Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өметле яшь журналистларыбызның берсе»: «Татар кызы» финалисты Энҗе Габдуллина турында

Актаныш районы кызы, «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Энҗе Габдуллина Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесенең финалында катнаша.

news_top_970_100
«Өметле яшь журналистларыбызның берсе»: «Татар кызы» финалисты Энҗе Габдуллина турында

11 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында узачак «Татар кызы» бәйгесенең финалында «Интертат» һәм «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина да катнашачак. Энҗе Габдуллина әңгәмәсендә «Фикер белдерүдән курыкмыйм», дип әйткән иде. «Татар кызы» бәйгесе булганлыктан, без бу юлы сүзне ир-егетләргә бирергә булдым. Хезмәттәшебезне белән таныш ир-егетләрдән аның турында фикерләрен сораштым.

Татар ир-егетләре – хезмәттәшләре, туганнары, көрәшчеләр, Актаныш районының хөрмәтле шәхесләре Энҗегә уңышлар теләде.

«Энҗе – районыбызның горурлыгы»

2013-2017 елларда Татарстан Республикасының вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры, 1998-2012 һәм 2018-2022 елларда Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов:

Энҗе – районыбызның горурлыгы. Ул мәктәптә укыган вакытта ук үзен уңай яктан гына күрсәткән шәхесебез булып тора. Уку алдынгысы, җәмәгать эшлеклесе, спортсменка – бар яктан да килгән, районыбызның җимеше. Ул –шигырьләр иҗат иткән, олимпиадада җиңүләр яулаган кызыбыз. Иҗат кешеләре дөньяга еш барлыкка килми. Актаныш районы әдәбиятка, сәнгатькә бик күп шәхесләр биргән. Безнең Энҗебез дә шул рәтне тулыландырыр, дип ышанабыз. Актаныш халкы исеменнән уңышлар һәм җиңү телибез.

«Барысын да үзе теләгәнчә эшли»

Энҗенең әтисе Алмаз Габдуллин:

Энҗе – минем төпчек кызым. Ул кечкенәдән үк тырыш, актив булды. Мәктәптә укыганда да бәйгедән бәйгегә, ярыштан ярышка йөрде, шул ук вакытта укуында да  гел «5»ле билгесен генә алды. Холкы – тыныч, шул ук вакытта усаллыгы да бар инде аның. Ул барыбер үзе дигәнчә эшли, барысы да үзе теләгәнчә була. Энҗегә «Татар кызы» бәйгесендә зур уңышлар телибез! Киләчәктә дә үз дигәненә ирешеп торсын, безне уңышлары белән сөендерсен, матур итеп яшәсен. Без аны яратабыз, ул – безнең горурлыгыбыз, ышанычыбыз!

«Гел кояш кебек балкып йөри»

Энҗенең классташы, көрәшче Раббани Нургалиев:

Энҗе ул – йолдыз. Гел елмаеп, кояш кебек балкып йөри. Ул куйган максатларына ирешә, теләкләрен чынга ашыра. Спорт, сәнгать, уку – барлык яктан гел беренчелектә, җиңәргә ярата.

«Казан федераль университетының иң алдынгы студентларыннан берсе»

КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин:

Энҗе – Казан федераль университетының иң алдынгы студентларыннан берсе. Ул быел журналистика белгечлеге буенча бакалавриатны кызыл дипломга тәмамлады. Хәзер магистратурада укый, анда да гел «5»ле билгеләрен генә ала. Иҗатта да, фәндә дә, белем үзләштерүдә дә иң алдынгылардан!

«Өметле яшь журналистларыбызның берсе»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:

Энҗе Габдуллина – «Татар информ»ның татар редакциясендә эшләүче өметле яшь журналистларыбызның берсе. Аның язмалары «Интертат», «Татар-информ» сайтында әйбәт укыла. Аның «Татар кызы» бәйгесендә катнашуы –  безнең өчен зур горурлык. Энҗе Габдуллинага киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

«Энҗе Габдуллина – кыю журналист»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов:

Энҗе – безнең редакциянең энҗесе. Энҗе Габдуллина – кыю журналист. Беренче чиратта аның шушы сыйфатын билгеләп үтәр идем. Ул татар журналистикасына кыю адымнар белән килеп керде, аның язмалары да кыю. Ул проблемалы мәсьәләләрне күтәрергә курыкмый, халыкны борчыган проблемаларны яктырта. Кыюлык ул – ярты бәхет, дип әйтәләр. Энҗе кыю да, батыр да, матур да. Аның «Татар кызы» бәйгесенең финалына узуы –шуның күрсәткече. Ул киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешер, дип уйлыйм. Энҗе киләчәктә татар журналистикасы күгендә дә энҗе булып балкыр. Уңышлар сиңа, Энҗе!

«Ул «хайп» төшенчәсен көрәш дөньясына алып керде»

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, күп еллар дәвамында көрәш дөньясын яктыртучы журналист Радик Сабиров:

Энҗе Габдуллина – хайпер, хайп тотучы һәм шуны матур итеп сурәтләп бирүче. «Хайп» төшенчәсен ул көрәш дөньясына да алып керде. Ни өчен? Ул бөтенләй яңача тасвирлау, яңача репортажлар ясау осталыгына ия. Ул яшь булуы һәм чибәрлеге белән дә аерылып тора. Өйләнмәгән көрәшчеләр Энҗегә интервью бирергә тырыша. Ул тагын бер яңалык кертте – көрәш дөньясыннан видеорепортажлар. Моңарчы әлеге алымны Айдар Шәймәрданов кына куллана иде, ә инде Энҗе яңа сулыш өреп җибәрде. Аның видеорепортажларын караучылар бик күп дип беләм. Ватсапта көрәшчеләр төркеме бар, без анда Энҗене дә керттек. Ул анда – бердәнбер хатын-кыз журналист. Энҗе көрәш дөньясындагы бөтен яңалыкларны белеп тора.

  • «Татар-информ»ның Ютуб каналында Энҗенең көрәш дөньясына багышланган «Энҗеле көрәш» проектын карап була.

«Энҗе көрәш үсешенә зур өлеш кертте»

«Манзара» спорт-музыкаль премиясен оештыручы Айдар Шәймәрданов:

Энҗе – бик сәләтле аналитик. «Манзара» проектында катнашып, ул шактый зур күрсәткечләр белән безне сөендерде, көрәш үсешенә зур өлеш кертте. Иҗатта да аның үзенә генә хас мөлаемлыгы, матурлыгы бар. Уңышлар телим сиңа!

«Гади телдә, халыкка аңлаешлы итеп язган мәкаләләре күңелгә үтеп керә»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Рифат Каюмов:

Мин Энҗенең «Татар кызы» бәйгесендә катнашуына бик нык сөендем. Яшь булуына карамастан, тәҗрибәле журналистларның борынына чиертте, дип уйлыйм. Ул үзенең кыюлыгы, гади теле белән алдыра. Гади телдә, халыкка аңлаешлы итеп язган мәкаләләре күңелгә үтеп керә, җәмгыятьтә дә резонанслар тудыра. Энҗегә зур уңышлар телим. Барысы да яхшы булсын!

Энҗенең үзе белән интервьюны да «Интертат» сайтында укый аласыз.

Барлык редакция исеменнән Энҗегә зур уңышлар телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100