килешәсеңдер.

Кеше аңларлык итеп, гап-гади итеп язарга кирәк бәйгеләрнең шартларын. Җиңүчене сайлап алуның шартлары күренеп торырга, башкалар ни өчен нәкъ шушы кеше алдынгы булганны баш ватып тормыйча гына аңларга тиеш. Бәйгеләр ачык булсын иде.

Фикерләрең өчен рәхмәт, Кәримә! Уңышлар сиңа!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100