Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин татарча сөйләшәм»нең җыр бәйгесеннән Кәрим ник ризасыз калган: бәхәс һәм килешү

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында уздырылган музыкаль бәйгедә иң күп тавышны яшь башкаручы Кәрим Газизуллин җыйган иде. Ләкин оештыручылар Кәримне, ясалма тавыш бирү ысулы белән алга чыкты, дип тапты һәм аны җиңүчеләр исемлегеннән төшереп калдырды. «Интертат» вакыйганың сәбәпләрен ачыклый башлагач, аның чишелеше дә туды.

news_top_970_100
«Мин татарча сөйләшәм»нең җыр бәйгесеннән Кәрим ник ризасыз калган: бәхәс һәм килешү
социаль челтәрләр

Кичә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында үткәрелгән музыкаль бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча яшь башкаручы Кәрим Газизуллин халык сайлаган башкаручы буларак җиңәргә һәм бүген Бауман урамындагы «Мин татарча сөйләшәм» cәхнәсендә чыгыш ясарга тиеш иде. Ләкин оештыручылар Кәрим өчен бирелгән тавышларны «ясалма» дип тапты һәм аны җиңүчеләр исемлегеннән төшереп калдырды. Акцияне оештыручылар фикеренчә, Кәрим әлеге тавышларны бик үк гадел булмаган ысуллар (беренчел мәгълүматта «накрутка» сүзе дә кулланылды) яки төркем-төркем кешеләргә махсус кушып тавыш бирдерү ысулы белән җыйган.

Кәрим үзе әлеге сүзләрне тулысынча кире кага. «Иң авыры – җиңә алмавым да түгел, ә мине үземнең катнашым булмаган эшләрдә гаепләүләре», – ди ул. Күңелен гаделсезлек тырнаган яшь рэпер «Интертат» хәбәрчесе белән сөйләште.

«Без ул тавышларны бөртекләп җыйдык»

Иң элек музыкаль бәйгедә катнашу һәм җиңүчеләрне билгеләү шартларын искә төшереп үтик.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләре иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә тиеш иде. Гаризалар 9 апрельгә кадәр кабул ителде. 10-16 апрель көннәрендә «ВКонтакте» төркемендә иң яхшы башкаручы өчен тавыш бирү барды. Бәйгенең кагыйдәләре буенча беренче урынны халык сайлый, икенче, өченче урыннарны оештыручылар. Җиңүчеләр бүген, 26 апрель көнне, Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

 

Фото: © https://vk.com/mintatsoy

Бәйгедә барлыгы 10 кеше катнашкан. Кәрим Газизуллин өчен 1660 кеше үз тавышын калдырган. Кәримнән аз гына калышып, 1621 тавышны «Мизаж» төркеме җыйган. Кәрим җиңүчеләр исемлегенә кертелмәү сәбәпле, аның урынына, җиңүче дип, икенче урында барган «Мизаж» төркеме игълан ителде.

Гомумән, бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү актив барган, дип әйтеп булмый. Саннарда бик зур аерма булу күренә. Алда атап үтелгән 2 башкаручы өчен генә меңнән артык кеше тавыш калдырган. Күбесенең тавыш бирүчеләр саны йөзгә дә тулмый.

 

Фото: © https://vk.com/mintatsoy

Кәримгә исемлектән төшеп калуы турында шалтыратып әйтүче дә, сәбәпләрен аңлатучы да булмаган.

«Мине «накрутка» ясауда гаепләп пост яздылар. Кая «накрутка» тапканнардыр алар! Мин аптырадым инде. Шуның өстенә, алар мине, бернинди дәлилләүләрсез, шундый уңайсыз хәлдә калдырдылар», дип сөйләде ул «Интертат»ка.

«Мин чын күңелдән татар телен яратам, татарча иҗат итәм. Әлеге бәйге аша башкалар да минем иҗатымны күрсен, белсен, ишетсен, дигән теләк белән катнашкан идем.

Моңа кадәр «Мин татарча сөйләшәм» – гадел акция дигән фикердә идем, әмма 2023 ел барысын 180 градуска үзгәртте. Иҗатымны шулай «салып таптаулары», әлбәттә, ачуны чыгара. Үзләре татар теле өчен янып торган, ул телдә иҗат иткән яшьләрне эзлиләр, шул ук вакытта аларның ут чәчеп торган талантларын чәлпәрәмә китерәләр.

