Нурисламовларга авыл белән йорт салганнар: «Төзелештә берьюлы 20 кеше эшләде»
Саба районы Эзмә авылында яшәүче Сәйәрә һәм Айдар Нурисламовлар быел җәй уртасында янып беткән йорт урынына халык ярдәме белән яңасын җиткергәннәр. «Интертат”та янгын турында репортаж чыкканнан соң ярдәм итүчеләр күп булган. Зур сынауга дучар булган гаилә ярдәм кулы сузучыларга чиксез рәхмәтен белдерә.
29 июньдә Саба районы Эзмә авылында Сәйәрә һәм Айдар Нурисламовларның йортлары янган видео социаль челтәрләрдә таралган иде. Кайбер кулланучылар авыл халкын янгын сүндерешми дип тә гаепләде. «Татар-информ» хәбәрчесе фаҗига урынына барып, хуҗалар белән сөйләшкәннән соң, репортаж әзерләгән иде.
Җәйнең иң эссе көннәренең берсендә дөрләп янган йорт янына якын килү, чыннан да, мөмкин түгел иде. Ут сүндерелгәч, авыл халкы җыелып, бер көн эчендә янгын калдыкларын чистартып, чүплеккә түкте. Йөк машиналары ишек алдына бер-бер артлы кереп-чыгып торды.
Нурисламовларның кызы Айгөл 6 сентябрьдә «Интертат» редакциясенә рәхмәт әйтеп, йортның түбә астына керүе турында хәбәр итеп, смс язды. Ноябрь бәйрәмнәрендә яңа йортны карап килергә дә мөмкинлек туды.
Янгында йортның диварлары исән калган кебек иде. Чынлыкта, икенче көнне диварларны сүтәргә туры килгән — янган кирпеч үзенең ныклыгын тулысынча югалткан. Хәтта нигез дә исән калмаган. Сүтү эшләрен тулысынча авыл халкы башкарып чыккан.
Йорт хуҗасы Сәйәрә Нурисламова янгынның сәбәбен ярмалар саклана торган бүлмәдәге ларь суыткычыннан дип фаразлаган иде. Чыннан да, шулай булып чыккан. Суыткычның эссе һавада бертуктаусыз эшләп, кызып чыгу ихтималы бар икән. Атна буе торган тоташ эссегә суыткыч чыдамаган. Айдар Нурисламовка белгечләр шулай дип аңлаткан.
Янгыннан соң өч кешелек гаиләгә ике ай буе гаражда яшәргә туры килгән. Яңа йортта беренче төнне 6 сентябрьдә азан укытканнан соң кунганнар. Бүгенге көндә өй танырлык та түгел. Ул кызыл кирпечтән салынган, калай түбә астына кергән. Йортның мәйданы шул ук калса да, бүлмәләрнең урнашуы үзгәргән.
Айгөлдән ата-анасының яңа өйдә яши башлаулары турында хәбәр алгач, мин аны тулысынча әзер дип күз алдына китергән идем. Ишекне ачкач, чынлыкта, төзелеш мәйданына килеп кердем. Айгөлнең ире, энесе һәм әтисе эчке яктан тәрәзә яңакларын төрү белән мәшгуль иде. Сәйәрә апа мине күргәч, каушап калган кебек булды, ләкин шатлыгы эченә сыймаганы күренеп торды. Гаражда яшәүнең кыенлыкларын татыганнан соң, кабаттан җылы түбә астына керү аның өчен бәхет иде. Булганына куана белү хисе югалтып караганнарда бигрәк тә көчлерәк сизелә.
— 29 июнь көнне гаиләбезгә зур сынау килде — ике сәгать эчендә өебез янып бетте. Шул вакытта тормыш сынавын җиңәргә күршеләребез, авылдашларыбыз бик зур ярдәм куллары суздылар. Ике көн эчендә өйне сүтеп бетереп, өр-яңадан торгыза башладык. Зур эшләр башкарырга ярдәм иткән «Игенче» күмәк хуҗалыгына, аның җитәкчесе Алмаз Зөфәр улына, авыл советы җитәкчесе Альмир Рәзит улына рәхмәтлебез. Шул көнне үк «Татар-информ”нан килгән журналист язмасы белән халыктан бик зур ярдәм булды. Янгын турындагы яңалык бик киң таралып, төрле җирләрдән зур ярдәм килде.
Туганнарга, күршеләргә рәхмәт. Төнге уникегә кадәр, нигезебезне ташламыйча, рухи яктан да, матди яктан да ярдәм иттеләр. Иминиятләштерү оешмасы акчаны озакка сузмыйча күчерде. Эшне башлап җибәрергә зур ярдәм булды инде безгә.
Көн саен, яңа таң туган саен, безгә ярдәм иткән кешеләргә Ходайдан сәламәтлек сорыйбыз. Кемнән нинди ярдәм килгәнен без белеп тә бетермибез. Ул кешеләр барысы да сәламәт булсыннар. Аллаһка мең-мең шөкер! — ди Сәйәрә Нурисламова.
Яңа йортны ике ай эчендә җиткергәннәр. Төзелештә берьюлы егермеләп кеше эшләгән вакытлар булган. Авыл җирендә эшчеләрне ашату гадәте дә бар әле. Көндезге ашны бер күршеләре әзерләсә, кичкесен — икенчеләре әзерләгән. Күрше-күлән шулай чиратлашып, ризык пешереп торган.
— Без бик рәхмәтле күршеләребезгә. Ашарга да пешерделәр, көн саен мунча да ягып керттеләр. Авыр булса да, аларның ярдәме белән бик рәхәт булды безгә. Күршеләребез андый бәла-казаларны күрмәсеннәр.
Авылдашларыбыз да бик ярдәмчел. Газ мичебез булмагач, камыр ризыклары пешерә алмадым. Атна саен кайсы бәлеш, кайсы гөбәдия алып килде. Әле дә китерәләр. Газ булмавын тоймадык та, — дип уртаклаша Сәйәрә Нурисламова.
Өй эчендә бүлмәләр бүленгән, идән һәм түшәм җәелгән, стеналар штукатурланган, шомартылган. Җылылык һәм газ торбалары сузылган. Газны тоташтырасылары гына калган. Анысы киләсе атнада булыр, дип өметләнәләр. Әлегә өй электр радиаторлары белән җылытыла.
— Бүлмә ишекләре куясы, тәрәзә яңакларын тышлыйсы, идәнгә линолеум җәясе, түшәмгә ак полотно тарттырасы калды. Иң кирәкле йорт җиһазлары алынды. Аларны җыясым бар әле, — дип таныштыра Айдар Нурисламов.
Йорт хуҗасы санап узган эшләр башкарылгач, обой ябыштырырга, челтәрләр эләргә кирәк булачак. Өйалды әлегә эшләнмәгән. Хәзергә аның тәрәзәләре дә куелмаган. Алары әкренгә эшләнер. Иң мөһиме - көзге яңгырлардан, кышкы салкыннардан сакларлык үз йортлары бар.
Янгын вакытында гаиләнең мал-туарларына зыян килмәгән иде. Ике сыерны, бозауларны, мәшәкатьләр артты дип, бетермәгәннәр. Сыерларның икесе дә февральдә бозауларга тиеш.
Айдар Нурисламов җәй көне күмәк хуҗалыкта комбайнчы булып эшли иде. Ул быел да комбайнын башка кешегә тапшырмаган, бар эшкә дә җитешергә тырышкан.