Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онкологиядән булыша торган бодай үстерүче фермер Рафис Аксаков: «Бизнес – ул зур уен»

Арча районында яшәүче фермер Рафис Аксаков онкологиядән профилактика була торган бодай сорты үстерә. «Интертат»ка ул фермерлык эшендәге кыенлыклар, дәүләт ярдәме һәм илнең икътисади балансы турында фикерләрен җиткерде.

news_top_970_100
Онкологиядән булыша торган бодай үстерүче фермер Рафис Аксаков: «Бизнес – ул зур уен»

Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче фермер Рафис Аксаков – һөнәре буенча агроном. Җир эшен яратканга, үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын булдырып, кырчылык һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Онкология, диабет, диатез кебек авырулардан профилактика булган «Надира» сортлы шәмәхә бодай үстерүче фермер турында «Интертат»та язган идек.

Рафис Аксаков 2022 елда үз хуҗалыгында «органичек җир эшкәртү» нигезләре буенча эшли башлый. Бу – бернинди агу, ашлама кулланмыйча, туфракның үзенең биологик потенциалын кулланып, экологик чиста яшелчә, ашлык,

Химизация», «сельхозмелиорация» төшенчәләре узган чорга керә. Хәзер биологик чаралар белән эш итү миңа актуальрәк тоела. Сыйфатлы, агусыз, чиста һәм тәмле ризык барыбызны да кызыксындыра. Ул, иң беренче чиратта, безнең көндәлек кулланылышта булган икмәккә кагыла, – ди Рафис Аксаков үзе.

Ул басуыннан туфрак анализыннан анализ тапшырып, махсус комиссия тарафыннан сертификат та алган. Органик кырчылык буенча икенче дәрәҗә сертификат алган хуҗалыклар Татарстанда 9, берсе – Рафис Аксаковныкы.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Иң зур авырлык товар җитештерүчеләргә төшә»

Рафис Аксаков «Интертат»ка фермерлык эшендәге кыенлыклар, дәүләт ярдәме кирәге турында сөйләде һәм илнең икътисады балансы буенча фикерләре белән бүлеште. Үз продукциясен җитештерүчеләрнең нинди проблемалары килеп чыга? Икътисад нигә аска тәгәри? Фермерлык эшендә нинди дәүләт ярдәмнәре кирәк?

Рафис Аксаков фикерләрен тәкъдим итәбез.

Бизнес – ул зур уен кебек, дип аңлыйм мин. Һәр уенның кагыйдәләре була. Ул кагыйдәләр бозылган очракта, уенның кыйммәте юкка чыга. «Бои без правил» уенын караган кеше белә: нәтиҗә көткәннең киресе булырга мөмкин.

Ерак булмаган тарихка күз салсак, Советлар Союзы чорында «бизнес» дигән сүз безнең лексиконда гомумән юк иде. Җитештерүчеләр (завод, фабрика, колхоз, совхоз, башка оешмалар), эшкәртү тармагы һәм сату оешмалары бар иде. Социалистик принциплар нигезендә, алар барысы да диярлек дәүләт структурасын тәшкил итте. Бөек зур илнең гаять катлаулы икътисади балансын алып бару өчен, Госплан барлык оешмаларга дәүләт заказын җиткерә иде.

Авыл хуҗалыгын гына алыйк: һәр колхоз, совхоз күпме ит, сөт, ашлык һәм башка төр продукция җитештерер өчен финанс-план документлары расланып, һәр оешма җитәкчесенең эше шул җиткерелгән йөкләмәне үтәүгә карап бәяләнә иде. Материаль-техник базаны ныгыту өчен еллык амортизация нигезендә яңадан-яңа техника кайтарыла иде. Ул чорда чыннан да икътисад ниндидер кризис чорлары кичерде дип белмим мин.

Дөрестән дә авыр еллар булган, нәрсәдер җитешмәгән, кибетләрдә дефицит товарлар булган, ләкин чит илләргә хәзерге кебек зур бәйлелек булмаган. Менә шул чорда дефицит товарлар белән сату иткән кешеләрне «спекулянт» дип атаганнар, закон нигезендә алар «хокук бозучылар» булып исәпләнгән.

