news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурминский әбисенә ике бармак күрсәтеп фотога төшүнең нәрсә аңлатканын сөйли – видео

news_top
Нурминский әбисенә ике бармак күрсәтеп фотога төшүнең нәрсә аңлатканын сөйли –  видео
Альберт Нурминскийның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Рэп башкаручы Альберт Нурминскийның әбисенә 90 яшь тулган. Артист якын кешесен туган көне белән тәбрик иткән һәм аның белән ике бармагын күрсәтеп фотога төшкән. Фотоны төшергән вакытта кадр артындагылар әби кешедән әлеге ишарәнең нәрсә аңлатканын сораганнар. «Йә,нәрсә аңлата?» - дип сорауны оныгына юллаган әби. «Барыгызга исәнлек-саулык, тазалык, байлык дигәнне аңлата», - дигән Нурминский. Сөйкемле әби әлеге сүзләрдән рәхәтләнеп кеткелдәгән. 

Нурминскийның виртуаль дуслары «текә» әбинең сәламәт булып, озак еллар якыннарын куандырып яшәвен тели.

«Минем исемнән дә котла. Шундый онык үстергәне өчен рәхмәт әйт»;

«Әбиең турында да татар-русча бер җыр кирәк»;

«Мондый әбиең булу бәхет. Озын гомерле булсын», - дигән комментарийлар калдырган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар