Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Нурминский өйләнгән - никах фотолары

news_top_970_100
Альберт Нурминский өйләнгән - никах фотолары

Татар рэперы Альберт Нурминскийның никахы булган. Сөенечле көненең фотолары белән Нурминский социаль челтәрләрдә бүлешә. «Алда безне бик күп яңа борылышлар көтә», – дип язып куйган ул. 

Башка артистның мондый якты, матур фотолары астына комментарийларны яшьләргә бәхет-шатлык теләп кенә язарлар  иде. Әмма Нурминскийның иҗаты гына түгел, аудиториясе дә үзенчәлекле. 

«Братан, өйләнми тор әле син. Азрак буйдак тормышы белән яшик әле», «Кәләшең авырлы бугай», «Туй фотоларында «Мерседес» булуы мәҗбүриме ул?», «Котлыйм, әмма чын күңелдән түгел...», «Югалттык егетне...» – дигән эчтәлектәге фикерләр бик күп пост астында. 

Альберт Нурминский - Балтач районының Норма авылы егете. Җырчының никахы да туган авылында узган. 

Артистның сөйгән кызына тәкъдим ясавы турында язган идек. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100