Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сүзләре бер, көе генә икенче» – Татар эстрадасында тагын җыр гаугасы

Татар сәхнәсендә Илсөя Бәдретдинова башкаруында «Җиде адым» дигән җыр бар иде инде. Хәзер шундый атамалы тагын 2 җыр барлыкка килгән. Аның берсен Salamandra дигән башкаручы җырласа, икенчесе – Илнат Фәрхуллин репертуарында. Дөрес, соңгы икесенең сүзләре бер үк диярлек (берничә юлында гына үзгәреш бар), ә көйләре төрле.

news_top_970_100
«Сүзләре бер, көе генә икенче» – Татар эстрадасында тагын җыр гаугасы
Социаль челтәрдәге фотолар

«Интертат» редакциясенә Salamandra псевдонимы белән җырлаучы Гөлия Насыйбуллина исемле яшь башкаручы мөрәҗәгать итте. Аның күптән түгел генә «Җиде адым» дигән җыры чыккан булган. Сүзләре авторы – Гөлфия Шакирова. Көен Тимерхан дигән композитор язган.

Әмма, Salamandraның җыры чыгып 2 көн узуга ук, шушы ук җырны Илнат Фәрхуллин да яздырып чыгарган, ул җырның көен үзе иҗат итән.

Үзенең җырын башка көй белән, башка җырчы репертуарында күреп, Salamandrа аптырап калган. Аның бу фактны халыкка җиткерәсе һәм ситуациягә ачыклык кертәсе килә. Аның сүзләренчә, мондый хәлләр татар эстрадасында, еш булмаса да, очраштыргалый. Һәм җыр авторларының шул рәвешле текстны ике башкаручыга да бирүе артистларның үзара конфликтына китерә.

Salamandra: «Автор җырны ике башкаручыга саткан булып чыга»

Salamandra эстрадага тәүге адымнарын ясаучы яшь башкаручы. Әнисенә багышланган беренче җырын 2019 елда яздырган. Бүгенге көндә «Әллә-ли, гөллә-ли», «Төнге учак», «Мәхәббәткә киртә», «Рәхмәт, әнкәй», «Түзәм инде» кебек уннан артык җыры бар. Тумышы белән Арча районы Иске Ашыт авылыннан. 2022 елда Лилия Муллагалиева төркемендә видеомейкер булып эшләгән. 2023 елдан бирле ИлГәрәй төркемендә администратор вазифасын башкара. Юбилейлар-туйлар, Сабантуйларда чыгышлар ясый. Псевдонимы балачак кушаматыннан алынган. Бик шук бала буларак, гел койма башыннан төшмәгәнгә, Гөлияне «кәлтә» дип йөртә торган булганнар.

Фото: © Salamandraның шәхси архивыннан

«Җиде адым» җырын мин Гөлфия апа Шакировадан 1 ел элек алган идем. Әмма чыгару процессы шактый озакка сузылды, һәм җыр быел сентябрь аенда гына дөнья күрде. Җырның минем башкарудагы версиясенә көйне Тимерхан дигән автор язды. Илнат исә үзе язган. Аның җыры минекеннән 2 көнгә соңрак чыкты. Без хәзер сүзләре бер үк, ләкин көйләре генә төрле булган бер үк җырны башкарабыз.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу инде – мин «җырлар белән янган» беренче генә очрак түгел. Әле быел гына бер җырымны Башкортстан егете Айбулат Гыйләҗетдинов урлап башкарды. Аның белән тавышландык.

Рафис Кәлимуллин белән дә бер җырыбыз туры килгән иде. «Җиде адым»нан аермалы буларак, аның көе дә, сүзләре дә бер үк. Ул җырны Рафис Кәлимуллинга да, миңа да сатканнар булып чыкты. Мин җырлый башлагач, Рафис абый минем белән элемтәгә керде, җырны репертуарымнан алып ташларга кушты. Әмма мин җырны калдырдым. Ул мине судка бирмәде, ләкин шул җырга клип төшерде. Шуның белән алдырып китте. Хәзер ул җырны мин дә башкарам.

Ә инде «Җиде адым» җырына килгәндә, бу очракта да автор җырны 2 кешегә саткан булып чыга, – ди ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Salamandrа әлегә Илнат Фәрхуллинның үзе белән сөйләшмәгән.

«Җиде адым» дигән җырымның көй авторы Тимерхан Илнат Фәтхуллин төркемендә эшләүчеләр белән элемтәгә керде. Ләкин миңа алар тарафыннан шалтырату булмады. Читләтеп кенә, бу җырымны плейлисттан алып ташларга тәкъдим итеп, бушка башка җыр язып бирергә вәгъдә итүләрен ишеттем. Тик Илнатның үзе белән сөйләшмәдем. Шуңа күрә ул, бәлки, бу хәл турында белмидер, дип тә уйлыйм.

