Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзебез сөт ашатып үстергән бәрән генә исән калган. Кочаклап еладым, әнисе янып үлде бит»

3 май көнне Биектау районы Олы Кавал авылында күрше булып яшәүче ике бертуган Илдар һәм Илнар Фәйзрахмановлар хуҗалыгында янгын чыга.

news_top_970_100
«Үзебез сөт ашатып үстергән бәрән генә исән калган. Кочаклап еладым, әнисе янып үлде бит»
Ландыш Фәйзрахманова архивыннан

Илнар Фәйзрахмановларның гаражларыннан башланган янгын башта сарайларына күчә, аннан күршедә яшәүче абыйсы Илдар Фәйзрахмановның сарае һәм йортына үрмәли. Илнар Фәйзрахмановның кызы Ландыш «Интертат»ка сөйләвенчә, барлы-юклы 1 сәгать эчендә янгын аларның гараж һәм сарайларын җир белән тигезләнгән. Ә Илдар абыйларының каралты-кураларына гына түгел, йортларына да нык зыян килә. Яртылаш коткарып кала алсалар да, өй хәзерге вакытта кеше торырлык хәлдә түгел. Сарайлары да янып көлгә әверелгән.

«Авыл ир-атлары үз йортларын коткарган кебек ут эченә ташландылар»

Гаражлары яна башлаганны иң беренче булып Ландыш үзе күреп ала.

«Әти белән әни ул көнне Казанга киткәннәр иде. Әни тешләрен ясатып йөри, әтинең үз эшләре. Сеңлем һәм улым белән ашарга пешереп йөрибез. Тәрәзәгә күзем төшеп, гараж эченнән очкыннар атылуын күреп алдык. Бәла килгәнне аңлап алып, йөгереп чыктык.

Ишеген ачып җибәрүебез булды, секунд эчендә гараж эчен ут ялкыны чорнап алды. Мин шок хәлендә, нәрсә эшләргә белмим. Башка иң беренче килгән уй – авыл төркеменә язу булды. «Янабыз, янгын сүндерүчеләр чакырыгыз!» – дип смс җибәрдем. Мин язып 3-4 минут та узмагандыр, ярты авыл безнең янда иде. Барысы да янгынны сүндерешергә кереште.

Мине, беләсезме, нәрсә гаҗәпкә калдырды? Авылыбыз ир-атлары, «кеше малы бит бу» дип тормыйча, үзләренең йортларын коткарган кебек ут эченә ташландылар. Ялкын чорнап алган гараж эченнән әтинең машинасын чыгара алдылар. Минем барысына да рәхмәтләрем чиксез.

Мин әлеге төркемдә язып, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, төгәл 22 минут вакыт узган. Аларга бик тиз хәбәр иткәннәр, авылыбыз районга якын булмаса да, шулай ук тиз килеп тә җиттеләр.

Безнең гараж сарай белән бер түбә астында иде. Башта, дөрләп, алар янды. Көчле җил аркасында ялкын Илдар абыйларның сараена сикерде, өйләренә күчте… Аларның йортлары яна башлаганда, янгын сүндерүчеләр килеп җиткән иде инде, өйнең яртысын саклап калдылар. Абыйларның каралты-куралары һәм безнең сарай-гараждан баганалар гына утырып калды.

Гаражыбызда әтинең әллә ничә йөз меңлек трактор һәм машина запчастьләре бар иде. Эш кораллары, бензопила, дрель кебек әйберләр барысы да янып бетте», – диде ул.

«Үзебез сөт ашатып үстергән кечкенә сарык бәрәне генә исән калды»

Ландыш «әле ярый фаҗига булмады, якыннарыбыз, туганнарыбыз, үзебез исән-сау» дип шөкер итә.

«Безнең гаиләгә хәсрәткә батып утырырлык зыян килмәде. Үзебез, балам, әти-әнием исән-сау, торыр җиребез янмый калды, калганы торгызылыр аның. Илдар абый һәм аның тормыш иптәше Динә апа өчен бик борчылабыз. Алар икесе дә пенсия яшендәге кешеләр инде. Өйләренең түбәсе һәм стеналары яртылаш янып беткән, эчен су баскан. Туганнарыбыз хәзер күптән түгел генә яңа йорт җиткереп чыккан улларына күченделәр. Ут чыкканда үзләре өйдә дә юк иде. Әле мин «янабыз» дип иң беренче аларга чабып кердем. Көндез кунакка киткәннәрен күреп калган идем, югыйсә, тик андый чакта баш эшлимени», – диде ул.

Кызганыч, әлеге янгын мал-туарны да аямаган. Илдар Фәйзрахмановларның эре терлекләре исән, тавыклары янып үлгән. Илнар Фәйзрахмановларның тавыклары һәм сарыклары янгын корбаны булган.