Миңа «накрутка» ясауда гаепләнүемне хәбәр итүче булмады. Бу хакта «Мин татарча сөйләшәм»нең «ВКонтакте» төркемендәге посттан укып кына белдем. Әйе, мин дусларыма, туганарыма, авылдашларга үземә тавыш бирүләрен сорап яздым. Тик алай эшләргә ярамый дигән кагыйдәләр юк иде бит. Без анда һәр тавышны бөртекләп җыйдык», – диде ул.

Шулай ук Кәрим, бәйгедә 3 җиңүче булачак, дип әйтәсәләр дә, соңгы көнне генә җиңүчеләр саны 4кә әйләнүенә дә аптыраш белдерде.

«Накрутка» дип, тере кеше булмаган аккаунтлар – «бот»лар ярдәмендә ясалма тавыш бирүне атыйлар. Кәрим шуңа да гаҗәпләнә: «Накрутка» сүзен кулланмасалар, ачуым да килмәс иде. Әллә «накрутка»ның нәрсә икәнен аңлатыргамы аларга?» – ди ул.

«Мин татарча сөйләшәм» җиңүчеләрне игълан иткән постта башта «накрутка» дигән сүз дә кулланылган иде. Җиңүчеләр исемлегеннән соң: «Кәрим Газизуллин – иң күп тавыш җыючы, ясалма тавыш бирү – «накрутка» табылды», – дип язып куйдылар.

 

Фото: © https://vk.com/mintatsoy

Бу мәсьәләгә ачыклык кертә башлагач, пост беркадәр үзгәрешләр кичерде. Алдагы җөмләдән «накрутка» сүзе алып ташланды. «Музыкаль бәйгедә тавышлар белән видеоны караулар саны тәңгәл килү/килмәүгә һәм һәр кешенең видеоларны карап, үзе ошаткан җыр өчен тавыш бирүенә игътибар иттек», – дигән өстәмәләр кертелде.

 

Фото: © https://vk.com/mintatsoy

Ленария Мөслимова: «Кешеләрне төркемләп тавыш бирдереп алдынгылыкка чыгу – дөрес түгел»

Бу аңлашылмаучанлыкка ачыклык кертү максаты белән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимовага шалтыраттык. Аның сүзләренчә, оештыручыларда Кәримнең видеосын караучылар саны башкаручы өчен бирелгән тавышлар саныннан бик нык аерылу, Кәримгә тавыш бирү өчен тулы бер уку йортының социаль челтәрдәге төркеме җәлеп ителү сораулар уяткан.  

«Әлеге музыкаль бәйге, киң аудиторияне җәлеп итү максатыннан, ачык бәйге буларак үткәрелде. Безгә башка катнашучылардан әлеге видео өчен тавыш бирүләрен сорап язылган постларга скриннар килә башлады. Анда бөтен университетны шушы видео астында тавыш бирергә сораганнар. Әйе, бер яктан күпме халыкны җәлеп итә алганнар, «афәрин» диясем килә. Икенче яктан, күпме тавыш бирелгәненә һәм аны күпме халык караганлыгына игътибар итегез. (Кәримнең видеосын 600дән артык кеше караган). Монда бөтенләй төрле саннар. Кеше, видеоны карамыйча да, «кушылганга күрә генә» тавыш биргән. Бу бит гадел түгел. 

 

Фото: © 

Без дә гаделлек өчен. Үзегез дә беләсез, бу – бернинди «сатып алынган» бәйге түгел. Тик кешеләрне видеоны да карамаган килеш төркемләп тавыш бирдереп, алдынгылыкка чыгу да дөрес түгел. Бәйге бит, артистларны таныту, аларның иҗатына кызыксыну уяту максатыннан, күбрәк кеше татарча яшь башкаручыларны тыңласын, ишетсен, дигән максаттан оештырылды.

«Мин татарча сөйләшәм» ул – «Татар җыры» кебек. Инде 18 ел дәвамында стабиль рәвештә, кар яки боз явууына, пандемиягә карамастан оештырылып килгән, бердәнбер «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсе инде ул. Шуңа мин әлеге хәрәкәтне үпкәләтүләрен теләмәс идем.

Безнең Кәримне уңайсыз хәлдә калдырасы килмәгән иде. Тик бу – иҗтимагый, халыктан чыккан хәрәкәт. Биредә «өстән кушып» эшләнгән эшләр булмасын иде», – диде Ленария.

