Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «Китте шундый заман, җыр өчен «сугышып» үләләр»

news_top_970_100
Нурзадә: «Китте шундый заман, җыр өчен «сугышып» үләләр»
Владимир Васильев

Salamandra дигән яшь башкаручы үзенең «Җиде адым» дигән җырын, башка көй белән Илнат Фәрхуллин да яздырып чыгаруга канәгатьсезлек белдереп, бу хакта «Интертат» сайтына да сөйләгән иде. Илнат Фәрхуллин да үзенә гаеп ташлаучыга каршы үз сүзен әйтте.

Әлеге язманы укып, бу уңайдан Татарстанның атказанган җырчысы Нурзадә үз фикерен белдерде.

«Язманы карап чыктым да уйга калдым. Китте хәзер шундый заман – җыр өчен «сугышып» үләләр. Исем ясар өчен, тоталар да «сугышалар» җыр өчен, тоталар да «сугышалар».

Рөстәм абый Закуанның «Бәхет телим» дигән шигыренә язылган 3 җыр бар. Мин аны үзем язган көй белән башкарам. Алинә Сафиуллина һәм Вил Усмановлар башка көй белән җырлый. Аңа карап, тавышланып йөргәнебез булмады. Алинә Сафиуллина гына сүзләрен бераз үзгәрттереп алды. Ә без Вил белән икебез дә шул ук шигырьгә җырлыйбыз. Аныкы – бер, минеке бөтенләй икенче төрле яңгырашта. Дөрес, бу – Рөстәм абый Закуанның китабында басылып чыккан шигырь. Китапта чыккан әсәрләр алар инде куллану мөмкин булган материал санала. Шуңа күрә мондый хәлләр гел булып тора.

Әйе, сүз авторы шигырьне ике кешегә сату очрагы матур күренеш түгел. Әмма авторның онытып җибәргән булуы да ихтимал. Безнең әле Люция Мусина белән дә шуңа охшаш ситуация булды. Мин аңа җыр язып биргән идем. Ул аны озак вакыт яздырмыйча йөрде. Ә мин концерт алдыннан яздырдым да җырладым бу җырны. Берзаман Люция белән карыйбыз, шул ук сүзләр икән. Озак яткач, аңа биргәнемне мин дә онытып җибәргәнмен.

Ә инде шигырь китапта чыккан очракта, аңа хет 10 кеше көй яза ала. Флүс абый Хисаметдиновның да бар андый берничә төрле көй белән башкарыла торган шигырьләре. Рамил Чурагулның да кайбер җырларына 2-3 кеше көй язган. Бу очракта ызгышып йөреп булмый бит инде», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100