«Без сыерлар белэн бозауларны коткарып калдык. Тавыклар һәм сарыкларыбыз янды… Дөрләгән уттан куркып калган сарыклар чыккан жирдән кире утка сикергәннәр… Туганда үлемнән калган, үзебез сөт ашатып үстергән кечкенә сарык бәрәне генә исән калды, Аллаһның рәхмәте белән. Кул бәрәне ул, улымнын дусты, «Игогошка» исемле. Без аны инде янгынны сүндергәч кенә күреп алдык. Үзе чыккан, диделәр. Кочаклап еладым, әнисе янып үлде бит», – ди Ландыш.

«Без авылдышларыбызга чиксез рәхмәтле»

Ландыш сүзләренчә, авыл халкы ике гаиләгә дә бердәм рәвештә ярдәм күрсәтә. Сбор ачып, интернетта да таратканнар.

«Без авылдышларыбызга чиксез рәхмәтле. Кеше бик каты булыша. Телефонның сүнеп торганы да юк. «Ничек сез?» – дип борчылып шалтыратучылар да бар. Без башта бу хакта интернетка чыгарырга теләмәгән идек. Чит кешеләрдән ярдәм сорау уңайсыз булды. Ләкин дуслар, башка туганнарыбыз «язарга кирәк» дигәч, Телеграмга куярга булдым

Беләсезме, иң кызыгы, мин, гомумән, кичә өйдә булырга тиешле кеше түгел идем. 2 атна элек минем машинам ватылды, һәм мин аны сервиска керттем. Үзем әтинең машинасында йөрдем. Ниндидер карма кебек, өченчекөн шәһәргә китеп барганда, әтинең машинасы да ватылды. Абый мине буксирга тагып, кире авылга алып кайтты. «Ярар, димәк, Аллаһы Тәгалә шулай яхшырак булачак дип тапкан, безне нәрсәдәндер саклап торуы» дип уйладым, тынычландым. Кичә аңлашылды инде Аллаһы Тәгаләнең безне нәрсәдән саклап калганы. Мин өйдә булмасам, бәлки, йортыбыздан да көл генә калыр, бүген без урамда утырыр идек.

Минем аерым рәхмәтемне авылдышыбыз Инсаф Һидиятуллинга җиткерәсем килә. Ул Илдар абыйларның йортын саклау өчен бик күп көч куйды. Ялкын тагын да ныграк үрләмәсен дип тырышты. Үзенә дә зыян килде – ул сөрем газы белән агуланды, табибларга мөрәҗәгать итәргә, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Инсаф – Казан театр училищесы студенты, бик күп клиплар, татарча фильмнарда төшкән актер. Шуның өстенә курку белмәс, батыр йөрәкле кеше дә икән», – диде Ландыш.

«Мондый хәлләр вакытында бер-береңне гаепләүдән файда юк...»

Ландыштан ахырдан: «Янгынның сезнең ихатадан чыкканына абыйларыгыз үпкә белдермәдеме?» – дип тә сорадым.

«Мондый хәлләр вакытында бер-береңне гаепләүдән файда юк. Бергә булырга, ничек тә булса авырлыкны җиңеп чыгарга тырышырга кирәк. «Димәк, күрәчәгебез булган», – диде Илдар абый. Дәү әни (Илдар абый белән әтинең әнисе) «мировой» хатын иде безнең. Алар тавышланышсалар, дәү әни каберендә борылып ятар… Барысы да тәртиптә», – дип җавап бирде ул.

Әлеге гаиләләргә бу сынаулар алдында югалып калмыйча, йорт-кураларын тергезеп чыгарга көч бирсен Ходай.

Кыен хәлдә калган бертуган Фәйзрахмановларга ярдәм итәргә теләүчеләргә телефон номерларын калдырабыз.

8-951-064 -53-06 (Дилә Фәйзрахманова – Илдар Фәйзрахмановның кызының номеры, Сбербанк)

8-953-408-19-01 (Зөлфия Фәйзрахманова – Илнар Фәйзрахмановның тормыш иптәшенең номеры , Тинькофф, Сбербанк, Ак Барс)

Автор: Сүз уңаеннан, янгын турында сөйләгән Ландыш Фәйзрахманова һәм аның тормыш иптәше Илгиз Мөхәммәтҗанов – «Интертат» геройлары. Илгиз мобилизациягә эләгеп, махсус операциягә киткәндә Ландыш турында «йөргән кызым елап үзәкне өзде» дип сөйләгән иде безгә. Илгиз кыска вакытлы ялга кайткан вакытта яшьләр никах укыттылар. Бу шатлыклы вакыйга турында Ландыш «Интертат»ка да уртаклашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100