Альберт Нурминскийның сөйгәненә тәкъдим ясавын ошатмаучылар табылган
Җырчы сөйгәненең йөзен күрсәтмәгән.
Альберт Нурминский сөйгәненә тәкъдим ясаган. Инстаграмга сөйгәне белән фото куйган да «105 роза, кулымны һәм йөрәгемне», — дип язган.
Альбертны Яңа ел белән котлаганнар, бәхет теләгәннәр. Әмма кайберәүләргә җырчының бу адымы ошамаган.
«Өйләнмә, син болай да нормаль җырлар язудан туктадың. Өйләнсәң, бөтенләй бетә».
«Егетне югалттык».
«Күпме кызның өметен өздең», — дип язалар.
Әмма бәхет теләүчеләр күбрәк. Без дә Альбертны сөйгән ярын табуы белән котлыйбыз!