Бәлкем, Илнат үзе чыгар миңа бу язмадан соң, аңлатыр ситуацияне. Бу бер дә матур күренеш түгел инде. Шул рәвешле авторларның күбрәк акча эшләргә теләве артистларны үзара конфликтка китерә, – диде Salamandra.

Илнат Фәтхуллин: «Җыр өчен «сугышып» йөрергә җыенмыйм»

Salamandra белән сөйләшүгә үк Илнат Фәрхуллин белән дә элемтәгә кердек. Ул бу хакта бездән беренче тапкыр ишетүен һәм җыр өчен сугышып йөрергә җыенмавын әйтте.

Бу сүзләргә тагын бер җыр булуын беренче ишетәм. Без Гөлфия Шакирова белән инде күп еллар эшлибез. Минем бөтен җырларым диярлек Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган. Үпкәсе бар икән, нигә үзе шалтыратмады икән ул кыз миңа яки Гөлфия апага?

Мин җырны язгач та сүзләр авторына җибәрәм. Аның белән килештерелгәч, эшебезне алга таба дәвам итәбез. Аранжировкасын эшләтәбез. Мин җырның сүзләрен һәрвакыт «исключительные права» белән алам. (ред.: бу – интеллектуаль милек объектын файдалану һәм аның белән законда билгеләнгән чикләрдә эш итү хокукы. Хокук иясе үз теләге белән башка затларга объекттан файдаланырга рөхсәт итү яисә аннан файдалануны тыю хокукына ия).

Җырларны сайлау да бик җиңел башкарыла. Гөлфия апаның төркеменә керәсең дә, ошаган текстны аласың. Көе әзер булгач, үзенә җибәрәсең. Бу җыр белән дә шулай булды. Җырны, ялгышмасам, июль айларында иҗат иттем.

Аннан мин җырның икенче куплетын бераз үзгәрттем, аны үзем яздым дип әйтсәм дә була. Чөнки бөтен текстны да көйгә туры китереп бетереп булмый. Яисә бөтен көйне дә язылган текстка туры китереп булмый. Мин кайвакыт текстларны үземнең көйгә җайлы ятсын өчен үзгәртәм. Гөлфия апа моңа беркайчан да каршы түгел.

Мин, гомумән, җырлар өчен «сугышып» йөри торган кеше түгел. Белсәгез икән миндә эшлисе күпме җыр ятканын! Хәзер халык та, журналистлар да без – артистларның җыр өчен сугышканыбызны көтәсез. Ә минем алай йөрергә вакытым юк. Хәзер менә гастрольләр башланды. Ә җырлар алар, Аллаһка шөкер, бик күп. Salamandra да аптырап калмасын, була ул мондый хәлләр, ретро җырлар буенча ишетелгәли, – ди Илнат Фәрхуллин.

Илнаттан: «Хәзер бу җырның язмышын ничек хәл итәчәксез?» – дип тә сорадым.

Гөлфия апага шалтыратып алырмын инде. Мин – киңәшләшеп эшли торган кеше, җыр өчен талашып, сугышып йөреп түгел. Җыр беткәнмени! Salamandra да чыгарган, мин дә чыгардым бу җырны. Аның тыңлаучылары аның версиясен тыңлар, минекеләр – минекен. Бәлки, минем тыңлаучылар да аның версиясен күбрәк ошатырлар.

Гөлфия апа да миңа «бу сүзләргә җыр инде язылды» дип әйтмәде. Әйткән булса, проблема түгел, башка текстка язган булыр идем. Ул бит – меңләгән текстлар авторы.

Минем дә үзем язган җырлар ел саен каяндыр килеп чыга. Кайберләре искә дә төшми. Кайчан яздым икән, дип, даталарын карыйм. Яисә шигырь авторларын табып булмый. Кемнең сүзләре соң әле бу, дип, әй эзләргә тотынасың инде. Барысына шалтыратсың, алар үзләре дә хәтерләми, «минекенә дә охшаган» диләр (көлә). Бу өлкә – аерым бер тормыш. Шуңа күрә Salamandraга (бигрәк «крутой» исем) әйтегез, җыр өчен «сугышып» йөрергә кирәк түгел, аны булдырып, тамашачыга җиткерергә кирәк. Шул иң мөһиме! – диде Илнат.

«Интертат» җырның авторы, бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тиешле төп кеше – Гөлфия Шакирова белән телефон аша элемтәгә керә алмады. «ВКонтакте» челтәрендә калдырган смсыбыз да укылган булып торса да, җавапсыз калды. Илнат Фәрхуллин да шагыйрә белән сөйләшә алмаган әле.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 октябрь 2024
    Исемсез
    Мина Илнат башкаруында ошый.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100