Илнең катлаулы күченеш чорыннан соң, безгә социализм вакыты узып, капитализм принциплары белән яшәргә туры киләчәге аңлашыла башлады. Хосусый милекчелек чоры башланды. Дәүләт икътисад өлкәсен тулысынча үз өстеннән төшерде, хәтта «спекулянт» лексиконнан төшеп калып, «алыпсатар», «бизнесмен» статусын алды. Нинди газетаны алсаң да, бөтен җирдә реклама, кемдер сата, кемдер ала – илебез белән зур кибеттә яшибез шикелле.

Бүгенге чорда иң зур авырлык товар җитештерүчеләргә төшә, чөнки алда әйтелгән дәүләт заказы бетте, алыпсатарлар заманы килде. Бәяне һаман да арттыру буенча куыш башланды. Дәүләт моңа киртә куя алмады, икътисадта баланс бетте. Нишләптер, Думада кабул ителгән «иң шәп» законнар да тулы көчкә эшләнми, төрле тайпылышларга киртә куелмый.

Хәзер күп сөйләшүләр «гадел бизнес» турында бара. Була аламы соң ул бездә? Оптимистлар «була» ди. Әгәр дә дәүләт үз кулында булган хакимлекне кулланып, тәртип урнаштырса.

Һәр җитештерүченең баш авыртуына әйләнеп беткән проблема – үз товарын вакытында, тиешенчә сату. Мин, дәүләт заказы булганда гына икътисад күтәреләчәк, дип уйлыйм. Планлы итеп оештырылган эштә тәртип була.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендә бу юнәлештә кооперативлар аша алга китү көтелә. Ә ул кооперативлар күбесенчә кем өчен кирәк соң? Дөрес, вак товар җитештерүчеләргә. Шәхси хуҗалык алып баручылар, эре булмаган крестьян-фермер хуҗалыкларына күмәкләшеп эшләү уңайлырак тоела. Ләкин монда бер әйберне онытмаска кирәк: кооперативка кергән фермер хуҗалыкларының көчле булуы шарт, югыйсә җитештергән товарның күләме дә, сыйфаты да тиешенчә булмаячак.

Телевидение, матбугатта барлык хәлне уңайрак итеп күрсәтү бара. Дөрес, һәр төбәктә уңышлы эшләүче хуҗалыклар бар, ләкин тулаем алганда авырлык белән баручылар күбрәк, дип әйтер идем.

«Зур өйдә ни кирәк, кечкенә өйдә шул кирәк» дигән әйтем бар. Җирдә эшләгән крестьянның барлык төр коралы булмаганда, уңышы да шулай гына. Киров төбәгенннән, Мари иленнән, таралган хуҗалыклардан сатып алган искергән авыл хуҗалыгы техникасының «булды» дигән исеме генә бар. Аларны ремонтларга, эшкә җигәр өчен күпме өстәмә чыгым кирәк икәнен өстеңә төшкәч кенә беләсең. Кибеттән алган запчастьләр күбесенчә сыйфатсыз, чөнки бүгенге көндә ГОСТ таләпләре бетте, дәүләт контроле юк.

Нәтиҗә аянычлы: күпчелек фермер хуҗалыклары иртәдән төнгә кадәр эшләп, ял итүне онытып, бик авырлык белән генә баралар. Дәүләт ярдәме кирәк, аннан башка авыл язмышы уңайга бармаячак.

Гомумән, авыл хуҗалыгы – ул аерым бер өлкә. Минемчә, алга киткән Көнбатыш илләренең алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнеп, үзебезгә кертергә кирәк. Ниндидер уңай, тотрыклы мохит булганда гына оптимизм киләчәк. Бүгенге көндә шатланырлык нәрсә аз.

Ел буена, җайлап-җайлап кына, энергоресурларга бәя арта, тарифлар үсә. Җитмәсә, узган елгы корылык нәтиҗәсендә ашлык бәяләре үсте, ипигә бәяләр һаман арта. Көндәлек ашау ризыгын җитештергән авылда эшләүчеләргә чыгымнарын өлешчә каплау өчен дәүләттән субсидия тиешенчә бирелсә, фермер хуҗалыкларының саны да, тулаем җитештергән продукция өлеше дә күпкә үсәр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100