Кичә кичкә таба «Мин татарча сөйләшәм» төркемендә Кәримнең җиңүчеләр исемлегеннән төшеп калуын аңлаткан пост барлыкка килде. 

«Музыкантларның иҗатын хөрмәт итү исәбеннән дә чыгып, җырны тыңламыйча һәм тавыш бирү процессын «отчет» бирү ысулы итеп калдыру гадел түгел, дип саныйбыз. Шуңа күрә тавышлар кабул ителмәде», – диелә постта. Оештыручылар «отчет» сүзенә аерым басым ясый. 

 

Фото: © 

Кәрим, әлеге постка җавап итеп, шулай ук үз сүзен язды: 

«Иманым камил, әлеге тавыш бирүчеләр турында отчетны беркемнән сорамадым! Нигә ул миңа? Скриншотта «отчет» сорап язган кешенең кем икәнен дә белмим. Дуслардан, туганнардан, танышларымнан минем өчен тавыш бирүне генә сорадым. Беркемне дә мәҗбүри рәвештә тавыш бирдертмәдек.

Килешәм, минем видеоны әз караганнар, әмма «Мизаж» төркеменеке дә шулай бит. Гадәттә, мондый бәйгеләрдә катнашучылар үзләре өчен тавыш бирүләрен сорыйлар. Минемчә, катнашучыларның күбесе үзләре өчен тавыш бирүләрен сораганнардыр, мәгълүматны таратканнардыр. Мин дә, нәкъ алар кебек, үзем өчен тавыш бирүләрен генә сорадым.

Иң аянычлысы – җиңә алмавым да түгел, ә катнашым булмаган эшләрдә гаепләүләре.

Шуңа да карамастан, мин беркемгә үпкә сакламыйм, бары тик үзем өчен нәтиҗәләр ясыйм. Минем өчен җанаткан, ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт! Алар – минем иң зур җиңүем!» – дип яза ул. 

Кәрим өчен җанаткан дуслары да әлеге пост янында, Кәримне яклап, бик күп комментарийлар калдырганнар.

«Оештыручылар үзләренең хаталарын аңлады»

Әлеге минутларда Ленария дә, Кәрим дә «Интертат»ка проблеманың үзара хәл ителүе хакында хәбәр иттеләр. Өстәмә сораулар язгач, Ленария проблемага нокта куелуын әйтте. «Интертат» хәбәрчесен «Мин татарча сөйләшәм» концертын карарга килергә чакырды. «Сюрприз булачак, үзегез күрерсез», – диде ул. 

Кәрим исә серләрне ачты. «Бүген акциядә мине «Халык мәхәббәте» номинациясендә бүләкләячәкләр. Шулай ук җәй көне Бөтендөнья татар конгрессы форумы кысаларында оештырыла торган «Печән базарында» чыгыш ясау мөмкинлеге бирәчәкләр. Мин моңа теләп риза булдым. Ленария Мөслимова белән шалтыратышып аңлаштык. Оештыручылар үзләренең хаталарын аңладылар, шуңа да әлеге сөйләшүдән соң тынычланып калдым. «Печән базары» да – бик масштаблы чара.  Анда үземнең иҗатымны тәкъдим итү мөмкинлеге туганга бик шатмын», – дип сөйләде безгә Кәрим. 

***

Шулай итеп, проблемага «Интертат» тотынгач, аның чишелеше туды, дип әйтергә була. Билгеле, әгәр ике як бер-берсе белән аңлашып, килешсә, без бу хакта белми дә калган булыр идек. Әмма инде ул социаль челтәрләргә чыккач, без читтә кала алмадык.

«Мин татарча сөйләшәм» тирәсендә барган бу ыгы-зыгыны күпмедер дәрәҗәдә уңай ягын да күрәбез. Акцияне оештыручылар Кәрим тирәсендә барган бу хәлләрне язу турында «чараны пычрату» дип әйтергә тели. Без бераз үзгәрәк фикердә: гаделлек булсын! Һәм дә акциядә катнашырга теләгән яшьләрнең активлыгына киресенчә сөенергә кирәктер бәлки. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 апрель 2023
    Исемсез
    Скриншоттагы кыз ни диде соң? Аңлавымча, Кәримне беркем дә гәепләмәде. Аның өчен кемдер тавыш сорап йөрде. Алла сакласын аңлый дуслардан
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100